Франциядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франциядә ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
1926 елда төзелгән Париж җәмигъ мәчете — илдәге иң зур мәчет

Франциядә ислам (фр.  Islam en France) — Франция территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Франция халкының (65 129 мең кеше) 8,80 % ы (5 720 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Франциянең дин тотучылар саны һәм әһәмияте буенча икенче урындагы һәм үсеш темплары буенча беренче урындагы дине. Франциядә Мәгърибтән чыкканнар мөселманнарның 82 % ын (Алжирдан 43,2 %, Мароккодан 27,5 % һәм Тунистан 11,4 %) тәшкил итә. Илдә Сахарадан (9,3 %) һәм Төркиядән (8,6 %) һ. б. илләрдән дә мөселманнар бар. Эдит Пиаф, Изабель Аджани, Арно Монтебур, Ален Башунг, Дани Бун һәм башка күп кенә танылган французлар чыгышы белән Мәгърибтән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар оланнары Наполеон гаскәрендә. 1812 ел

Франция территориясенә Ислам Әл-Әндалустан (Испаниядән) 717 елда килә. 888972 елларда Франциянең көньягында Җәләл әл-Һиләл (Фраксинет(ингл.)) әмирлеге барлыкка килә. Фраксинетның чәчәк атуы 952960 елларга туры килә, мөселманнар Савойяга(ингл.) һәм Швейцариягә, Марсель, Ницца һәм Гренобльгә кадәр сәүдә юлларын (шул исәптән Зур Сен-Бернар(ингл.) үткелен) контрольдә тота. Бу чорда Прованс(ингл.) халкы һәм Мәгъриб илләре арасында барлыкка килгән сәүдә һәм социаль-икътисади элемтәләр соңрак Алжир, Тунис һәм Мароккода Франция хакимлеген урнаштыру өчен кирәк була[2].

Наполеон сугышларында (1800—1815) Франция гаскәрендә Мостафа Мирза Әхмәт улы җитәкчелегендәге татар эскадронында липка татарлары хезмәт иткән.

Озак вакытлар Франция территориясендә мөселманнар булмый диярлек. XIXXX гасырларда Франциягә Алжир, Тунис, Марокко кебек мөселман халкы күп булган территорияләр кушыла. Беренче бөтендөнья сугышы елларында, метрополияне сакларга Төньяк Африкадан Франция территориясенә күп санлы гаскәриләр китерелә. Аларның кайберләре, сугыш туктагач, Франциядә торып кала. 1926 елда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган мөселман солдатлар истәлегенә төзелгән Париж җәмигъ мәчете ачыла.

Charlie Hebdo[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Charlie Hebdo

2015 елның гыйнварында Парижда Charlie Hebdo (Шарли Эбдо) француз сатирик атналыгы редакциясе офисына террорчылар һөҗүм итә. Аның нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак була, 11 кеше яралана. 9 гыйнварда махсус операция барышында француз спецназы террорчылык актын эшләүдә шикләнелүчеләр — бертуган Сәид һәм Шәриф Куашины (Chérif et Saïd Kouach) юк итә[3].

Битне яшерүне тыю турында канун[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елның 15 мартында Франция җәмгыятенең дөньяви характеры турында закон кабул ителә. Закон нигезендә, дәүләт учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә дингә мөнәсәбәтне күрсәтүче теләсә нинди билге — зур хач, хиҗаб, чалма, яһүд киплары яки сикх тюрбаны кию тыела. Иҗтимагый фикер сораштыруларыннан күренгәнчә, законны Франция халкының өчтән ике өлеше хуплаган[4].

2010 елның 14 сентябрендә Франция Сенаты тарафыннан битне яшерүне тыю турында «Җәмәгать киңлегендә шәхесне яшерүне тыючы Закон» (фр. Loi interdisant la dissimulation du visage dans l'espace public) кабул ителгән. Канун нигезендә, Франция ватандашларына халык күп йөри торган урыннарда (урам, кибетләр, музейлар, җәмәгать транспорты һәм парклар кебек ачык урыннарда) махсус баш киеме яки битлек киеп битне яшерү (каплау) тыела. Әлеге канун Франциягә кергән чит ил туристларына да кагыла. 2010 елның 7 октябрендә Франция Конституция шурасы законны Конституциягә туры килә дип таныган, ул «Journal Officiel»да басылганнан соң 6 ай узгач, үз көченә кергән.

2011 елның 16 сентябрендә Франциядә урамнарда намаз укуны тыю турында канун кабул ителгән.

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта Франциядә берничә эре мөселман иҗтимагый оешмасы бар. 1983 елдан Франциянең Ислам оешмалары берлеге эшләп килә (2014 елдан БГӘ хакимияте тарафыннан террористик төркемнәр исемлегенә кертелгән).

2003 елда Франция мөселман дине эшләре буенча шурасы оештырыла, анда 2013 елгы сайлаулар нәтиҗәләре буенча Марокко мөселманнары өстенлек итә, шура башлыгы булып Париж җәмигъ мәчете имамы тора. 2006 елда Марокко ярдәмендә Франция мөселманнары берләшмәсе төзелә. Ике оешма да бер-берсе белән бәйле.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франция мөселманнары шурасы башлыгы Җәлил Әбу Бәкер мәгълүматларына караганда, 2015 ел башына Франциядә 2 200 мәчет эшләгән. Аның фикеренчә, мәчетләр саны Франциянең ~7 миллион мөселманының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндермәгән. Шуңа бәйле рәвештә, мөселманнар шурасы Франциядә мәчетләрнең санын арттыруны таләп итә[5].

Париж җәмигъ мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1856 елда Пер-Лашез зиратында(ингл.) мөселманнарны җирләү өчен 800 кв. м. мәйдан бүлеп бирелә, шунда Парижда беренче мәчет корыла. IX гасырда Франциядән мөселманнар китеп беткәннән соң барлыкка килгән беренче мәчет Марсельдә төзелгән булган, ләкин ул Франция инкыйлабы вакытында җимерелгән.

Париж җәмигъ мәчете1926 елда Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган мөселман солдатлар истәлегенә төзелгән. Бер гектар чамасы җирне биләгән мәчет илдәге иң зур мәчет санала[6][7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]