Фәйзелхак Ислаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйзелхак Ислаев latin yazuında])
Фәйзелхак Ислаев
Туган телдә исем Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев
Туган 2 гыйнвар 1946(1946-01-02) (78 яшь)
ССРБ, РСФСР, Октябрьски районы (Пермь крае), Уразмәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, тарихчы
Җефет Сания
Балалар улы Азат

Фәйзелхак Ислаев, Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев (1946 елның 2 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Октябрьский районы, Уразмәт) – тарихчы-галим, тарих фәннәре докторы (2005), профессор, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире (1998-2007), Россия ислам институтының гуманитар дисциплиналар кафедрасы профессоры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 2 гыйнварында Пермь өлкәсенең Октябрьский районы Уразмәт авылында (2019 елга кадәр Байса авыл советына караган[1], 2019 елдан Октябрьский шәһәр округы составында) туган. Әнисе Нәгыймә улы Фәйзелхак 1нче сыйныфка укырга керер алдыннан вафат булган. Әтисе Габделхак, колхозлашу чорында репрессиягә эләгеп, Ак диңгез ― Балтик каналы төзелешендә катнашкан, Бөек Ватан сугышында Кырымда фашистларга әсирлеккә эләгеп, аннан качкан, Польшаны азат итү сугышында каты яраланып туган ягына кайткан фронтовик. Габделхак урта мәктәпне тәмамлаганда, әтисе вафат була, шуңа күрә аңа икенче әнисен һәм ике үсмер энесен карап-тәрбияләү вазифасы йөкләнә. Колхозда эшкә йөри, өч ел мәктәптә физика кабинетында лаборант булып эшли. 1964 елда, читтән торып, Пермь дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә һәм үзе укыган мәктәптә укытучы булып эшли башлый.

Бераздан Пермьгә барып, төзелеш-монтаж идарәсендә, соңрак С. Киров исемендәге заводта слесарь-сантехник булып эшли. Цех комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. 1970 елда югары белемгә ия булу турында диплом ала. Армиядә хезмәт итеп кайта. Армиядән соң үзе элек эшләгән заводка смена башлыгы итеп алалар. Завод каршындагы техник училищеда укыта. Тиздән «Полимер материаллар» фәнни-тикшеренү институтының сәяси мәгариф кабинеты мөдире итеп билгеләнә. Биредә фәнни эш белән җитди шөгыльләнә башлый. Пермь дәүләт университетына аспирантурга укырга керә. 1983 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институты (2007 елдан университет(рус.)) КПСС тарихы кафедрасында өлкән укытучы, 1988 елдан доцент дәрәҗәсенә ирешә, гуманитар факультетынң деканы итеп сайлана. 1993 елда Казанга, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына күчә. 1998-2007 елларда – Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире. Россия ислам институтының гуманитар дисциплиналар кафедрасы профессоры.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия тарихы (дин һәм дини сәясәт), татар халкы тарихы, мәктәп шәҗәрәсе, татар тамгалары, Ислам тарихы, туган якны өйрәнү (татар авыллары тарихы). Басылып чыккан хезмәтләре, фәнни мәкаләләре 200 дән артык[2].

Тел, әдәбият һәм тарих институтында Пермь татарларының XVI ― XVIII гасырлар тарихын өйрәнә. Докторлык диссертациясенең темасы итеп, Идел буе татарларын христианлаштыру, ислам һәм христиан диннәре проблемаларын тикшерергә алына. 1998-2001 елларда «Джихад татарского народа», «Православные миссионеры в Поволжье, Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: от конфронтации к терпимости», 2004 елда Мәскәүдә «Ислам и православие в России. XVIII век» дигән китаплары басылып чыга. 2005 елда Казан дәүләт университетында «Религиозная политика российского государства и ее реализация в Волго-Уральском регионе (XVIII в.)» темасына докторлык диссертациясе яклый [3].

Докторлык диссертациясен язу белән шөгылләнгән чорда татарларның XVIII гасырдагы милли-азатлык хәрәкәте темасы өлкәсендә тикшеренүләр алып бара. 2004 – 2005 елларда рус һәм татар телләрендә «Батырша восстаниесе: 1755 ел» исемле китабы нәшер ителә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ислаев Ф. Г. Православные миссионеры в Поволжье. Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. 128 с.
  • Ислаев Ф. Г. Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: от кон-фронтации к терпимости. Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2001. 220 с.
  • Ислаев Ф. Г. Восстание Батырши. Год 1755. Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2004. 152 с.
  • Ислаев Ф. Г. Ислам и православие в России: от конфронтации к веротер¬пимости. Век XVIII. М.: Русское слово, 2004. 416 с.
  • Ислаев Фәйзелхак. Батырша восстаниесе. 1755 ел: Тарихи очерк. Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. 127 б.
  • Ислаев Файзулхак. Батырша. Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. 62 с.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2016 – Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре – мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Сания (Арчадан), хәрби инженер-химик; улы Азат (1985 елның 9 маенда Пермьдә туган, Казанда ТИСБИ тәмамлаган юрист, Владивосток вице-мэры (2020-2022)[4], ХМАО-Югра губернаторы урынбасары (2022 елдан)[5][6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]