Франсуа-Андре Венсан
Франсуа-Андре Венса́н (француз телендә: François-André Vincent; 1746 елның 30 декабре, Париж — 1816 елның 4 августы , шунда ук) — француз живописецы, Франциядә төпләнгән Швейцария рәссамы Франсуа-Эли Венсанның (1708—1790) улы.
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аның беренче рәсем остазы әтисе булган, аннан соң ул Жозеф-Мари Вьеннан өйрәнгән. Өйрәнүен тәмамлаганнан соң, 1768 елда Рим премиясен отып Италиягә киткән. Франциягә кайтканнан соң яшь рәссам осталыгын 1771—1775 елларда Француз академиясендә камилләштергән. 1790 елда король Людовик XVI-ның сарай яны рәссамы булган. Ике елдан соң ул —Король живопись һәм сынчылык академиясенең профессоры. 1795 елда Венсан француз Нәфис сәнгатьләр академиясенең нигезләүчедәшләрнең берсе булган.
1792—1796 елларда Венсан үзенең күптәнге иптәш хатын-кызы рәссам Аделаида Лабиль-Жиар белән аларның Париж янында уртак йортында, Сена һәм Марна департаментында торган. 1793 елның маенда Аделаида, күп ел бюрократик киртәләрдән соң ахыр чиктә элеккеге ире финанс чиновнигы Николя Жиар белән аерылышкан һәм 1799 елның июнендә Венсанга кияүгә чыккан. Олы яшендә рәссам еш авырган булган, шуңа күрә көчкә рәсем ясый алган. Аның өйрәнчекләре булган, алар арасында, мөгаен, Пьер-Ноласк Бержере, Шарль Тевенен, Шарль Поль Ландо, Изабель Пенсон һәм Франсуа Жозеф Гейм исемнәрен китерергә кирәктер.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Месье Бержере де Гранкур портреты. 1774, Безансон нәфис сәнгать һәм археология музее, Франция.
-
Франция академиясе сәркатибе драматург, шагыйрь һәм мәсәл язучы Антуан-Венсан Арно портреты. 1801, Версаль.
-
Шул ук картина, деталь.
-
Уру сабагы. 1798, Нәфис сәнгатьләр музее, Бордо.
-
Вильгельм Телль губернатор Гесслер Люцерна күлен кичкән көймәне аудара. 1791 елдан соң, Августинецлар музее, Тулуза.
-
«Палеонтология атасы» Жорж Кювье портреты. Шәхси туплама.
-
Мәгълүм булмаганның портреты, Рейксмюсеум, Амстердам.
-
Баронесса портреты, 1793, Лувр.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Thieme-Becker, Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart, Leipzig: Seemann, 1907—1950; Taschenbuchausgabe: München: DTV (1992) ISBN 3-423-05908-7
- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 3,0 3,1 François-André Vincent
- ↑ 4,0 4,1 François-André Vincent — 2006.
- ↑ Moiroux J. Le cimetière du Père-Lachaise — Paris: 1908.
- ↑ 6,0 6,1 RKDartists
- ↑ http://www.villamedici.it/fr/r%C3%A9sidences/pensionnaires-depuis-1666/v/vincent-fran%C3%A7ois-andr%C3%A9/
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0000_GRO0137_I