Фёдор Уяр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фёдор Уяр latin yazuında])
Фёдор Уяр
Туган телдә исем чуаш. Хветĕр Уяр
Туган 19 апрель (2 май) 1914
Самар губернасы, Россия империясе
Үлгән 9 июль 2000(2000-07-09) (86 яшь)
Чабаксар, Россия
Һөнәре язучы

Афанасьев Федор Ермил улы (чуаш. Хветĕр Уяр, Хветер Уяр) (19 апрель, 1914, Сухарь Матак, Самар губернасы -9 июль 2000, Чабаксар) - чуаш язучысы һәм драматургы. Чуаш АССРның халык язучысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федор Афанасьев 1914 елда Самара губернасының Сухарь Матак авылында (бүгенге Самар өлкәсенең Исаклы районына карый) крестьян гаиләсендә туа. 1936 елда Чабаксарга күчеп килә. Алдан Чабаксар, соңрак Благовещенск педагогия институтларында укый. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1936 елда чуаш актрисасы Елена Шорникова белән гаилә коралар, 64 ел бергә тормыш иткән дәвердә ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр.

Уярның беренче әсәрләре 1930 елда басыла. Аның хикәяләре аерым басмага 1941 елда чыга («Тропа» — «Сукмак»). 1943-1947 елларда аның хикәяләре, очерклары, фельетоннары һәм «Юллар-йөрүләр» («Ҫулсем-йĕрсем», 1943), «Сок суы елгасында» («Сук шывĕ хĕррринче») язмалары җыентыклары чыга. Уяр 1842 елда Әкрам восстаниесе һәм моңа кадәр булган вакыйгалар турында «Тенета» («Таната») тарихи романының авторы.

Типшар гадәтенә Чуаш яшь тамашачы театрында куелган «Типшар» пьесасын багышлый.

1998 елда, язучы үлеменнән соң, Сухарь Матак урта мәктәбендә язучы музее ачыла, аңа Хведер Уяр үз китапханәсен һәм кулъязмаларын тапшыра.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Федоров, Г. И. Художественный мир Федора Уяра : проблемы типологии, поэтики и художественной семантики / Г. И. Федоров. — Чебоксары, 1991. — 174 с.
  • Алимасова, Г. Хветĕр Уярăн деталь ăсталăхĕ / Г. Алимасова // Ялав. — 1994. — № 9. — С. 28-29.
  • Смирнова, Н. Ĕçÿ те, яту та халăхра упранĕ / Н. Смирнова // Хыпар. — 2000. — 12 утă.
  • Фомина, Л. Иван Мучипе Хветĕр Уяр / Л. Фомина // Ялав. — 2000. — № 10. — С. 70-71.
  • Артемьев, Ю. М. Зигзаги судьбы мастера // Артемьев, Ю. М. Страсть к полемике / Ю. М. Артемьев. — Чебоксары, 2003. — С. 179—181.
  • Афанасьев, П. Уяр Хведер (Афанасьев Федор Ермилович) // Афанасьев, П. Писатели Чувашии / П. Афанасьев. — Чебоксары, 2006. — С. 454—456.
  • Тимуков, А. Н. Уяр Хвэдер / А. Н. Тимуков // Краткая чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2001. — С. 424.
  • Федоров, Г. И. Уяр (Афанасьев) Федор Ермилович / Г. И. Федоров // Чувашская энциклопедия. — Чебоксары, 2011. — Т. 4 : Си-Я. — С. 337—338.
  • Хузангай, А. Обретенное слово : (памяти народного писателя Чувашии Хведера Уяра) / А. Хузангай // Республика. — 2000. — 28 июля.
  • Ялгир, П. Уяр Хведер (Афанасьев Федор Ермилович) // Ялгир, П. Литературный мир Чувашии / П. Ялгир. — Чебоксары, 2005. — С. 123.