Эчтәлеккә күчү

Фридрих Мерц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фридрих Мерц latin yazuında])
Фридрих Мерц
Христиан-демократик берлеге фиркасе рәисе
Вазыйфага керешкән
2022 елның 31 гыйнвары
Аңа кадәр Армин Лашет[d]
Бундестаг депутаты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 26 октябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 11 ноябрь 1955(1955-11-11) (69 яшь)
Көнбатыш Германия, Төньяк Рейн-Вестфалия , Брилон
Сәяси фирка АХДБФ
Җефет Charlotte Merz[d]
Әни Paula Merz[d]
Әти Joachim Merz[d]
Белем Бонн университеты[d]

Фридрих Мерц (алман. Friedrich Merz; 1955 елның 11 ноябре, Көнбатыш Германия, Төньяк Рейн-Вестфалия, Брилон) ― алман сәясәтчесе, 2022 елның 31 гыйнварыннан Христиан-демократик берлеге фиркасе җитәкчесе.

Германиядә 2025 елның 23 февралендә вакытыннан алда узган парламент сайлауларында[d] Фридрих Мерц рәислегендәге Алманиянең христиан-демократик берлеге фиркасе (CSU[d] белән блокта) 5 % лы чикне узып, парламентка узган[1].

1955 елның 11 ноябрендә Көнбатыш Германиянең Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җире Арнсберг[d] административ округы Брилон коммунасында туган.

1975 елда мәктәпне тәмамлаган. 1976 елга кадәр үзйөрешле артиллериядә хәрби хезмәт үткән. 1976 елда Бонн университетында[d] хокук өйрәнә башлаган, 1982―1985 елларда Саарбрюккен судында стажировка үткән, 1985―1986 елларда шунда ук судья булып эшләгән. 1986 елда Бонн һәм Франкфурт химия компанияләрендә адвокатлык практикасы белән шөгыльләнгән, 1990 елда Кельндагы Югары җир Суды каршындагы Leinen & Derichs юридик фирмасына килгән[2].

1989―1994 елларда ― Германиядән Европа парламенты[d] депутаты.

1994 елда Бундестагка сайланган һәм финанс-икътисад өлкәсендә канун чыгару инициативалары ярдәмендә тиз танылу алган.

1998 елда ХДС/ХСС фракциясе лидеры Вольфганг Шойбленың[d] урынбасары булган[3].

2000 елның 29 февралендә финанс җәнҗалы фонында Шойбленың мәҗбүри отставкасыннан соң, альтернативасыз тавыш бирү юлы белән фракция лидеры итеп сайланган[4].

2002 елның 22 сентябрендә, парламент сайлауларында ХДС җиңелгәннән соң, Мерц фракция лидеры урыныннан киткән[5].

2007 елның февралендә Мерц киләсе парламент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итмәячәген игълан иткән[6].

Фракция башлыгы постында Мерцны Ангела Меркель алмаштырган[7]. Меркель һәм Мерц каршылыклары ачык чагылдырылган идеологик характерда була – ул партияне сәяси спектрның сул өлешенә этәрергә омтыла, Мерц элеккеге консерватив юнәлешне саклап калуга ирешә[8].

Хохзауэрланд[d] районыннан бундестаг депутаты (2021 елдан).

Икътисади либерализм, евроатлантизм, либераль демократия һәм Европа иминлеге тарафдары.

1981 елда өйләнгән; Шарлотта Мерц Арнсбергта (Төньяк Рейн-Вестфалия) участок судьясы булып эшли. Өч балалары бар[9].

  1. Federal Returning Officer
  2. Friedrich Merz. Who’s who. әлеге чыганактан 2018-11-01 архивланды. 2018-10-30 тикшерелгән.
  3. Die Stationen des Friedrich Merz. ZDF (2018-10-30). 2018-10-30 тикшерелгән.
  4. CDU appoints new parliamentary leader. BBC News (2000-02-29). 2018-10-30 тикшерелгән.
  5. JAHRESRÜCKBLICK 2002 – DEUTSCHLAND 2002 – Opposition– Union in Lauerstellung. Focus (2002-12-21). әлеге чыганактан 2018-10-31 архивланды. 2018-10-30 тикшерелгән.
  6. Hans-Peter Schütz (2007-02-06). Friedrich Merz - ein Aufrechter geht. Stern. 2018-10-30 тикшерелгән.
  7. Партийный соперник и критик Меркель Фридрих Мерц заявил о своем желании баллотироваться на пост председателя ХДС. Эхо Москвы (2018-10-30). 2018-10-30 тикшерелгән.
  8. Потенциальные преемники Меркель: Фридрих Мерц. Deutsche Welle (2018-10-30). 2018-10-30 тикшерелгән.
  9. CDU-Rückkehrer Friedrich Merz: Frau, Kinder, Vermögen und Karriere. Merkur (2020-02-19). әлеге чыганактан 2020-02-25 архивланды. 2020-03-04 тикшерелгән.

[[]]