Фәиз Хуҗин
| Туган телдә исем | Фәиз Хуҗиәхмәт улы Хуҗин |
|---|---|
| Туган | 1 апрель 1934 СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түбән Табын |
| Үлгән | 12 июль 1978 (44 яшь) СССР, РСФСР, Пермь |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | спортчы, тренер |
| Бүләк һәм премияләре | |
Фәиз Хуҗин, Фәиз Хуҗа (Хуҗиәхмәт) улы Бакыев (Хуҗин)[1] (Фаиз Хузиахметович Хузин; 1934 елның 1 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мөслим районы, Түбән Табын — 1978 елның 12 июле, СССР, РСФСР, Пермь) ― спортчы (җиңел атлетика ― озын дистанцияләргә йөгерү[d]), йөгерү буенча ике тапкыр СССР чемпионы (1962, 1963), СССРның почетлы спорт мастеры (1964)[2]. Күп еллар СССР, РСФСР җыелма командалары составында СССРның бик күп шәһәрләрендә һәм чит илләрдә узган ярышларда катнашып, призлы урыннар алган.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| Кубоклары. | |
1934 елның 1 апрелендә[3] Татарстан АССРның Мөслим районы Түбән Табын авылында биш балалы (барысы да ир бала) крестьян гаиләсендә уртанчы бала булып туган. Тормышлары җиңел булмаган гаилә күрше авыл Тегермәнлеккә күченгән. Әтисе белән берничә ел сыер көтүе көткән. Түбән Табын мәктәбендә 7 класс белем алган[4]. Укуын дәвам итәр өчен Мөслим үрнәк урта мәктәбенә (2003 елдан лицей) киткән. Ләкин тормыш авырлыгы укуын дәвам итәргә комачаулаган. 1949 елда Молотовтан (1940―1957 елларда Пермьнең исеме) кайткан кардәшләре ачлы-туклы яшәүче Фәизне үзләре белән алып киткән. Молотовта ФЗӨдә приборчы һөнәренә белгечлек алып, Сталин исемендәге 19нчы авиация заводында (Пермь мотор заводы[d]) эшли башлаган. 1953 елның җәендә Совет Армиясенә чакырылган һәм Венгриядә хәрби хезмәт үткәндә йөгерү спорты белән ныклап шөгыльләнә башлаган, гарнизон ярышларында беренче стартларына чыккан. 1955 елда Үзәк төркем гаскәрләре спартакиадасы чемпионы исемен алган (5 000 метрны 16:25, 10 000 метрны 34:11 вакытта узган).
1956 елның ноябрендә армиядән Пермьгә кайта һәм кабат авиция заводында электрик булып эшли башлаган. Завод йөгерешчеләре (тренеры РСФСР атказанган тренеры Юрий Федорович Пантюшкин) арасында даими рәвештә беренчелекне алган һәм махсус команда составында өлкә (республика) ярышларына әзерләнә башлаган. Иртән, эшкә киткәнче, 5―6 километрга, кич, эштән кайткач, 20―30 км арага йөгерүне көндәлек бурыч итеп куйган. 1958 елда Пермь шәһәре рекордчысы булган. Шул ук елның көзендә РСФСР чемпионы исемен алган. 1959 елда РСФСР җыелма командасына кертелгән, «Труд» һәм «Зенит» ирекле спорт җәмгыятьләре өчен чыгыш ясаган. Берничә ярышта 10 км арага йөгереп, көмеш һәм бронза медальләр алган.
1960 елда Мәскәүдә СССР чемпионатында 5000 һәм 10 000 метр дисциплиналарында сигезенче һәм алтынчы булып финишка килгән. Харьковтагы кросс буенча СССР чемпионатында 8 км дисциплинасында бронза медаль алган. 1960 елның маенда «СССРның спорт мастеры» исеменә лаек булган.
1961 елда СССР җыелмасы составында Франциядә «Юманите» кроссында[d] алтынчы һәм Лондонда Халыкара стартта 10 000 метрга йөгерүдә икенче була, 8 км дисциплинасында Мукачевода кросс буенча СССР чемпионатында бронза, Тбилисида СССР чемпионатында алтынчы урынны алган.
1962 елда 8 км арада «Юманите» кроссында сигезенче (нәтиҗәсе 24.30), 14 км дисциплинасында Мукачевода кросс буенча СССР чемпионатында җиңү яулаган. Мәскәүдә СССР чемпионатында 10 000 метр дистанциядә иң көчлеләр унлыгын япкан, Варшавада халыкара стартта финишка икенче булып килгән.
1963 елда «Юманите» кроссында (23.13,0) һәм Мәскәүдә Бертуган Знаменскийлар мемориалында[d] бишенче булган, Мәскәүдә СССР халыкларының III җәйге Спартакиадасы кысаларында ил чемпионатында 10 000 метрга йөгерүдә көмеш медаль яулаган. Женевада халыкара Милләтләр кроссында барлык көндәшләрен узып киткән.
1964 елда Ужгородта кросс буенча СССР чемпионатында 14 км дисциплинасында бронза медаль откан. Ригада узган Бөтенсоюз ярышларында 10 000 метрга йөгерүдә бронза призер булган, шул ук вакытта үзенең шәхси рекордын куйган — 28:59.4. 1965 елда 10 000 метр дисциплинасында Минскида Бертуган Знаменскийлар мемориалында бишенче булып финишка килгән.
1966 елда «Юманите» кроссында җиденче булган (25.53,0), 10 000 метр дистанциядә Түбән Тагилдагы ярышларда көмеш медаль алган.
1967 елның июлендә шул ук дисциплинада Ленинградтагы ярышларда көмеш медаль откан.
1969 елда 1:33:57 шәхси рекорды белән «Труд»[d] газетасы призына 30 километрлы йөгерештә җиңгән[5].
1970-елларда, йөгерүгә өстәп, Пермьдәге «Звезда» спорт клубында тренер булып та эшли башлаган. Аның шәкерте Әхмәтҗанов яшьләр арасында беренчелекне алган.
1978 елның 12 июлендә Пермь шәһәрендә фаҗигале төстә һәлак булган. Шунда җирләнгән.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 1989 елдан башлап, Түбән Табын һәм район үзәге Мөслим авыллары арасында (трасса буенча ― 15 км, турыга 12 км) Фәиз Хуҗин истәлегенә кросс үткәрелә[6].
- Пермь шәһәрендә «Хуҗин мәктәбе» дигән спорт мәктәбе эшләп килә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Фаиз Хузин (Хузиевич Бакиев) ― чемпион СССР по легкоатлетическому кроссу
- ↑ Хузин Фаиз Хузиахметович. Милләттәшләр
- ↑ Хузин Фаиз Хузиахметович. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Нашу школу окончили. Официальный сайт Нижнетабынской СОШ
- ↑ Фаиз Хузин 2023 елның 1 апрель көнендә архивланган. ARRS
- ↑ Хузин Фаиз Хузиахметович. Татарская энциклопедия. 2023-04-01 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Флүр Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ― Б.568-585. ISBN 5-85247-005-4
- Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Актаклы спортчылар / Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003. ― Б.128.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Камил Мохтаров. Фәиз Хуҗин – кросс короле. «Гасырлар авазы ― Эхо веков», № 3 / 4, 1998.
- Faiz KHUZIN. Profile. World Athletics
- ARRS - Runner: Faiz Khuzin