Фронт газеталары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фронт газеталары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Фронт газеталары (рус. Фронтовые газеты) — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Көнбатыш фронтта һәм Ерак Көнчыгышта фронт сәяси идарәләре тарафыннан татар телендә чыгарылган гәҗитләр. Кагыйдә буларак, әлеге гәҗитләрнең редакцияләре фронтларда рус телендә чыгарылган гәҗитләрнең редакцияләренә буйсынган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл гаскәр баш сәяси идарәсенең 1942 елның 8 июнендәге махсус карары буенча, 1942 елдан башлап, фронтларда милли телләрдә — азәрбайҗан, гөрҗи, казакъ, украин, үзбәк, татар һ. б. телләрдә фронт газеталары чыгарыла башлый. Аларның гомуми бурычы — дошманны җиңү эшенә хезмәт итү, совет сугышчылары алып бара торган сугышның гадел сугыш икәненә төшендерү. Фронт газеталары, үзләренең битләре аша, гаскәриләрне Ватан өчен яңадан-яңа батырлыклар, каһарманлыклар күрсәтергә, көрәштә кыюлыкка, чыдамлыкка, тапкырлыкка чакыра. Сугышчыларны һәм офицерларны хәрби осталыкка өйрәтү, сугыш тәҗрибәсен туплау, гомумиләштерү һәм өйрәнү буенча зур эш алып бара. Батырлык үрнәге күрсәткән гаскәриләрнең сугыш тәҗрибәсе газеталар битләре аша барлык сугышчыларга җиткерелә. Газеталар баш сәргаскәр Сталинның, башка хәрби җитәкчеләрнең приказларын, докладларын, чыгышларын тәрҗемәдә вакытында җиткереп тора.

Татар телендә хәрби вакытлы матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында (1916 — 1937 елларда) Русиядә (РИ, Русия республикасы, РСФСР, ССРБ) татар телендә 31 исемдә хәрби вакытлы матбугат (28 газета һәм 3 журнал) нәшер ителгән[1].

Татар телендә фронт газеталары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы елларында (1941 — 1945 елларда) татар телендә 16 фронт газетасы чыгарылган[2]. Аларны чыгаруда татар язучылары һәм журналистларының иң яхшы көчләре катнаша.

Исемлеккә газета, алфавит тәртибендә түгел, газета чыга башлау датасына карап урнаштырыла.

Исем Чыгу вакыты һәм ешлыгы Фронт.
Сугышта үтелгән юл
Чыгаручылар (редакция хезмәткәрләре, хәрби хәбәрчеләр) һәм иҗат командировкасында булучылар, мәкалә белән катнашучылар
Ватан өчен 1942 елның 10 июленнән 1944 елның апреленә кадәр,
атнага ике тапкыр
Төньяк-Көнбатыш фронт. Старая РуссаЖитомир Майор Гани Гыйльманов (мөхәррир урынбасары), Ә. Әхмәдиев, Хатип Госман, Шәрәф Мөдәррис, А. Салиев, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Әхмәт Ерикәй, Атилла Расих, Нур Гайсин, С. Минһаҗев, Мостафа Ногман, Нәфикъ Яһүдин һ. б.
Ватан намусы өчен 1942 елның декабреннән 1946 елның июленә кадәр 1нче Украин фронты (элекке Воронеж фронты)
ВоронежКиевБерлинВена
Мөхәррир урынбасары — башта капитан Әхмәт Ерикәй, аннан майор Риза Ишморат, Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садри, Зәйни Шаһиморат, Госман Бакиров, Әнвәр Ямангулов, Габдулла Шәрипов, Газиз Иделле, Фатыйма Галиева, Гыйлемдар Рамазанов һ. б.
Алга, дошман өстенә! 1942 елның ноябреннән 1945 елның 5 июненә кадәр Калинин фронты (соңыннан 1нче Балтик буе фронты)
КалининКенигсберг
Майор Минһаҗ Гыймадиев (мөхәррир урынбасары), Абдулла Әхмәт, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, рәссам Байназар Әлминов, Котдус Әхмәров, Колмөхәммәтов, Фазыл Басыйров, Х. Атнагулов, Ф. Басыйров, Г. Вәлиев, Мансур Гаязов, Исхак Закиров, С. Мәгъсүмов, З. Хәсәнов, Рахман Хөсәенов һ. б.
Сталин байрагы 1943 елның мартыннан 1944 елга кадәр Көньяк фронты (1943 елның 20 октябреннән4нче Украин фронты)
СталинградКырым
Майор Гани Клеблеев (мөхәррир урынбасары), Ибраһим Гази, Әхмәт Фәйзи, Кыям Хисмәтуллин, Фатих Хөсни һ. б.
Ватан өчен сугышка[3] 1943 елның гыйнварыннан 1944 елның февраленә кадәр, атнага ике тапкыр Карелия фронты
Ладога күлеКеркинес (Норвегия)
Мөхәррир урынбасарлары — майор Александр Герасимов, майор Бари Корбанов, майор Габделхәй Хәбиб. Габдрахман Әпсәләмов, Минһаҗ Җамалиев, Мөхәммәтша Сабельев, Гыйззәтулла Габидуллин(Гыйз-әл Габид), Каюм Иманкулов һ. б.
Фронт правдасы 1943 елның гыйнварыннан 1944 елның февраленә кадәр Волхов фронты Габделхәй Хәбиб (мөхәррир урынбасары), Әхмәт Фәйзи һ. б.
Ватанны саклауда 1943 елның 1 гыйнварыннан 1946 елның 14 июненә кадәр, атнага ике тапкыр Ленинград фронты Капитан Заур Исхаков (мөхәррир урынбасары), Ирек Аргынбаев, Кадыйр Юлдашев, Ильяс Сәйфетдинов, Мәхмүт Хөсәен һ. б.
Кызыл сугышчы 1943 елның гыйнварыннан 1945 елның 23 декабренә кадәр Мәскәү хәрби бүлгесе Капитан Ярулла Ярмәкиев (мөхәррир урынбасары), Мәхмүд Максуд, Гариф Галиев, Мөхәммәт Садри, Гадел Кутуй һ. б.
Совет сугышчысы 1943 елның гыйнварыннан 1945 елның 23 декабренә кадәр 3нче Украин фронты
ВорошиловградОдессаРумынияБолгарияЮгославияАвстрия
Майор Мәхмүд Максуд (мөхәррир урынбасары), Мостай Кәрим, Габдулла Әхмәтшин, А. Әсәдуллин, В. Вәлиев, Хәсән Хәйри, Әсгать Айдар һ. б.
Суворовчы 1944 елның февраленнән 1945 елның маена кадәр 1нче Балтика буе фронты
Великие ЛукиРига
Майор Мөхәммәт Шәйми (мөхәррир урынбасары), Рим Баһау, Мәҗитов, И. Гурьев һ. б.
Кызыл Армия 1944 елның ноябреннә 1946 елның февраленә кадәр 1нче Беларус фронты.
Обруч → Берлин
Капитан Ярулла Ярмәкиев (мөхәррир урынбасары), Гадел Кутуй, Ибраһим Гази, Гариф Галиев, Зәкәрия Әхмәров, Шакир Абилов һ. б.
Фронт хакыйкате 1944 елның 24 февраленнән 1945 елның июненә кадәр 2нче Беларус фронты.
СмоленскБелоруссияПольша → Көнчыгыш Пруссия → Померания
Майор Гани Гыйльманов (мөхәррир урынбасары), А. Әхмәров, Шәрәф Мөдәррис, Гамир Насрый, А. Салиев, Атилла Расих һ. б.
Җиңү байрагы 1945 елның июненнән 1947 елның февраленә кадәр Гаскәрләрнең Төньяк гуппасы. Майор Гани Гыйльманов (мөхәррир урынбасары). Сугышчан эшләре өчен газета Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә
Тревога 1945 елның 1 гыйнварыннан сентябренә кадәр[4] Ерак Көнчыгыш фронты.
СахалинКурил утрауларыМаньчжурия
Майор Бари Корбанов (мөхәррир урынбасары). Хәниф Кәрим, Мөхәммәтша Сабельев, Мөнир Мазунов, Салих Баттал, Әдип Маликов, Сафа Сабиров һ. б.
Сталин сугышчысы 1945 елның маеннан 1945 елның ноябренә кадәр 1нче Ерак Көнчыгыш фронты. Ворошилов (Уссурийск) → Мудань-цзян → Харбин Майор Габделхәй Хәбиб (мөхәррир урынбасары). Габдрахман Әпсәләмов, Гыйззәтулла Габидуллин, Каюм Иманкулов һ. б.
Суворовча кысрыклау 1945 елның маеннан 1945 елның ноябренә кадәр Байкал арты фронты - Амур хәрби бүлгесе.
Чита → Чанчунь
Майор Минһаҗ Гыймадиев (мөхәррир урынбасары). Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, Котдус Әхмәров, Фазыл Басыйров һ. б.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской Энциклопедии, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г. Камилов. Фронт газеталары. «Совет әдәбияты», 1947 ел, № 5 (яңадан басылган: «Казан утлары», 2017 ел, май, 164-166нчы бит).
  2. Горбачев А. Н. Военные газеты периода 1900-2018 гг. из фондов Российской Государственной библиотеки и архивов РФ: Краткий справочник. М., Infogans, 2019.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сафаров Р. Т. Военная лексика татарского языка. К.: ИЯЛИ АН РТ, 2015, стр. 190 — 195. ISBN 978-5-93091-185-5 (рус.)
  2. Рабит Батулла. Скандал в мастерской. «Звезда Поволжья» (1) , 7 — 13 июня 2018 года, № 21 (892), стр. 4
  3. 1944 елның февралендә Фронт правдасы белән берләштерелә
  4. Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре башланганчы, 1944 елның июненнән 1945 елның 1 гыйнварына кадәр Хабаровскида басыла