Франц Рубо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франц Рубо latin yazuında])
фр. François Iwan Roubaud
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
 Алман империясе
Туу датасы 5 (17) июнь 1856[2][3]
Туу урыны Одесса, Херсон губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 13 март 1928(1928-03-13)[4] (71 яшь)
Үлем урыны Мүнхен, Веймар җөмһүрияте
Җирләнгән урыны Бавария
Туган тел рус теле
Һөнәр төре рәссам, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе тасвирый сәнгать[d][5]
Эш урыны Югары сынлы сәнгать академиясе[d]
Әлма-матер Әдис сынлы сәнгать укуханәсе[d] һәм Мүнхен сәнгать академиясе[d]
Шәкертләр Анна Крюгер-Прахова[d], Котов, Пётр Иванович[d], Евгений Андреевич Агафонов[d], Q119052795?, Михаил Иванович Авилов[d] һәм Q124446114?
Активлык урыны Россия империясе
Жанр батальный жанр[d]
Әсәрләр җыентыгы Бородинская панорама[d], Национальный музей Чеченской Республики[d], Баварские государственные собрания картин[d], Государственные художественные собрания Дрездена[d], Дагестанский музей изобразительных искусств имени П. С. Гамзатовой[d] һәм Национальный музей искусства Каталонии[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Reference Library[d]
Commons Creator бите Franz Roubaud
 Франц Рубо Викиҗыентыкта

Рубо Франц Алексеевич (17 июнь 1856 ел, Одесса, Россия империясе13 март 1928 ел, Мюнхен, Веймар республикасы[6]) — Россия империясе панорамачы рәссамы, академик һәм Император Художество академиясенең баталияләр остаханасе җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франц Алексеевич Рубо 1856 елның 17 июнендә Одесса шәһәрендә Россиядә төпләнгән француз коммерсанты гаиләсендә туган.

1865-1877 елларда — Одесса рәсем төшерү мәктәбендә, ә 1878-1883 елларда Мюнхен Рәсем сәнгате Академиясендә укыган. Баталияләр төшерү буенча белгечлеккә әзерләнгән.

1903 елдан Рубо Император Художество академиясенең баталияләр остаханасе профессор — җитәкчесе.

1912 елда Рубо тулысынча Германияга күченә. Соңгы елларда заказчылары булмый, аны онотоп бетәләр диярлек.

Франц Рубо 1928 елның 13 мартында Мюнхенда вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамның оныгы — Сильвия Рубо, Мюнхенда 1941 елда туган. Ул — абстракционист рәссам[7].

2010 елда, Севастополь панорамасы юбилеена Сильвия Рубо «Фрагменты живописного полотна Панорамы Ф. А. Рубо „Штурм 6 июня 1855 года“» каталогына кереш сүз яза һәм музейга гаилә архивыннан ике фотография бүләк итә[8].

Панорамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Франц Рубо өч баталия панорамасы авторы: «Оборона Севастополя», «Бородинская битва», «Штурм аула Ахульго». Россиянең панорама рәсем сәнгатенә нигез салучы, ике йөзләп монументаль әсәр язган.

Император Александр II кырында башкортларның лачын белән аучылык итүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Рубо. Башкортларның император Александр II катнашлыгында лачыннарга аучылык итүе

Россиядә кошлар белән тибү киң таралган була. Ешрак бу максатта лачын кош файдаланылган. Әммә ХХ гасыр урталарына бу эш популярлыгын югалта бара, бигрәк тә патша Алексей Михайлович вафатыннан соң лачын өйрәтүчеләр дә кими, вак малга тия дип, ерткыч кошларны күпләп кыру башлана.

Бик сирәк төбәкләрдә генә, шул исәптән, Ырынбур губернасында кош белән аулау саклана.

Соңгы тапкыр рәсми рәвештә патшаның лачын белән сунарга чыгуы 1856 елда теркәлгән[9]. Бу Мәскәүдә император Александр II коронациясенә — таҗ кидерүгә бәйле тантаналар вакытында булган.

1856 елның сентябрендә Ырынбур генерал-губернаторы граф Перовский Василий Алексеевич император коронациясенә аучы кошлары белән башкортларны җибәрә [2].

Башкортлардан бу тантанага Фәхреддин Өметбаев делегация алып бара. Таҗ кидерү тантаналарына бәйле чаралар вакытында лачын белән аучылык итүне оештыра. Шуның өчен император Александр II Фәхреддин Өметбаевка бриллиант кашлы йөзек бүләк итә[10].

Рәссам Ф. Рубо шушы вакыйга уңаеннан «Башкортларның император Александр II катнашлыгында лачыннар белән аучылык итүе» исемле картинасын яза. Ул 1911 елда Н. И. Кулешовның «Великосветская, царская и императорская охота на Руси» дигән 4 томлык очеркларында басылып чыга[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дагирова Д. А. Ахульго, Дагестан, Кавказ в творчестве Франца Рубо — Махачкала, 2012. — 120 б. — 500 экз. — ISBN 9785914710801.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]