Фуркат
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Qoqand xanlığı Россия империясе |
Туу датасы | 1858[1][2][3] |
Туу урыны | Кукан, Qoqand xanlığı[4] |
Үлем датасы | 1909[1][2][3] |
Үлем урыны | Каркан[d], Синьцзян[d], Чиң династиясе[4] |
Һөнәр төре | шагыйрь, язучы |
Закиржан Фуркат (үзб. Zokirjon Xolmuhammad o`g`li Furqat; 1858—1909) — үзбәк шагыйре һәм публицисты.
Закиржан Халмухаммәд, үзенә Фуркат (Аерылышу) псевдонимын ала, 1858 елда Коканд шәһәрендә вак сәүдәгәр-һөнәрче гаиләсендә туган. Ул мәктәптә, аннары мәдрәсәдә укыган. Сатучы приказчик булып эшли. 1889 елда Фуркат Ташкентка күчеп килә һәм Күкелдаш мәдрәсәсендә урнаша. Ташкентта шагыйрь ике ел яши. Фуркат иҗатының иң нәтиҗәле чоры була бу.
Аның шигырлары — XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы үзбәк моңлы шигъриятенең иң яхшы үрнәкләре. Аның бик күп газәлләре халык җырлары буларак аныклык алды.
Фуркат үзбәк шагыйрьләре арасында беренче публицист та була, рус телен, рус фәнен һәм техникасын күнегү кирәклеге турында яза. Фуркат мәгрифәтчелеккә өнди, рус теле аша дөнья мәдәниятенә ылыктырып, халкын агартуга ынтыла.
1891 елда Фуркат Ташкенттан Сәмәркандкә чыгып китә. Аннан Төркиядә, Грецияда, Болгарияда, Мысырда була. 1892 елда Фуркат Гарәбстанга, Мәккәгә юнәлә. 1892 елның көзендә Фуркат Мумбаига килә. Моннан бирле ул Һиндстан буйлап үзенең сәяхәтен башлый. Кашмирда һәм Кашгарда була. Фуркат соңрак кытай провинциясе Шеңҗанга күчеп килә һәм Яркендта яши.
Әсәрләре: «Гимназия», «Фән турында», «Театр турында», «Рояль», «Суворов», «Шагыйрьнең тәгаенләнеше һәм шигъриятнең югарылыгы турында». Н. Гребнев тәрҗемәсендә: «Ташкент шәһәрендә оештырылган музыкаль җыен турында», «Ташкент шәһәрендәге күргәзмә турында», «Елгә дәшү».
Рус телене тәрҗемәләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]См. Наум Гребнев. Истоки и устья. Переводы из узбекской поэзии Изд-во Гафура Гуляма Ташкент 1983
См. Наум Гребнев. Другие слова. Избранные переводы из узбекской народной и классической поэзии. Издательство литературы и искусства им. Гафура Гуляма. Ташкент 1973
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Закирджан Әлмөхәммәд Фуркат (1858-1909)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Swartz A. Open Library — 2007.
- ↑ 2,0 2,1 Faceted Application of Subject Terminology
- ↑ 3,0 3,1 MAK
- ↑ 4,0 4,1 Фуркат // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.