Фёдор Апраксин
Внешний вид
Фёдор Апраксин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фёдор Матвеевич Апраксин |
Туган | 27 ноябрь 1661 |
Үлгән | 10 ноябрь 1728 (66 яшь) Мәскәү |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | ![]() |
Һөнәре | хәрби флот җитәкчесе |
Җефет | Домна Богдановна Хрущева |
Балалар | юк |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Төньяк сугыш |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
Хәрби дәрәҗә | Адмирал |
Фёдор Апраксин, граф (1708), рус. Фёдор Матвеевич Апраксин — XVII-XVIII гасырларда Россия империясе хәрби-диңгез флотын төзүдә башлап йөрүчеләрдән. Россия императоры Петр I көрәштәше, генерал-адмирал (1708). Азак һәм Балтыйк флотларын төзүдә, Төньяк сугышындагы җиңүдә керткән өлеше зур.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1661 елның 27 ноябренда туган. Чыгышы белән татар морзасы Солахмир (Сәләх әмир) нәселеннән килүче Апраксиннардан[1]. 1692 елда Архангельск воеводасы. Соломбаль верфендә беренче карабларны («Апостол Павел») төзүче.
Азакка яу белән бару
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1696 елда Петр Iнең Азак явында катнаша. Азак кирмәнен диңгез ягыннан камаган галера флоты белән идарә итә. Кирмәнне алгач, полковник дәрәҗәсе бирелә. Петр I Ф.М. Апраксинга Воронеждагы верфьләрдә караблар төзүне тапшыра. 1699 елга туплар белән коралланган 10 караб, 2 галера төзелә. Азак кирмәнен ныгыту, Таганрогта хәрби-диңгез базасын кору эшләрен җитәкли.
- 1700 елда Азак губернаторы итеп билгеләнә.
- 1701 елда, адмирал Ф.А. Головин вафатыннан соң, Россия хәрби-диңгез флоты адмиралы итеп билгеләнә.
- 1708 елда яңа югары хәрби дәрәҗә – генерал-адмирал дәрәҗәсе бирелә.
Төньяк сугышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1700-1721 елларда Петр I Балтыйк диңгезенә чыгу (Фин култыгының көньяк һәм төньяк ярларын яулау) өчен Швеция белән сугыш башлый. Бу сугышта граф Апраксин флот җитәкчесе булып таныла. Балтика флотын төзү, Фин култыгы ярларын ныгыту дәвам итә. Нева тамагында Кроншлот төзелә.
- 1707 елда граф Апраксин Балтика флотын җитәкли. 1708 елда шведлар Финляндия ягыннан Петербургка таба һөҗүм башлыйлар. Апраксин шведларны тар-мар итә. Моның өчен граф титулы бирелә.
- 1709 елда 13 меңлек рус армиясе һәм флоты Финляндия җирлегендә һөҗүмгә күчә. Апраксин ишкәкле флот белән, Петр I диңгез флоты белән идарә итә. 1710 елның 13 июнендә Выборг алына. Генерал-адмирал Ф.М. Апраксин изге Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнә.
- 1713 елның 15 июлендә Ф.М. Апраксин кул астындагы 17 меңлек десант Һелсингфорсны (Һелсинки) ала.
- 1714 елда Гангут диңгез бәрелешендә катнаша.
- 1717 елдан сенатор. Россия хәрби-диңгез флоты белән идарә итүче югары орган – Адмиралтейств-коллегия беренче президенты.
- 1719 елдан Эстляндия (Финляндия) губернаторы. 1719-1721 елларда Апраксин җитәкчелегендәге хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Швеция белән Ништадт солыхы төзелә. Россия Балтыйк диңгезенә иркен чыгу хокукы ала, Карелиядә һәм Балтика буендагы җирләргә хуҗа була.
Фарсы явы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1722 елда Ф.М. Апраксин III Фарсы (Әстерхан) явында катнаша. 274 ишкәкле көймәдә 22 меңле десант белән Дәрбәнт (1722) һәм Бакы (1723) яулана.
- 1723 елдан Балтика флоты сәргаскәре.
- 1726 елда Рөвел шәһәрен Бөекбритания флоты һөҗүменнән саклау өчен эскадра белән җитәкчелек итә.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1896 Россия империясендә төзелгән яр буе сагы броненосецына «Генерал-адмирал Апраксин» исеме бирәләр.
- 2010 Выборгта һәйкәл ачыла.
- Санкт-Петербургда һәм Воронежда урамнарга исеме бирелгән.
Апраксин заманында патшалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алексей Михайлович (1645-1676)
- Фёдор Алексеевич (1671-1682). Ф.М. Апраксинның сеңлесе Марфага өйләнгән.
- Регентша-патшабикә Софья (1682-1689)
- Петр I (1689-1725)
- Екатерина I (1725-1727)
- Петр II (1727-1730)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Керсновский А.А. История русской армии. 4 томда. М.: «Голос», 1992.
- Ермолаев И.П. Прошлое России в лицах. Казан: КДУ нәшрияты, 1999.
- Золотарев В.А., Козлов И.А. Флотоводцы России. М.: «Терра», 1998.
- Буганов В.И. Петр Великий и его время. М.: «Наука», 1989.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- XIII-XIX гасырларда Россия дәүләтенең бөек сәргаскәрләре һәм флот башлыклары. Казан: «Мәктәп», 2005.(рус.)