Фуат Әлтәфев
Күренеш
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 8 сентябрь 1932 |
| Туу урыны | Түбән Шөн, Нократ Аланы районы, Горьки крае, РСФСР, СССР |
| Үлем датасы | октябрь 1986 (54 яшь) |
| Үлем урыны | Киров, РСФСР, СССР |
| Әлма-матер | Вятка дәүләт агротехнология университеты[d] |
| Бүләкләр |
Фуат Әлтәфев (рус. Альтафов Фуад) — дәүләт-партия эшлеклесе.
Киров авыл хуҗалыгы институтын, Горькидагы югары партия мәкәтбен бетергән. 1958 тән КПСС әгъзасы. 1946-49 дә туган авылында, «Красный шахтёр» күмәк хуҗалыгы эшчесе, 1955-61 дә шул ук күмәк хуҗалыкның агрономы. 1961-73 тә Мураши районында: район партия комитетының икенче (1961-62), беренче (1965-73) секретаре, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1965). 1973 тән Кировта: өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1973-75), Төньяк-Көнчыгышның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында орлыкчылык бүлеге мөдире, элиталы орлыкчылык хуҗалыклары тресты директоры, фәнни-техник мәгълүмат пропагандалау бүлеге мөдире.[1]