Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре
|
Байрак
| |
| Халык саны | 196 (2012) |
|---|---|
| Нигезләнгән | 6 август 1955 |
| Сәгать кушагы | UTC+04:00, UTC+05:00, UTC+10:00 |
| Рәсми тел | француз теле |
| География | |
| ИҖБ | Франция, Көньяк Һинд океаны иминлек һәм оборона зонасы |
| Мәйдан | 7,829 км² |
| Координатлар | 43°S 67°E |
| FR-TF | |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | евро |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
| ISO 3166-1 коды | TF |
| Интернет домены | .tf |
Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре (фр. Terres australes et antarctiques françaises, TAAF, тулы исем Territoire des Terres australes et antarctiques françaises) — Франциянең аерым диңгезарты административ-территориаль берәмлеге. Амстердам архипелагы, Крозе утраулары, Кергелен архипелагы, Эпарсе утраулары һәм Аделя җиреннән гыйбарәт. Халыкара җәмгыять Франциянең Аделя җиренә хокукларын танымый.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1774 елда Франция Кергелен архипелагын үз биләмәсе дип игълан иткән. 1892 елда Глорьез утравы Франция милке булып киткән. 1897 елның октябрендә Бассас-да-Индия, Европа һәм Жуан-ди-Нова утраулары Франция составына кертелгәннәр. 1924 елда Сен-Поль һәм Амстердам утраулары Мадагаскар (ул вакытта Франция колониясе) составына күчерелгәннәр, әмма 1955 елда утраулар кире Франциягә күчкәннәр; Кергелен, Крозе архипелаглары һәм Аделя җире белән бергә алар диңгезарты биләмә итеп игълан ителгәннәр һәм административ мөхтәрияткә ия булганнар.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| округ | Административ үзәк | Халык саны, кеше | Мәйдан, км² | ||
|---|---|---|---|---|---|
| Кыш | Җәй | ||||
| Сен-Поль һәм Амстердам утраулары | Мартин-де-Вивье | 25 | 45 | 61 | |
| Крозе утраулары | Альфред-Фор | 25 | 45 | 352 | |
| Кергелен архипелагы | Порт-о-Франсэ | 70 | 110 | 7215 | |
| Аделя җире | Дюмон-д’Юрвиль | 30 | 110 | 432 000 | |
| Эпарсе утраулары | Сен‑Пьер | — | — | 38,6 | |
| ФКАТ | Сен‑Пьер | 150 | 310 | 439 781 | |
| Чыганак: Organigramme des Terres australes et antarctiques francaises 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган (фр.) | |||||