Франсуа Байру
Франсуа Байру | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 13 декабре | |
Аңа кадәр | Мишель Барнье |
Франция юстиция министры | |
Вазыйфада 2017 елның 17 мае – 21 июне | |
Аңа кадәр | Жан-Жак Юрвоас |
Дәвамчысы | Николь Беллубэ |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 25 май 1951 (73 яшь) Франция , Атлантик Пиренейлар[d], Бордер |
Сәяси фирка | Франциянең Француз демократиясе өчен берлеге[d] фиркасе |
Җефет | Élisabeth Bayrou[d] |
Әни | Emma Sarthou[d] |
Әти | Calixte Bayrou[d] |
Белем | Бордо университеты[d] |
Франсуа Байру (фр. François Bayrou, 1951 елның 17 июле, Франция, Атлантик Пиренейлар, Бордер) ― францүз язучысы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2024 елның 13 декабреннән Француз Республикасының премьер-министры. Әүвәл ― Франциянең юстиция министры, мәгариф министры. «Француз демократиясе өчен берлек» фиркасе рәисе (1998 елдан).
Байру Европа демократик фиркасенең[d] рәистәше булып тора.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1951 елның 17 июлендә Франциянең Атлантик Пиренейлар департаменты Бордер коммунасында урта хәлле фермер гаиләсендә туган.
Бордо шәһәре университетында[en] классик әдәбият өйрәнгән, вузны 23 яшендә тәмамлаган. 1982 елда уң либераль Француз демократиясе өчен берлек фиркасенә кергән, аннан Атлантик Пиренейлар департаменты генераль шурасы депутаты итеп сайланган. Байру христиан-демократик карашларда тора һәм үзен католик динендә дип саный, әмма динне дәүләттән аеру тарафдары.
1979―1981 елларда ― авыл хуҗалыгы министрлыгында югары дәрәҗәле түрә. Сенат рәисе Ален Поэрда[d] эшләгән.
1984―1986 елларда Европа парламенты[d] рәисе Пьер Пфлимлен[d] киңәшчесе булган. 1993 елга кадәр наданлыкка каршы көрәш буенча парламент төркемен җитәкләгән.
1993 елда Эдуар Балладюр[d] хөкүмәтенә мәгариф министры сыйфатында чакырылган. Ул бу вазыйфада булганда, Франция мәгариф системасында җитди реформалар уздырылган. Үз урынын 1995 елда яңа премьер-министр Ален Жюппе[d] хөкүмәтендә дә саклап калган. Мәгариф һәм фән министры вазыйфасында 1997 елның 4 июненә кадәр калган.
1998 елда Француз демократиясе өчен берлек фиркасе рәисе итеп сайланган.
2017 елның 17 маенда Эдуар Филиппның[d] беренче хөкүмәтендә (2017―2020) юстиция министры портфелен алган, әмма икенче хөкүмәттә вазыйфадан баш тарткан[1].
2024 елның 13 декабрендә Франция премьер-министры итеп билгеләнгән[2], 23 декабрьдә хөкүмәт төзегән[3].
Байру ― күп кенә тарихи хезмәтләр, шул исәптән Франция короле Генрих IV биографиясе авторы.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарихи
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Le roi libre. — Paris : Flammarion, 1994 — ISBN 2-08-066821-8
Le roi libre. — Paris: France loisirs, 1995 — ISBN 2-7242-8944-7
Le roi libre. — Paris : Éd. J’ai lu, 1996 — ISBN 2-277-24183-0
Henri IV. — Paris: Perrin jeunesse, 1998 — ISBN 2-262-01301-2
Henri IV: le roi libre. — Paris: Flammarion, 1999 — ISBN 2-08-067725-X - Saint-Louis. — Paris : Flammarion, 1997 — ISBN 2-08-067208-8
- Ils portaient l'écharpe blanche: l’aventure des premiers réformés, des Guerres de religion à l'édit de Nantes, de la Révocation à la Révolution. — Paris: B. Grasset, 1998 — ISBN 2-246-55981-2
Ils portaient l'écharpe blanche: l’aventure des premiers réformés, des Guerres de religion à l'édit de Nantes, de la Révocation à la Révolution. — Paris: Librairie générale française, 2000 — ISBN 2-253-14779-6
Сәяси
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- La Décennie des mal-appris. — Paris: Flammarion, 1990 — ISBN 2-08-066472-7
- Le droit au sens. — Paris: Flammarion, 1996 — ISBN 2-08-067204-5
- Bayrou, François; Pierre-Brossolette, Sylvie : Hors des sentiers battus: entretiens avec Sylvie Pierre-Brossolette. — Paris: Hachette littératures, 1999 — ISBN 2-01-235258-8
- François Bayrou, Qui êtes-vous? Que proposez-vous? — Paris: Archipel, 2001 — ISBN 2-84187-283-1
- Relève. — Paris: Grasset, 2001 — ISBN 2-246-61821-5
- Oui: Plaidoyer pour la Constitution européenne. — Paris: Plon, 2005 — ISBN 2-259-20183-0
- Au nom du Tiers-État. Hachette Littératures 2006, ISBN 2-01-237250-3
- Projet d’Espoir. Plon 2007, ISBN 2-259-20162-8
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, алты баласы һәм унике оныгы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Loris Boichot (2017-06-21). François Bayrou et Marielle de Sarnez quittent le gouvernement. Le Figaro. 2017-06-21 тикшерелгән.
- ↑ Job Facing France's New PM François Bayrou is Imposing at Best.
- ↑ Juliette Vignaud (2024-12-23). Valls, Retailleau, Borne… Découvrez la liste du gouvernement de François Bayrou. Le Point. әлеге чыганактан 2024-12-23 архивланды. 2024-12-25 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]![]() | ||
---|---|---|
Дебре (1959—1962) • Помпиду (1962—1968) • Кув де Мюрвиль (1968—1969) • Шабан-Дельмас (1969—1972) • Мессмер (1972—1974) • Ширак (1974—1976) • Барр (1976—1981) • Моруа (1981—1984) • Фабиус (1984—1986) • Ширак (1986—1988) • Рокар (1988—1991) • Крессон (1991—1992) • Береговуа (1992—1993) • Балладюр (1993—1995) • Жюппе (1995—1997) • Жоспен (1997—2002) • Раффарен (2002—2005) • Вильпен (2005—2007) • Фийон (2007—2012) • Эро (2012—2014) • Вальс (2014—2016) • Казнёв (2016—2017) • Филипп (2017—2020) • Кастекс (2020—2022) • Борн (2022—2024) • Атталь (2024) • Барнье (2024) • Байру (2024—2025) | ![]() |