Фәвия Сафиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәвия Сафиуллина latin yazuında])
Фәвия Сафиуллина
Туган телдә исем Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина
Туган 4 май 1959(1959-05-04) (64 яшь)
ТАССР Арча районы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре тапшырулар алып баручы

Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина (1959 елның 4 мае, СССР, ТАССР, Арча районы, Ташкичү) - тапшырулар алып баручы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган.

1976 елда ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый.

1981 елда икътисадчы белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.

2007 елдп практик психолог белгечлеге буенча ТР Мәгарифне үстерү институтын тәмамлаган

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976-1980 - "Татвторсырье" трестының Казан ткан бклмаган материаллар фабрикасында сортировщик, чимал буенча инженер.

1980-1981 - «Татвторсырь" трестының Казан икенчел чимал җитештерү-әзерләү предприятиесендә өлкән икътисадчы.

1981-1984 - Свердловск өлкәсенең Артемов машина төзелеше заводында өлкән техник-технолог.

1984-1993 - "Уралмаш" ҖБ Боланаш машина төзү заводында хезмәт һәм планлаштыру буенча өлкән икътисадчы.

1993-1994 - Артемовский телевидениесе акционерлык компаниясенең баш хисапчысы.

1994-1999 - "Артемовск телерадиокомпаниясе" муниципаль предприятиесенең баш хисапчысы.

1999-2002- "Телевизион-мәгълүмат компаниясе" ҖЧҖ баш хисапчысы, баш мөхәррир, финанс директоры.

2002-2007 - "Бердәмлек" редакциясе соборы, республика мәгълүмат редакциясе корреспонденты, "Татар-информ" МА ГУ корреспонденты.

2007-2010 - Свердловск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе.

2010-2011 - "ЮВА-Медиа" ҖЧҖнең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече.

2011-2018 - Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге, консультант. 2018 елдан - Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары.

Җәмәгать башлангычларында эшләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993-2001 - татар телендә телепрограммалар авторы һәм алып баручы.

1997-2007 - Свердловск өлкәсе Артем районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе.

2000-2010 - "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясенең штаттан тыш хәбәрчесе.

2002 - хәзерге көнгә кадәр - "Милли медиа-холдинг" КП башкарма директоры.

2007 - хәзерге вакытка кадәр - "Саф чишмә" газетасы баш мөхәррире.

2009-2011 - Свердловск өлкәсенең "Татарлар конгрессы" региональ иҗтимагый оешмасы башкарма директоры.

Хәзерге көнгә кадәр "Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы" региональ иҗтимагый оешмасы Идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, 2005 ел
  • «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, 2007 ел
  • 2010 ел «Хезмәт ветераны» исеме бирелде
  • 2011 ел Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты
  • Милли мәдәниятне саклауга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлыгының Мактау Грамотасы, 2011 ел
  • Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының «Ихтирамнама» (Мактау грамотасы) Свердловск өлкәсе татарларының милли мәдәниятен саклап калудагы һәм үстерүдәге казанышлары өчен, 2003, 2006, 2010 ел
  • Свердловск өлкәсендә ирекле хәрәкәтне үстерүдә актив катнашкан өчен Свердловск өлкәсе губернаторы Э.Э Россельнең Рәхмәт хаты, 2004 ел
  • «Сабантуй-2005» Өлкә бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру буенча зур эш башкарган өчен Свердловск өлкәсе Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары; «Сабантуй-2006», «Сабантуй-2010»
  • Татар җырын башкаручыларның III төбәкара ачык фестивален оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, 2008 ел
  • Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгының III Бөтенроссия татар фольклор коллективлары фестивален һәм Федераль Сабантуйны оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары - 2011
  • Өлкә Думасының сәнәгать, аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану комитеты эшчәнлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарган өчен Свердловск өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Рәхмәт хаты
  • Төрле мәдәни чараларны оештыруда ярдәм иткән өчен Свердловск өлкәсе муниципаль берәмлекләреннән һәм мәдәният учреждениеләреннән Рәхмәт хатлары
  • «Многоликая Россия» Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Иң яхшы махсуслаштырылган милли телепрограмма» номинациясендә җиңүче дипломы
  • Журналистлар һәм «Татар рухы һәм каләме» массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Бөтенроссия конкурсы лауреаты дипломы
  • «Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсенең толерантлык культурасын үстерүдә массакүләм мәгълүмат чаралары роле» конкурсында катнашучы дипломы
  • Свердловск өлкәсе губернаторы Мактау грамотасы 2019 ел

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кияүдә, ике кызы бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]