Фёдор Болензен (1809)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фёдор Болензен (1809) latin yazuında])

Болензен Фёдор Фёдор улы (Боллензен, Болленсен; Friedrich Bollensen) (12 январь, 1809, Roßdorf, Гёттинген — 29 февраля (иске стиль белән 17 февраль) 1896, Висбаден) — Германия һәм Россия шәркыять белгече, Санскрит белгече, Казан Император Университеты профессоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1809 елда туган. Россия подданствосына ант иткән чит ил кешеләреннән (рус подданствосын 1849 елда алган). Геттинген университетында доктор дәрәҗәсен 1830 елда алган. Санкт-Петербург университетында сынау узгач, Гатчина тәрбия йортына немец теленең өлкән укытучы булып эшкә кергән булган. Хезмәтен калдыргач, Баш педагогик институтка немец авыз иҗаты адъюнкты булып билгеләнгән булган, уку өлеше үзгәртелү сәбәпле институттан эштән киткәч, 1850 елның 14 (2) ноябрендә диңгез министрлыгының гидрографик департаментының китапханәче вазифасына кергән. Бу вазифадан 1852 елның 18 (6) февральдә Казан университетына Санскрит теленең ординар профессоры булып билгеләнгән булган. 1856 елның 7 декабрендә (25 ноябрендә) Казан университетында Санскрит кафедрасы бетерелеп штаттан тыш эштән чыккан. 1896 елның 29 (17) февралендә бронхиаль катар катлаулануларыннан Висбаденда үлгән. Аның КалидасаныңВикраморваша” (СПб, 1846) пьесасының немец телендә комментарий ясаган басмасы “Һинд филологиясе буенча фундаменталь һәм үлемсез эшләренең берсе (Deutsche Biographie) дип санала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета : За сто лет (1804—1904) : В 2 ч. / Под ред. заслуж. орд. проф. Н. П. Загоскина. — Ч. 1. — С. 221—222.
  • Болензен Федор Федорович // В кн.: Загоскин Н. П. Деятели Императорского Казанского университета, 1805—1900. — Казань, 1900. — С. 35 и др.
  • Болензен Ф. Ф. // Русский биографический словарь. СПб., 1908. — Т. 3. — С. 175.
  • Валеев Р. М., Мратхузина Г. Ф. Российско-индийские отношения в отечественной историографии и источниковедении 2019 елның 19 август көнендә архивланган.: Учебное пособие. — Казань: КГУ, Институт востоковедения, 2007. — 235 с.
  • А. М. Куликова. Российское востоковедение XIX века в лицах. — Российская академия наук, Институт востоковедения, Санкт-Петербургский филиал, 2001. — 190 с.
  • Bollensen, Friedrich in «Deutsche Biographie»

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]