Франция кампаниясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франция кампаниясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алманиянең Франциягә, Бельгиягә, Нидерландларга һәм Люксембургка бәреп керү (1940)
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы
1940FaguoLiuYue.png
Дата

10 май25 июнь 1940

Урын

Бельгия, Люксембург, Нидерландлар, Франция

Нәтиҗә

Күчәр илләренең катгый җиңүе

Үзгәрешләр

Бельгия, Люксембург, Нидерландлар, төньяк һәм көнбатыш Франция Алмания тарафыннан басып алыналар; Люксембург рейх тарафыннан аннексияләнә; көньяк-көнчыгыш Франция, Италия контроленә күчә; калган территориясендә Виши тәртибе урнаштырыла.

Көндәшләр
Франция байрагы Франция

Бөек Британия байрагы Британ империясе:

БөекбританияFlag of the United Kingdom.svg Бөекбритания

БельгияFlag of Belgium (civil).svg Бельгия
НидерландларFlag of the Netherlands.svg Нидерландлар
ЛюксембургFlag of Luxembourg.svg Люксембург
Польша байрагы Польша
Чехословакия байрагы Чехословакия


ШвейцарияFlag of Switzerland.svg Швейцария (мөһим булмаган һава атышлары)

Өченче рейхFlag of Germany (1935–1945).svg Өченче рейх

Италия кыйраллыгыFlag of Italy (1861–1946).svg Италия кыйраллыгы
(10 июненнән)

Сәргаскәрләр
Франция байрагы Морис Гамелен
Франция байрагы Максим Вейган
Бөек Британия байрагы Җон Горт
Бельгия байрагы Леопольд III
Нидерландлар байрагы Һенри Винкельман
Польша байрагы Владислав Сикорский
Алмания байрагы (1933-1945) Герд фон Рундштедт
Алмания байрагы (1933-1945) Федор фон Бок
Алмания байрагы (1933-1945) Вилһелм фон Лееб
Алмания байрагы (1933-1945) Гейнц Гудериан
Royal Standard of the Crown Prince of Italy (1880–1946).svg Умберто II
Яклар көчләре
Көнбатыш фронт
Франция байрагы 83 төмән + 13, Мажино сызыгында
Бөек Британия байрагы 12 төмән
Бельгия байрагы 22 төмән (сан ягыннан 12 төмәнгә тигез)
Нидерландлар байрагы 8 төмән
Польша байрагы 2 төмән
Альпийский фронт
(с 10 июня)
Франция байрагы 6 төмән
Барлыгы: ~3,300,000
4,656 танк һәм ҮАҖ (үзйөрешле артиллерия җайланма)
1,485 очкыч
Көнбатыш фронт
Алмания байрагы (1933-1945) 136 төмән
Альп фронты
(10 июненнән)
Флаг Италии (1861-1946) 32 төмән
Барлыгы: ~3,350,000
2,909 танк һәм ҮАҖ
2,589 очкыч
Югалтулар
Франция байрагы ~95,000 үтерелгән
~207,000 яраланган
1,450,000 әсир[1]
Бөек Британия байрагы 3,457 үтерелгән
13,602 яраланган
3,267 хәбәрсез югалткан
~28,000 әсир
Бельгия байрагы ~7,500 үтерелгән
15,850 яраланган
Нидерландлар байрагы 2,890 үтерелгән
6,889 яраланган
Барлыгы: ~112,000 үтерелгән һәм хәбәрсез югалткан
~245,000 яраланган
~1,500,000 әсир
Алмания байрагы (1933-1945) 45,218 үтерелгән һәм хәбәрсез югалткан
111,034 яраланган
Флаг Италии (1861-1946) 642 үтерелгән
2,691 яраланган
2,151 өшегән
Барлыгы: 45,860 үтерелгән һәм хәбәрсез югалткан
113,725 яраланган
2,151 өшегән

Франция кампаниясеФранция, Бельгия, Нидерландлар кораллы көчләре һәм Британ экспедицион көчләрен тар-мар итүгә китергән Алмания һәм аның беректәшләргә Аурупада өстенлек биргән «Күчәр илләре»нең уңышлы хәрби операциясе.

Алман гаскәрләре Алманиянең Польшага һөҗүм итү аркасында 1939 елның 3 сентябрендә сугыш игълан иткән Франциягә һөҗүм башлаган. Алманнарның кызу һөҗүме нәтиҗәсендә беректәшләр гаскәре тар-мар ителгәннәр, 22 июнь көнне Франция солыхына кул куярга мәҗбүр булган. Шул вакытта аның территориясенең күпчелеге инде басып алынган, ә гаскәре калмаган диярлек.

Алман гаскәрләренең юлы Бельгия һәм Нидерландлар аша үткән, алар беренче агрессия корбаннары булып чыкканнар. Кыска вакыт эчендә нацист хәрби көчләре бу илләрне басып алганнар; шуның белән бергә, алманнар ярдәмгә килгән француз гаскәрләрне дә тар-мар иткәннәр.

Шул сугыш нәтиҗәсендә Алмания ул вакытта үзенең төп дошманыннан арына. Шуның өстенә, Британиягә һөҗүм ясау өчен мөһим плацдармы кулга төшкән.

Сәбәпләр һәм нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман гаскәрләре төп һөҗүмен Арден таулары аша оештырганнар, Франция исә төп бәреп керүне Мажино сызыгында көткән, шул алман хәрби хәйләсе көтелмәгән тиз нәтиҗәләргә китергән. Тупланган француз гаскәрләре камалышка эләккәннәр һәм каршылыкка карамастан Франция чигенергә мәҗбүр булган.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң кебек 22 июньдә капитуляция акты шул ук Компьен урманында имзаланган. Капитуляция шартлары буенча Франциянең 60%ы Алмания контроле астына бирелгән, француз гаскәрләре коралсызланганнар, французлар алман оккупацион гаскәрләрен асрарга мәҗбүр булганнар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шул исәптә 1,100,000 — 18 һәм 25 июнь арасында, маршал Петэнның солых турында игълан иткәннән соң.