Фома Петонди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фома Петонди latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фома Петонди
Туган телдә исем Фома Иванович Петонди
Туган 1794(1794)
Орёл
Үлгән 13 июль 1874(1874-07-13)
Казан
Милләт итальян
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре мигъмар
Җефет Надежда Михайловна Кузьмина (1819-1875)[1]
Балалар булмый
Ата-ана
  • Джованни Джузеппе Петонди (?-1813) (әти)
  • Елизавета Филипповна (?-1836) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
III дәрәҗә Изге Анна ордены

Фома Петонди, рус. Фома Иванович Петонди (Петонти), итал. Tomaso Giovanni Petonti (1794-1874) — архитектор, Орел губерна архитекторы (1817-1834), Казан губерна һәм Казан шәһәр архитекторы (1834-1844).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петондилар 1840-1874 елларда яшәгән йорт.
К. Маркс ур., 12
Казан Ярыслау могҗиза тудыручылары чиркәве. Арча зираты
«Казан» кунакханәсе (элекке сурәт)

1794 елда Орёл шәһәрендә туган. Әтисе — Giovanni Giuseppe Petonti, Иван (Джованни) Осипович (Джузеппе) Петонди (Петонти) - 1779 елда Русиягә килеп[2], 1806 елда урыс подданствосы алган Италия мигъмары.
Ф. Петонди мигъмар осталыгына башта әтисеннән өйрәнгән, аннары Мәскәү кирмән төзелеше экспедициясенең архитектура мәктәбен тәмамлаган (1812). Урыс мигъмарлары Василий Баженов, Матвей Казаков эш алымнарын үзләштерә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1834 елда Казан губерна архитекторы итеп билгеләнә. Әнисе белән Казанга күченә. Олы абыйсы Николайның уллары да бу вакытта Казанда ябык уку йортында укыйлар.
  • Казан шәһәре архитекторы Петр Пятницкий Казан хәрби округы мигъмары итеп билгеләнү сәбәпле, Ф. Петондига губерна һәм шәһәр архитекторы вазифаларын берьюлы алып барырга туры килә. Ул шәһәрдә алып барылган казна төзелеше һәм шәхси төзелешләр өчен берүзе җавап бирә.
  • Казанда беренче төзегән бинасы — сәүдәгәр Александров йорты (1834).
  • 1835 елда поляк ксендзы йортын костел итеп үзгәртеп кора. Казан Богородицкий монастырен төзи һәм Кизик монастырендә, Казанның Ярыслау могҗиза тудыручылары храмында чаң манарасын төзү эшләре алып бара[3].
  • 1836 елда коллежский асессор чины бирелә. Боратынский утарын төзи, үзенә дә йорт ала (Карл Маркс урамы, 12).
  • 1838 елда мираска калдырып була торган Русия асылзаты исеме бирелә.
  • 1838-1841 елларда Родионов (Родионова) институтын төзи, аның өчен 4 дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә.
  • 1841 елда Казан кирмәнендә Ару хәбәр соборын киңәйтү эше башлый.
  • 1842 елда «Казан» кунакханәсенә нигез салына.
  • 1843 елда сарай киңәшчесе дәрәҗәсе бирелә.
  • 1844 елда «Родионов институтын корганда техник ялгышлыклар җибәргән», дип судка бирәләр, барлык мөлкәте, пенсиясе, орденнары суд карары нигезендә тартып алына. Дистә ел үзен аклау артыннан йөри. Судка якын булу өчен Питырбурга вакытлыча күчеп китә. 1856 елда гына аклануга ирешә, Казанга кайта, төзелеш комиссиясендә гади мигъмар булып эшли. 1860 елда пенсиягә чыга[4].
  • Ф. Петонди проектлары буенча Казанда 200 дән артык бина, шул исәптән 21 эре бина корыла. Ел да тапшыра торган исәп-хисап кәгазьләрендә шәхси төзелешләр өчен дә проектлар әзерләвен яза: мәсәлән, 1838 елда 130, 1839 елда 140 проект [5]. 1842 елгы янгыннан соң шәһәрдә 20 таш бинаны яңадан кора. Хәзерге вакытта Ф. Петонди төзеткән биналарның кырыклабы исән.
  • Казанны төзекләндерүгә игътибарлы була. Аның җитәкчелегендә Балык рәтләре мәйданына (Тукай мәйданы), Зур Проломный урамына (Бауман урамы), Зур Кызыл урамына, Воскресенский урамына (Кремль урамы) һ. б. таш җәелә.
  • Казандагы киләчәк төзелешләр планын[6] әзерли һәм шәһәр төзелеш комиссиясендә раслатуга ирешә.
  • XIX гасырның беренче яртысында шәһәрдә архитекторлар Ф. Петонди, П. Пятницкий]] һәм М. П. Коринфский үзенчәлекле стиль белән төзеткән биналар һәркемне сокландыра.
  • Ф. Петонди 1874 елда Казанда вафат була һәм Казанның Арча правослау зиратына җирләнә.

Мигъмар иҗатының үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Катнаш стиль (эклектика, барокко, классицизм).
  • Бинага җиңеллек һәм сәнгати нәзакәтьлелек бирү өчен, фасадларда билгеле ритмда пилястралар урнаштыра.
  • Яңа төзелгән бинаны, эре-вак булуына карамастан, якын-тирәдәге биналар белән яраклаштыра, бер ансамбль итеп кора.

Петонди проектлаган биналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Казан. 1993.
  2. Казань в памятниках истории и культуры. Казань: ТКИ. 1982.
  3. П. Дульский. Классицизм в казанском зодчестве. Казань: Госиздат, 1920
  4. С. И. Федоров. Записки архитектора. Тула, 1987.
  5. Муртазина Л. М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века (Биографический справочник). Казань, 1999.
  6. Джесси Рассел. Петонди, Фома Иванович. VSD, 2013. ISBN 978-5-5097-8074-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Родословная книга
  2. 1779 елда Екатерина II Джакомо Кваренги белән 4 елга контракт төзи, И.О. Петонди Русиягә аның ярдәмчесе буларак килә
  3. Епархия.ру сайтында
  4. art16.ru сайтында
  5. Архив Казанской губернской строительной Комиссии. Дело №1834
  6. 1917 елга хәтле гамәлдә була
  7. Рөстәм Ахунов (Rustik68) сайтында
  8. Казан кирмәне һәм Казан
  9. InKazan.ru сайтында