Эчтәлеккә күчү

Форель Тинчурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Форель Тинчурин latin yazuında])
Форель Тинчурин
Туган телендәге исеме Форель Закир улы Тинчурин
Туган 1926(1926)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 3 сентябрь 2002(2002-09-03)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре инженер-механик
Эш бирүче Казан дәүләт энергетика университеты
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
РФ атказанган югары мәктәп хезмәткәре ТР атказанган энергетигыТР атказанган фән һәм техника эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Форель Тинчурин, Форель Закир улы Тинчурин (Форель Закирович Тинчурин; 1926 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан2002 елның 30 сентябре, шунда ук) ― инженер-механик, техник фәннәр кандидаты, доцент (1985―1994), профессор, Татарстанда югары белем бирүне оештыручы, МЭИның Казан филиалы (2000 елдан Казан дәүләт энергетика университеты, КДЭУ) директоры (1985―1994).

1926 елда Казанда туган.

1950 елда Казан авиация институтын тәмамлап, «двигатель төзелеше» белгечлеге буенча инженер-механик квалификациясе алган[1].

1952―1976 елларда Казан авиация институтында фәнни-педагогик эш белән шөгыльләнгән.

1976 елда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы проректоры итеп билгеләнгән. 1982 елда 534 урынга исәпләнгән беренче тулай торак төзелеше тәмамланган[2].

1985–1994 елларда ― Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры.

2002 елга кадәр КДЭУда машина динамикасы һәм ныклыгы кафедрасы профессоры һәм ректор киңәшчесе булып эшләгән.

100 гә якын фәнни хезмәт бастырган. Оригиналь идеяләре һәм эшләнмәләре 29 авторлык таныклыгы белән якланган[3].

1962 елдан 1984 елга кадәр ― халык депутатларының Казан шәһәр Советы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • КДЭУ музеенда Форель Закир улы Тинчуринга багышланган мемориаль комплекс бар.
  • Галим истәлегенә КДЭУда ел саен «Тинчурин укулары» халыкара яшьләр фәнни конференциясе уздырыла[5].
  • 80 яшенә «Форель Закирович Тинчурин» китабы нәшер ителгән[6].
  • Форель Тинчурин исемен 2023 елның августында ачылган 110 кВ «Азино» цифрлы подстанциясе йөртә. Подстанция бинасы фасадында Тинчурин хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган[7].
Мәкаләләр
  • Алиса Латыпова. Он дорожил каждым. «Казань», 2026, март. ― Стр.20–23(рус.).