Алкагөл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алкагөл latin yazuında])
(Фуксия битеннән юнәлтелде)
Алкагөл
Сурәт
Халыкара фәнни исем Fuchsia L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон кырлыганчалар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Җимеш төре җиләк[d]
... хөрмәтенә аталган Фукс Леонарт[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4774[6]
Ссылка на Flora of the Hawaiian Islands naturalhistory2.si.edu/botany/hawaiianflora/genusdescr.cfm?genus=Fuchsia
 Алкагөл Викиҗыентыкта

Алкагөл[7] (лат. Fúchsia, фуксия; тат. Алкагөл яки Тамчыгөл) , сырга гөле, сырга геле[8], лат. Fuchsia L., 1753[1][2]) - кырлыганчалар гаиләсеннән күпьеллык үсемлек нәселе.

Алкагөлнең туган иле — Үзәк һәм Көньяк Америка, Яңа Зеландия. Бу мәңге яшел куаклыклар, тәбигатьтә 100гә якын биологик төре билдәле.

Күп төрләре декоратив үсемлек итеп культуралаштырылған, күп төрле сортлары чыгарылган. Татарлар алкагөл диләр, башкортлар да алкагөл яки тамчыгөл дип йөртәләр. Рус халкы чегән алкасы дип атый.

Гөлне ачу һәм аның этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фуксияне француз галимы, күп төрле фәнни хезмәтләр авторы, язучы, рәссам һәм «король ботанигы» дигән почётлы исемгә лаек булучы Шарль Плюмье ачкан.

1696 елда Вест-Һиндстанга үзенең өченче экспедициясе вакытында Доминикан Республикасының хәзерге башкаласы Санто-Доминго эргәсендә Шарль Плюмье яңа үсемлек күреп кала. Ул аны немец ботанигы һәм медигы, «ботаника аталарының» берсе Леонарт фон Фукс (1501—1566) хөрмәтенә фуксия дип атый. Латин телендә тулы исеме: Fuchsia Triphylla Flore Coccinea дип яңгырый.

Соңрак бу атаманы Карл Линней куллана. Ботаник номенклатураның чыганак пункты дип 1753 ел каралганлыктан, формаль рәвештә бу нәселнең ботаник атамасы авторы дип Линней санала.

Ботаник тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур булмаган яшел һәм бер аз кызгылт яфраклар белән капланган сыгылмалы ботаклы агаччык яки куаклык. Яфраклары озынлыгы 4-5 см, очында бер аз очланган һәм кырлары җиңелчә тешле, бер-беренә каршы урнашкан озонча-ланцет формалы. Озак вакыт мул чәчәктә утыра. Фуксиянең чәчәкләре төрлө төстә, гади яки бөдрә (махровые) була. Чәчәк ике өлештән: кырга бөгәрләнгән яфраклы чагу касә кебек һәм торба сыман таҗдан тора. Касәсенең калакларына караганда тажлары кыскарак, серкәләре (тычинка) касәсенә караганда озынрак. Чәчәк атканнан соң җимеше — ашарлык җиләге барлыкка килә.

Әһәмияте һәм кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Культуралаштырып үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алкагөл яктылык ярата. Урыннаштыру температурасы — уртача һәм салкынрак, + 18—20 °C температурасында алкагөл чәчәкләре өзелеп төшеп, яфраклары да юкка чыгуы мөмкин. Кыш көне үсемлекләрне + 6—10° С температурада тоталар. Җәй көне суны мул сибү кирәк, туфрагы дымлы булырга тиешлектән, үсемлеккә даими су бөркеп торыр кирәк. Кыш суны чамалап сибү тәкъдим ителә. Алкагөлләрне ел саен яз көне күчереп утырту кирәк. Туфрагы — 3 өлеш балчыклы-кәсле җир һәм 1 өлеш ком кушылган 2 өлеш торфлы җир.

Чирләре һәм корыткычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тля, ак канатлы бөжәк (белокрылка), пәрәвез талпаны, соры черек һәм тутыктан зыян күрә.

Үрчеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яз көне үрентесен озынлыгын өчтән бер өлешеннән кисәләр: киселгән үрентеләрен чыбыкча итеп файдаланалар. Алкагөлне шулай ук орлыклардан да үстереп була, әмма бу очракта төп үсемлекнең барча билдәләрен саклап калу гарантиясе юк[9].

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

The Plant List мәгълүматлар базасы нәсел үз эченә 113 төрне кертә ди[10]:

  • Fuchsia boliviana — боливия фуксиясе
  • Fuchsia coccinea — чагу кызыл фуксия
  • Fuchsia fulgens — янып торган фуксия
  • Fuchsia magellanica — магеллан фуксиясе
  • Fuchsia microphylla — ваҡ яфраклы фуксия
  • Fuchsia paniculata — себерке фуксия
  • Fuchsia splendens — ялтыравыклы фуксия
  • Fuchsia triphylla — өч яфраклы фуксия

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алкагөл хөрмәтенә аталган пурпурлы төсле фуксия дигән төре бар.
  • Фуксин дигән химик катнашма, су иретмәсенең төсе алкагөл (фуксия) чәчәгенең төсенә охшаганлыктан, үзенең әлеге атамасын алган.
  • Америка джаз саксофонисты Сэм Риверс үзенең дебют альбомын Fuchsia Swing Song дип атады.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 53(2) / мөхәррир Ч. Цзяжуй — 2000.
  5. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  6. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  7. http://www.classes.ru/all-tatar/dictionary-tatar-russian-cyr-term-243.htm
  8. Төмән, Күзнәй, Ләмберә сөйләшләрендә
  9. Энциклопедия комнатных растений KeepFlowers.ru. Цветок фуксия — уход, выращивание, сорта…. әлеге чыганактан 2010-02-16 архивланды. 2009-11-15 тикшерелгән.
  10. Fuchsia. The Plant List. Version 1.1. (2013). әлеге чыганактан 2017-09-05 архивланды. 2016-09-08 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]