Эчтәлеккә күчү

Франтишек Кодеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франтишек Кодеш latin yazuında])
Франтишек Кодеш
Туган телендәге исеме чех. František Kodeš
алман. Franc Kodesch von Treuenhorst
Туган 3 август 1761(1761-08-03)
Наход[d]
Үлгән 11 июнь 1831(1831-06-11) (69 яшь)
Львов, Австрия империясе
Үлем сәбәбе Ваба
Күмү урыны Лычакив зираты[d]
Ватандашлыгы  Австрия империясе
Әлма-матер Карл университеты[d]
Һөнәре математик
Эш бирүче Львов милли университеты[d] һәм Ягелло университеты[d]

Франтишек Кодеш (чех телендә: František Kodeš, немец телендә: Franc Kodesch von Treuenhorst; 1761 елның 3 августы, Наход1831 елның 11 июне, Львов) —Львов университетының саф һәм кулланылышлы математика профессоры, 1804-1805 елларда Львов университеты ректоры, 1808-1809 елларда Ягеллон университеты ректоры, 1815-1817 елларда Львов лицее ректоры.

Килеп чыгышы буенча чех. Башлангыч белемне Находа һәм Брно мәктәпләрендә алган, югары белемне — Прагада Карлов университетында. 1787 елның 15 мартында бәйге буенча Львов университетының математика кафедрасын алган. Шул ук елның сентябреннән университетта укыта башлаган. В 1789 һәм 1804 елларда — фәлсәфә факультетының деканы, ә 1804-1805 елларда — университет ректоры[1].

1805 елда Австрия хөкүмәте Львов университетын бетергән. Аның урынына лицей эшли башлаган. Кайбер профессорлар Краков университетына күчкән, алар арасында Фратнишек Кодеш та булган. Краковта ул математика һәм практик геометрияне укыткан һәм шулай ук 1806 елда фәлсәфә факультетының деканы булган һәм 1805-1807 елларда Астрономия обсерваториясе белән идарә иткән. 1810 елда ул Львовка кайткан, анда башта лицейда, ә аннары соң университетта математика һәм практик геометрия профессоры булган. 1818, 1824 һәм 1829 елларда фәлсәфә факультеты деканы, ә 1815-1816 һәм 1816-1817 елларда — лицей ректоры вазифаларын башкарган. Үз дәреслеген «Elementa mathesis purae» нәшер иткән[2] t.1 (1818), t.2 (1826). Краковта Астрономия обсерваториясендә эш тәҗрибәсе булып Кодеш Львовта һәм башка шәһәрләрдә астрономик күзәтүләр алып барган[1].

Франтишек Кодешның гомеренең соңгы еллары аеруча авыр булган: шляхта суды киңәшчесе булган аның бердәнбер улы үлгән, ваба белән авырып китеп хатыны үлгән, ә 1831 елның 11 июнендә вабадан Ф. Кодеш үзе дә үлгән[1].

  • медаль белән алтын чылбыр (1813)
  • император-король киңәшчесе исеме (1815)
  • фон Троенхорст кушымтасы белән дворян титулы (1824)[3].