Флүс Газизов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Флүс Газизов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Флүс Газизов
Ф.М.Газизов.jpg
Туган телдә исем Флүс Мирзасалих улы Газизов
Туган 25 июнь 1937(1937-06-25)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Симәк
Үлгән 4 февраль 2008(2008-02-04) (70 яшь)
РФ, БР, Стәрлетамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре химик
Балалар кызлары Лилиана, Светлана, улы Марат
Бүләк һәм мөкәфәтләре ССРБ дәүләт премиясеРФ атказанган химигы - 1993
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре дуктыры[d]

Флүс Газизов, Флүс Мирзасалих улы Газизов (1937 елның 25 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Симәк2008 елның 4 феврале, РФ, БР, Стәрлетамак) — галим, дары сәнәгатендә оештыручы химик-технолог, химия фәннәре докторы (1993), профессор (1995). Стәрлетамактагы «Авангард» (ябык) заводы генераль директорының фән буенча беренче урынбасары, фәнни-техник үзәк җитәкчесе. БР (1992) һәм РФ (1993) атказанган химигы. ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1991), БР ФА шәрәфле академигы (1995). «Авангард» заводының беренче фән докторы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 25 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Симәк авылында туган. Әтисе Мирзасалих, Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы, Күбәк мәктәбе директоры. Әнисе Зарифа күмәк хуҗалыкта эшләгән. Флүс Мирзасалих улы Газизов Мөслим урта мәктәбен (1954), С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (1959) тәмамлаган. Химия фәннәре кандидатлыгына (1971), докторлыгына (1993) диссертацияләр яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елда ССРБ машина төзү министрлыгы(рус.) юлламасы белән БАССР Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан 21нче почта тартмасына (хәзерге «Авангард» ФКП заводы) [2] эшкә билгеләнә һәм берөзлексез әлеге заводта 47 ел эшли[3]: инженер, лаборатория мөдире, участок башлыгы була, 1964 елдан заводның ОТК башлыгы, 19691988 елларда баш инженер урынбасары. 1988 елдан «Авангард» заводы һәм КХТИ бергәләп ачкан сәнәгать экологиясе һәм химия технологиясе фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе. Лаборатория дары ясауның экологик мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1991 елда әлеге лаборатория башкарган ракета ягулыгы буенча экологик фәнни эш (авторлары А. Ф. Махоткин, Г. А. Иванов, Ф. М. Газизов) ССРБ дәүләт премиясенә лаек була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. М. Газизов ССРБ саклану министрлыгына(рус.) караган ябык заводта эшләү сәбәпле, фәнни эшләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел. Алар полимерлар(рус.), каты ракета ягулыгы технологияләрен, газ ташландыкларын азот һәм күкерт оксидларыннан комплекслы тазарту ысулларын эшләүгә багышланган. Аның җитәкчелегендә искергән баллистит дарылар нигезендә сәнәгатьтә кулланылучы яңа шартлаткыч матдәләр алу рецептуралары, шул исәптән сыгылмалы кумулятив зарядлар, катламнарның газ һәм нефть бирүчәнлеген арттыру өчен дарылы термогазогенераторлар технологияләре уйлап табыла һәм производствога кертелә[4]. Аның дары термогазогенераторлары нефть скважиналарын яхшырак эшләтергә ярдәм итә. 160 фәнни хезмәт авторы[5], 44 уйлап табуга патент алган [6]. Ул дары, зарядлар ясау өлкәсендә, ракеталарга каты ягулык ясау һәм чыгаруда химик процессларны табигать һәм кешеләр өчен зарарсыз итүдә катнаша.

Кайбер хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Комплексное решение проблемы очистки кислотных газовых выбросов //Башкирский химический журнал. 1997. Т.4. Вып. 2 (автордаш).
  2. Конверсия порохового производства: первые итоги и перспективы //Вестник Академии наук Республики Башкортостан. 1998. Т.3. №2.
  3. Заряд для гидроразрыва пласта ЗГРП 01-1 //Каротажник. 2001. №94 (автордаш).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1991 — ССРБ дәүләт премиясе
  • 1992 — БР атказанган химигы
  • 1993 — РФ атказанган химигы
  • 1995БР ФА шәрәфле академигы

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы кызы Лилиана, авиация институтын, университет тәмамлаган, РФ Президентының вәкаләтле вәкиллегендә эшли. Кече кызы Светлана, медицина фәннәре кандидаты, фирма җитәкчесе. Улы Марат, Уфа нефть институтын тәмамлаган, «Синтез-Каучук» ААҖ дә (элекке «Каучук» заводы) эшли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Из истории отечественной пороховой промышленности. М., 2003.
  2. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. Казан: «Идел-Пресс», 2006 ел, 301-303нче бит.. ISBN 5-85247-005-4
  3. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.
  4. Инженеры Урала: Энциклопедия. Екатеринбург: Уральский рабочий, 2001.
  5. Татарская энциклопедия: В 5 т. Т. 2: Г–Й. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2005.
  6. Башкирская энциклопедия: В 7 т. Т. 2: В–Ж. Уфа: Башкирская энциклопедия, 2006.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Флүс Мирзасалих улы Газизов. Башкорт белешмәлелеге(рус.)(башк.)
  2. АО «Авангард». ufa-gid.com(рус.)
  3. Он посвятил себя родному заводу. ИА Башинформ, 25.06.2012(рус.)
  4. Флүс Мирзасалих улы Газизов. Башкорт энциклопедиясе(рус.)(башк.)
  5. Флүс Мирзасалих улы Газизов. ufa-gid.com(рус.)
  6. Флүс Мирзасалих улы Газизов. БР ФА сайты(рус.)