Фоат Шәйхелмәрданов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фоат Шәйхелмәрданов latin yazuında])
Фоат Шәйхелмәрданов
Туган 20 октябрь 1939(1939-10-20) (84 яшь)
Татарстан АССР, Актаныш районы, Иске Әгъбәз
Ватандашлыгы РФ

Фоат Шәйхелмәрдан улы Шәйхелмәрданов (20.10.39, Татарстан АССР, Актаныш районы, Иске Әгъбәз — 2002, Түбән Кама) — Түбән Кама шәһәре хезмәт батыры, «Түбән Кама нефть химиясе» ҖБ ветераны, СССРның мактаулы нефть химигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхелмәрданов Ф.Ш. 1939 елның 20 октябрендә ТАССРның Актаныш районы Әгъбәз авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1959 елда еракта, үзбәк колхозында башлый. 1966 елда «Нефтехимкомбинат»ында эшли башлый, анда тиз арада алдынгылар сафына чыга. Коллектив лидерларының берсе була, кешеләрне үз артыннан рухландыра һәм алып бара. Гомере буе ул бер эш урынында – ремонт-механика заводында фрезеровщик – зуборезчик булып эшли.

Металл эшкәртү методларын камил белә. Аңа иң ашыгыч һәм катлаулы детальләр әзерләүне йөклиләр. Ул күпьяклы хезмәт күрсәтү инициаторы була, аны гамәлгә кертүдән хезмәт җитештерүчәнлеге 20 процентка арта.

Фоат Шәймәрдан улы яшь эшчеләрнең остазы була, алар югары класслы «металлчы»булганнар. Күп еллар рәттән алдынгы тәҗрибә мәктәбен алып бара.

Фоат Шәйхелмәрдан улының хезмәт кенәгәсендә бүләкләү һәм бүләкләр, шулай ук эш разрядын күтәрү турында сөйли торган язмалар белән генә язылган. Югары квалификацияле эшче, чын "профессор" үз эшендә, ул үз цехында гына түгел, үз заводында да зур абруй казанган.

Шәймәрданов Ф.Ш. 2002 елда Түбән Кама шәһәрендә вафат була.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Предприятиене үстерүгә керткән зур өлеше өчен ул ВЦСПС премиясе белән, югары дәүләт бүләкләре – Ленин ордены һәм Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

«Унберенче бишьеллык ударнигы» билгесе белән бүләкләнгән.

Шәйхелмәрдановка Ф.Ш. «СССРның мактаулы нефть химиячесе» исеме бирелә. Аның исеме 1985 елның 31 июлендә социалистик ярышта югары нәтиҗәләргә ирешкән, план биремнәрен һәм социаль йөкләмәләрне уңышлы үтәгән өчен СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате министрлыгының Мактау китабына кертелә.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитетының 1981 елның 18 сентябрендәге 398 номерлы карары нигезендә, Түбән Кама шәһәренең нефть химиясе сәнәгате үсешенә һәм югары нәтиҗәләргә ирешүгә зур өлеш керткәне өчен Шәйхелмәрданов Фоат Шәйхелмәрдан улына «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]