Фёдор Керенский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фёдор Керенский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Туу датасы 2 (14) февраль 1838
Туу урыны Керенка[d], Мукшы өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлем датасы декабрь 1910 (72 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Балалар Александр Керенский
Һөнәр төре укытучы, дириктыр
Эш урыны Нократ ирләр гимназиясе[d], Сембер классик гимназиясе[d] һәм Сембер Мария хатын-кызлар гимназиясе[d]
Әлма-матер Пинзә руханилар симинариясе[d], Пензенское духовное училище[d] һәм Казан Император университеты[d]
Шәкертләр Владимир Ленин һәм Александр Ильич Ульянов[d]
Специальное звание или классный чин хакыйкый дәүләт киңәшчесе
Commons-logo.svg Фёдор Керенский Викиҗыентыкта

Фёдор Михайлович Керенский (1838 елның 2 феврале, Керенка авылы, Мукшы өязе, Пенза губернасы, Россия империясе1910 елның декабре, Санкт-Петербург, Россия империясе) — педагог, Хакыйкый статус киңәшчесе, мәгариф эшлеклесе, гимназия директоры, Төркестан уку округы башлыгы. Александр Керенскийның әтисе.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федор Керенский 1838 елның 2 февралендә Россия империясе Пенза губернасы Мукшы өязе Керенка авылында туа.

Фёдор Пенза руханилар училищесын тәмамлый, ә 1858 елда беренче разряд белән (бишлегә) Пенза руханилар семинариясен тәмамлый.

1854—1863 елларда Түбән Ловомово руханилар училищесында укыта, ә 1863 елда Пенза өяз училищесында укыта башлый.

1865 елдан 1869 елга кадәр Казан университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлаганнан соң төрле уку йортларында рус теле, педагогика һәм латин телен укыта[1].

1869 елдан — Казанның беренче классик гимназиясендә сүз белеме укытучысы, бергәлектә, Казан Мария хатын-кызлар гимназиясендә укытучы булып эшли[2].

1874 елдан Казан классик гимназиясе инспекторы, директордан соң икенче зат була.

Казанда Фёдор Керенский Казан хәрби округының топография бюросы башлыгы кызы Надежда Адлерга өйләнә. Әти линиясе буенча Надежда Адлер рус-алман дворян гаиләсеннән, ә әни линиясы буенча ныклы крестьян оныгы була[3].

1877—1879 елларда Фёдор Михайлович Керенский Нократ ир-атлар гимназиясе директоры була.

1879 елда Коллеж киңәшчесе итеп, Иван Васильевич Вишневскийны алмаштырып, Сембер ирләр гимназиясе директоры итеп билгеләнә[2].

1883 елдан — Сембер хатын-кызлар гимназиясе директоры.

1887 елдан — Хакыйкый дәүләт киңәшчесе[2].

Фёдор Керенскийның иң танылган шәкерте — Владимир Ульянов (Ленин) — аның җитәкче, Сембер училищелары директоры Илья Ульяновның улы. Фёдор Михайлович Керенский аңа, 1887 елгы алтын медаль иясе аттестатында (логика буенча), бердәнбер дүртле билгесен куя. Керенский киләчәктә Владимир Ульяновның сайлавына күңелсезләнә, чөнки ул Ульяновка университетның тарих-сүзлек факультетына укырга керергә киңәш иткән була[4].

Сембердә Керенский һәм Ульянов гаиләләрен дусларча мөнәсәбәтләр бәйләгән, аларның яшәү рәвешендә, җәмгыятьтәге хәлендә, мәнфәгатьләрендә, чыгышларында уртаклыклары күп була. Фёдор Михайлович, Илья Николаевич Ульянов вафат булгач, Ульяновларның балалары тормышында катнаша[5].

1887 елда, Александр Ильич Ульянов кулга алынганнан һәм җәзаланганнан соң, Владимир Ульяновка Казан университетына укырга керү өчен уңай характеристика бирә. Шул ук елны Керенский Хакыйкый дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсенә ия була, бу исә турыдан-туры дворянлыкка хокук бирә[6].

Сембердә Керенскийлар гаиләсендә ике улы — Александр һәм Федор туа (моңа кадәр Казанда кызлары — Надежда, Елена, Анна барлыкка килә).

1889 елның 2 маеннан 1910 елның августына кадәр — Төркестан крае халык училищеларының баш инспекторы[1], гаиләсе белән Ташкентка күчеп килә, ә аннары Төркестан уку округын җитәкли.

1910 елның августыннан отставкада, Санкт-Петербургта яши, 1910 елның ахырында үлә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык мәгарифен үстерүдәге казанышлары өчен Керенский Россия орденнары һәм Бохар Эмирыннан 1 нче дәрәҗә Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны — Надежда Александровна Керенская (1854, Адлер авылы — 1905 елның мае, Ташкәнт) — иренең элеккеге укучысы, Казан хәрби округының топография бюросы начальнигының подполковник Александр Алексеевич Адлерның кызы[7].
  • Балалары: ике улы — Александр (1881—1970) — 1917 елда Вакытлы хөкүмәт башлыгы һәм Федор (1883—1919), 1912 елдан Ташкентта прокурор булып хезмәт итә; өч кызы — Надежда, Елена, Анна.
  • Оныклары — Олег (1905—1984) — күпер төзүче; Глеб (1907—1990), инженер; әтисенең китапларын инглиз теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.
  • Оныкчыгы — Олег (1930—1993) — балет һәм театр тәнкыйтьчесе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 КЕРЕНСКИЙ Федор Михайлович
  2. 2,0 2,1 2,2 КЕРЕНСКИЙ Фёдор Михайлович (02.02.1838 — 1913)
  3. supernovum (18.03.2018). Мать Керенского.
  4. Елизарова-Ульянова А. И. Ленин Владимир Ильич. // Деятели СССР и революционного движения России: энциклопедический словарь Гранат. — М.: Советская энциклопедия, 1989. — С. 498.
  5. Савелий Дудаков Ленинъ как Мессия. 2007.
  6. Список гражданским чинам IV класса: Испр. по 1-е марта 1906 г.
  7. Керенский Фёдор Михайлович