Фриуллар
Фриуллар | |
Үз аталышы | |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе | |
Кардәш халыклары: |


Фриуллар яки Фурланнар (фриул. Furlans) — Италиядә яшәүче халык[1]. Халык саны 800 меңнән 1,5 миллионга кадәр, шуларның 530 меңе илнең төньяк-көнчыгышындагы Фриули-Венеция-Җулия өлкәсендә ― Удине, Порденоне һәм Гориция муниципалитетларында, шулай ук Венеция[d] провинциясендә яши. Фриул телендә сөйләшәләр, барлык фриуллар диярлек итальян телен белә. Дин тотучы фриуллар ― католиклар. Италиядә сөйләшүчеләр саны буенча икенче милли азчылык булып тора. Тагын 170,000 фриул Италиянең башка урыннарында яши һәм якынча 800,000 фриул Италиядән читтә (АКШ, Канада, Аргентина, Бразилия, Австралия, Бельгия) яши.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фриул атамасы латинча «Foroiulani» — Форум-Юлия (Forum Iulii) шәһәре халкы сүзеннән килеп чыккан, хәзер Чивидале-дель-Фриули. Үзатамалары Фурлан.
Фриуллар тарихи яктан Фриули[d] өлкәсендә яшәгән кабиләләр: эвганейлар[d], венетлар[d], галлар[d] кабиләсе нәселеннән. Территория б.э. к. I гасырга тулысынча Рим империясе составына керә. IV-V гасырга кадәр халык тулысынча романлаштырылган була. Алга таба фриулларның этногенезында вестготлар, һуннар, остготлар, лангобардлар[d], шулай ук славян хорутан[d] кабиләләре катнашкан.
XV гасырдан фриуллар көчле итальян йогынтысын кичерәләр, аларның җирләре Берләшкән Италия составына кергәч, 1866 елда итальяннар белән ассимиляцияләнәләр диярлек[2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Красновская Н.А. Фриулы (СИЭ, 1974).
- ↑ Фриулы (Италия) — Etnolog.ru. www.etnolog.ru. 2016-08-24 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фриулы. Энциклопедия народов мира