Француз Полинезиясе гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Француз Полинезиясе гимны latin yazuında])
Француз Полинезиясе гимны
Нигезләнү датасы 10 июнь 1993
Сурәт
Сүзгә-сүз тәрҗемә Que vive Tahiti Nui, Todėl, kad Taitis gali gyventi, Longa Vida ao Grande Taiti һәм Long live Great Tahiti
Дәүләт  Франция
Административ-территориаль берәмлек Француз Полинезиясе
Сәнгать формасы җыр
Әсәр яки аның атамасы теле Таити теле
Раслаган Француз Полинезия Ассамблеясе[d]

’Ia ora o Tahiti Nui é (Бөек Таити яшәсен өчен) — Француз Полинезиясенең төбәк гимны. Ил ассамблеясы тарафыннан 1993 елның 10 июнендә төбәк гимны итеп расланган

Француз Полинезиясенә Тын океанның көньяк өлешендә урнашкан биш архипелаг керә: барлыгы 118 утрау, шуларның 67 сендә кешеләр яши. Бер-берсе белән тоташ Олы һәм Кече Таити утраулары — Франция “диңгез арты территориясе”нең үзәге, җирле халыкның төп өлеше шунда көн күрә.

Рәсми Париж бу утрауларны ирексезләп үз составында тотмаса да, архипелагта үткәрелгән референдум тулы бәйсезлеккә чыгу идеясен кире какты. Шуңа күрә илнең төп гимны булып “Марсельеза” санала. Рәсми чараларда аның белән бергә “’Ia Ora ‘O Tahiti Nui” (Бөек Таити яшәсен өчен) җыры да башкарыла. Соңгысы халыкара спорт ярышларында берүзе генә кулланыла һәм таити телендә җырлана. Ике очракта да текстның беренче биш һәм соңгы өч юлы чиратлашып икешәр тапкыр уйнала.

Төбәк гимнының күмәк иҗатчылары дип танылган 8 кеше, үзара килешеп, авторлык хокукларыннан баш тартканнар.


’Ua rahu te atua (i) to’u ’ai’a,

Hono no’ano’a o te motu rau,

Heihei i te pua ri’i au é,

E firi nape morohi ‘ore.

’O ta’u ia e fa’ateniteni nei.


Te Tuoro nei te reo here,

O te hui’a ’a hi’i to aroha,

’Ia ora o Tahiti Nui é.

Француз теленә юлга-юл тәрҗемәсе:

Mon pays est né de Dieu,

Collier d’îles multiples

Aux délicates senteurs

Reliées d’une tresse immortelle.

Aujourd’hui je te loue.

Voici que s’élève la voix de tes enfants:

“Répands ton amour

Pour que vive Tahiti Nui”.


Татарчасы:

Тәңрем минем илне барлыкка китергән,

Гүзәл утрауларны Ул бәйләмләп үргән,

Мәңгелеккә дип, боҗра әйләгән,

Гөлләргә күмеп, хуш ис бөркегән.

Бүген мин илне данлыйм һәм мактыйм.


Һәм балаларның тавышын тыңлыйм:

“Сөюең синең җирләргә сеңсен,

Бөек Таити яшәсен өчен!”

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]