Фёдор Симашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фёдор Симашев latin yazuında])
Федор Симашев
Туган телдә исем Федор Петр улы Симашев
Туган 13 март 1945(1945-03-13)
Зәй районы, Югары Баграж авылы
Үлгән 20 декабрь 1997(1997-12-20) (52 яшь)
Зәй шәһәре
Күмү урыны Николо-Архангел зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Һөнәре чаңгычы
Бүләк һәм премияләре Хөрмәт билгесе ордены

Федор Симашев — совет чаңгычысы, Олимпия чемпионы (1972). СССРның атказанган спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре мактаулы исем, «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федор Петрович Зәй районының Югары Баграж авылында 1945 елның 13 мартында Петр Исакович һәм Федора Федоровна Симашевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Атасы урманчы булып эшли, анасы биш бала тәрбияләп үстерә.

Федор Симашев үзенең «Чаңгы юлларында» исемле китабында беренче тапкыр чаңгыга басуын болай итеп искә ала.

Бер елны әти миңа имән чаңгылар ясап бирде. Шуларны тагып беренче мәртәбә урамга чыгуым әле дә исемдә. Капканы ачуга, шул чаңгыларны аякларыма кидем дә, алдымда җәелеп яткан ак кар өстеннән атлап киттем. Бераз үткәч, әйләнеп карасам, исем китеп кычкырып җибәрә яздым: әле генә бер эз дә булмаган җирдә тасмадай чаңгы юлы сузылып калган.

Бу вакытта аңа 5 яшь була.

Баграж авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белем алу өчен 9 чакрым ераклыктагы Түбән Биш авылына йөри башлый.

Мәктәптә оештырылган ярышларда катнашып, җиңел атлетика, гимнастика, граната ыргыту, турникта тартылу, велосипедта, чаңгыда узышу төрләреннән алгы урыннарга чыгып грамоталар яулый. 10 нчы сыйныфта укыганда Федор Симашев чаңгы буенча Зәй районы чемпионы исеменә лаек була. 1963 елны Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлап өлгергәнлек аттестаты ала. Әтисе белән әнисенең фатихасын алып, кышка җитәрлек утын, печән әзерләгәч, авылның ике егете белән кары күп, кышы озын булган якка – себергә китеп бара. Иркутскидан 60 чакрымдагы Ангара елгасы буена утырган Усолье-Сибирское дигән шәһәргә урнашалар. Симашевны төзелешкә балта остасы-бетончы итеп эшкә алалар. Анда ул спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, ирекле көрәш түгәрәгенә языла, велосипед спорты белән мавыга. Тренер Б. Биюшкин киңәше белән Федор Симашев чаңгычылар түгәрәгенә языла. Шәһәр беренчелегенә үткәрелгән чаңгы ярышында Симашев III нче урынны ала һәм шәһәрнең җыелма командасына керә.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елны Симашев Совет армиясе сафларына алына. Ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядә спорт белән шөгыльлләнүен ташламый, чаңгыда гына түгел, ә көрәш, йөгерү, ату ярышларында да актив катнаша башлый. Чик буе гаскәрләре беренчелегенә Петрозаводскида үткәрелгән чаңгы ярышларында 7 нче урыннны ала. Бу аңа хезмәт иткән җирендә спорт белән шөгыльлләнү өчен зур мөмкинлекләр ача. Шул ук елны Федор Петровичны “Динамо” спорт җәмгыятенең үзәк советы командасына алалар. Урал таулары итәгендәге Миас шәһәрендә, тренировкалар вакытында, танылган тренер В. Бучин белән якыннан таныша һәм аның җитәкчелегендә эшли башлый. Иртән 5-6 километр йөгерү, көндез 30-35 километр чаңгыда шуу, кичен 6-7 километр йөгерү, 10-15 минут гимнастика күнегүләре — Симашевның көндәлек режимына әверелә.

Кемерово шәһәрендә үткәрелгән Спартакиада ярышларында 15 километрлы арада 284 чаңгычы арасында беренче урынны ала.
1966 елны В.Н.Бучин аны Мәскәүгә “Динамо” командасына чакыртып ала Һәм махсус план буенча ярышларга әзерләнүне дәвам итәләр. Шул кышта Чехословакиядә үткәрелгән халыкара ярышларда катнаша.

Мурманскида үткәрелгән “Төнъяк бәйрәмендә” катнашып унбиш километрга көч сынашкан дүрт йөз чаңгычы арасында сигезенче, ә утыз километрлы арада икенче урынны алгач, аңа илебез җыелма командасы тренерлары игътибар итә һәм Симашевны җыелма командага кандидат итеп алалар.

1968 елның 13 гыйнварында Олимпия командасына керү хокукы алу өчен сайлау ярышлары үткәрелә. Бу ярышта җиңеп, Симашев Олимпия уеннарына барасы командага кертелә. Франциядәге Гренобль шәһәрендә беренче мәртәбә Олимпия уеннарында катнаша. Ләкин безнең ил командасы бу уенннарда уңышсыз чыгыш ясый.

1968 елның җәендә Мәскәү өлкә педагогия институтының физик тәрбия факультетына читтән торып укырга керә. Шулай итеп, Федор Симашевның тормышына тагын бер мәшәкать – хезмәт итү, ярышларга әзерләнү, аларда катнашу белән бер үк вакытта, елына икешәр мәртәбә имтиханнар бирү, зачетлар тапшыру да өстәлә.

1970 елны Чехословакиядә үткәрелгән ярышларда Федор Симашев үзенең иптәшләре Вячеслав Веденин, Владимир Воронков, Валерий Тараканов белән эстафетада дөнья чемпионы исемен алалар. Бу уңышлары өчен “Хезмәттәге батырлык” медале белән бүләкләнә һәм “СССРның атказанган спорт мастеры” дигән исемгә лаек була.

Студентларның Финляндиядә үткәрелгән Бөтендөнья Универсиадасыннан ике алтын медаль, Япониядә үткәрелгән чаңгы ярышларында алтын һәм көмеш медальләр алып кайта.

1972 елда Япониянең Саппоро шәһәрендә XI кышкы Олимпия уеннары үткәрелә.
Унбиш километрлы дистанциядә Федор Симашев көмеш медаль ала, моңа кадәр Олимпия уеннарының берсендә дә илебездәге ир чаңгычыларның мондый югары дәрәҗәгә ирешкәне булмаган. Бу җиңү Симашевны канатландырып җибәрә. Аны котлап илебезнең төрле төбәкләреннән телеграммалар килә.

13 февраль көнне үткәрелгән 4х10 километрлы эстафетада чаңгычылар В.Воронков, Ю.Скобов, Ф.Симашев, В.Веденин дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль алалар һәм Олимпия чемпионы исемен яулыйлар.
Саппородан кайткач, Федор Петрович “Почет билгесе” орденына лаек була.

АКШның Лейк-Плэсид шәһәрендә студентларның кышкы Универсиадасында 15 километрлы дистанциядә – беренче, эстафетада – беренче, 30 километрда — өченче алтын медален ала. 1974 елга дөньяның иң көчле чаңгычылары арасында Ф. П. Симашев өченче урында тора.
Швециядә (Хагфор) 30 километрда — алтын, Свердловскида үткәрелгән СССР халыкларының III кышкы спартакиадасында 50 километрлы арада – алтын, Мурманскида ил беренчелегенә үткәрелгән ярышларда эстафетада – алтын медаль яулый.

Кышкы Олимпия уеннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дистанция Grenoble 1968 Sapporo 1972
15 km 26нчы Көмеш
30 km 6нчы
50 km 8нче
4x10km Алтын

Чаңгы спорты буенча дөнья чемпионатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дистанция Vysoke Tatry 1970 Falun 1974
15 km Бронза
50 km 4нче
4x10km Алтын Көмеш

Тренерлык эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19781989 елларда Симашев чаңгы спорты буенча “Динамо” спорт җәмгыятендә өлкән тренер булып эшли. Тынгысыз, эзләнүчән, таләпчән, тырыш тренер кыска гына вакыт эчендә 25 спорт мастеры әзерли.

“Симашев Мәскәүдә Татарстан җыелма командасы оештырырга җыена бугай”, — дип шаярталар иптәшләре һәм тренерлар, аның үз тирәсенә якташларын җыюын күреп. Татарстанның талантлы яшь чаңгычыларын үз янына Мәскәүгә чакыра, укырга керергә ярдәм итә, яхшы тренерлар белән таныштыра. Югары Баграж авылыннан авылдашы Михаил Краснов, үзенең энесе Николай Симашев, күрше Мәлем авылыннан Бәгъданур Галин, Илшат Гафиатуллин, Әхмәт авылыннан Мөдәррис Әхмәтшин, Әлмәт шәһәреннән Валерий Башанов һәм башка талантлы яшьләрне Мәскәүгә алып килә. Алар армия хезмәтен дә Мәскәүдә генә үтәләр.

Туган ягына кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елны чик буе гаскәрләре подполковнигы дәрәҗәсе белән запаска чыгып, туган төбәгенә кайта. КамАЗның Зәйдәге автоагрегат заводына тренер – директорның спорт эшләре буенча урынбасары булып эшкә урнаша. Ул Зәйдә спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, талантлы яшьләрне спортка тартуга үзеннән зур өлеш кертте. Аз гына вакыт эчендә (1992 – 1997) Мәскәүдән спорт инвентарьлары, чаңгычылар өчен комбинезоннар кайтартыла. Федор Петрович үзе тренерларны спорт серләренә өйрәтә, техник һәм психологик яктан ярдәм күрсәтә, тренировкаларга килә. Төрле очрашуларда чыгышлар ясый, мәктәпләргә бара. Симашев җитәкчелеге астында Зәй чаңгы командасы Республикада гына түгел, хәтта Россия беренчелегенә ярышларда катнаша, Ялта-Зәй чаңгы стадионында ел саен иң көчле чаңгычылар арасында Симашев призына ярышлар үткәрелә.

Яшь буынны сау-сәламәт итеп, спорт рухында тәрбия итүдә үзен-үзе кызганмыйча ярышларга йөрде һәм көтмәгәндә 1997 елның 19 декабрендә бөек чаңгычы, тренер Федор Петрович Симашев безнең арадан китте. Аңа бу вакытта 52 генә яшь иде.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Федор Симашевның ядкарьләре — фотосурәтләре, шәхси әйберләре, дипломнары, Мактау грамоталары тупланган коллекциясе Зәй туган як тарихы музеенда саклана. Спортчының Мәскәүдә яшәүче кызы Юлия Федоровна 2023 елның ноябрендә әлеге музейга Федор Симашевның спорт значоклары һәм вымпелларын тапшырган[1] [2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]