Фунафути
| Фунафути | |
|---|---|
| Демоним | Funafutien[1] һәм Funafutienne[1] |
| Дәүләт |
|
| Нәрсәнең башкаласы | Тувалу һәм Тувалу территориясе[d] |
| Административ-территориаль берәмлек | Тувалу |
| Сәгать поясы | UTC+12:00 |
| Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Тын океан |
| Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Тувалу |
| Халык саны | 6025 (2012)[3] |
| Мирас статусы | Бөтендөнья геологик мирас объекты[d][4] |
| Мәйдан | 2,4 км²[3] |
Фунафу́ти[5] (ингл. Funafuti) — Тын океанның көньяк-көнбатышындагы (Полинезия) кечкенә утрау-дәүләт Тувалу атолл-башкаласы. Атолл халкы — 5070 кеше (2010), бу илдә иң күп халык яшәгән атолл.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Фунафути атоллы 30 утрауны үз эченә ала[6]. Фонгафале, Фунафала һәм Аматуку утрауларында халык даими яши. Атоллның иң зур утравы (атоллның төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан) ― Фонгафале[d] (ингл. Fongafale) утравы. Әлеге утрауда 3136 кеше яши (2002). Фонгафаледа илнең төп учреждениеләре: Тувалу хөкүмәте һәм Тувалу генерал-губернаторы[d] (2021 елдан сэр Тофига Валани[d]) резиденцияләре, бердәнбер кунакханә (Vaiaku Langi Hotel), коммерция банкы, метеорология станциясе, ягулык саклау станциясе, төрмә һәм почта идарәсе урнашкан.
Утрауда бер җирлеккә кушылган 4 авыл бар:
Утрауның административ үзәге Ваиакуда Тувалу хөкүмәте урнашкан[7], шуңа күрә рәсми рәвештә башкала бөтен Фунафути атоллы булса да, Ваиаку (яки Фонгафале) кайчакта «Тувалу башкаласы» дип атала. Ваиакуда илдә бердәнбер кунакханә һәм 1500 кеше сыйдырышлы Ваиаку стадионы[d] (Tuvalu Sports Ground) урнашкан[8].
Фонгафале утравының иң киң өлешендә (400 м), Ваиаку авылы янында көндезге вакытта илнең бердәнбер аэропорты – Фунафути халыкара аэропорты[d] эшли. Самолетлар кабул ителмәгән вакытта, аэропортның очып китү полосасы төрле иҗтимагый чаралар үткәрү өчен кулланыла.




Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Экваториаль климат, ел әйләнәсендә явым-төшем югары[9].
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Аэропорт, кунакханә (Vaiaku Langi Hotel), административ биналар, диңгез порты, традицион стильдә — пальма яфракларыннан, заманча стильдә ― цемент кулланып төзелгән торак йортлар бар.
Фунафути атоллы мәйданының зур өлешен аэропортның очып китү-утыру полосасы алып тора. Ләкин самолетлар монда атнага ике тапкыр гына (Сува (Фиджи башкаласы), Көньяк Тарава (Кирибати башкаласы)) очып килгәнгә күрә, аэропорт буш булганда, полоса регби уены өчен мәйданчыкка әверелә, атнага бер тапкыр иртән аны базар сыйфатында кулланалар[10].
Истәлекле урыннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Фунафути атоллындагы иң әһәмиятле истәлекле урын — Тувалу чиркәве. Икенче истәлекле урын – Икенче бөтендөнья сугышы вакытында очып китү-утыру полосасы АКШ хәрби-һава көчләре тарафыннан Гилберт утрауларын (хәзер Кирибати) саклау өчен кулланылган вакытта Фунафутига төшкән Америка самолеты калдыклары. АКШ Фунафутига үз хокуклары турында Гуано утраулары турындагы 1856 елгы канун[d] нигезендә белдергән һәм бу хокукларны 1983 елга кадәр, 1979 елда төзелгән Дуслык турындагы килешү үз көченә кергәнче саклаган
Фунафути атоллында Әхмәдия мөселманнары нигезләгән мәчет ― илдә бердәнбер мәчет[11].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ 3,0 3,1 https://www.britannica.com/place/Funafuti-Atoll
- ↑ https://web.archive.org/web/20230425121444/https://iugs-geoheritage.org/videos-pdfs/iugs_first_100_book_v2.pdf
- ↑ Словарь географических названий зарубежных стран. — 3-е изд. перераб. и доп. — М.: Недра, 1986. — С. 398. — 459 с.
- ↑ Funafuti.
- ↑ Maps of Tuvalu.
- ↑ Стадион на WorldStadiums.Com
- ↑ Climate: Vaiaku. Climate-Data.org.
- ↑ Океания: столицы и лица.
- ↑ Mosque soon to open in Uliga (November 28, 2011). әлеге чыганактан 2013-08-13 архивланды. 2022-03-03 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- История острова(ингл.)
- Информация на сайте Oceandots.com(ингл.)
- Информация на сайте Jane Resture. әлеге чыганактан 2012-06-03 архивланды. 2025-09-28 тикшерелгән.
| Мөстәкыйль дәүләтләр башкалалары | Апиа • Веллингтон • Канберра • Көньяк Тарава • Маджуро • Нгерулмуд • Нукуалофа • Паликир • Порт-Вила • Порт-Морсби • Сува • Фунафути • Һониара • Ярен | |
|---|---|---|
| Бәйле территорияләрнең башкалалары | Аваруа • Адамстаун • Алофи • Кингстон • Мата-Уту • Нумеа • Паго-Паго • Папеэте • Сайпан • Хагатна | |
