Фәйзи Гаскәров ансамбле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйзи Гаскәров ансамбле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәйзи Гаскәров исемендәге
дәүләт академия халык биюләре ансамбле
рәсем
Төп мәгълүмат
Жанр

халык биюләре

Барлыкка килгән

1939

Ил

Русия байрагы Русия

Шәһәр

Уфа

Фәйзи Гаскәров ансамбле (Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, баш. Фәйзи Ғәскәров исемендәге дәүләт академия ха­лыҡ бейеүҙәре ансамбле) — Башкортстанның Уфа шәһәрендә 1939 елдан иҗат итүче билгеле бию коллективы. С. Юлаев (1990) һәм Г. Сәләм (1978) премияләре лауреаты. 1989 елдан Ф. Гаскәров исемен, 1996 елдан «академия ансамбле» исемен йөртә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәйзи Гаскәров биючеләр уртасында
«Җиде кыз» биюе
Татар биюе
Хо Ши Мин белән
Рәшидә Туйсина.2012
  • 1936-1938 елларда Уфа театр укуханәсенең балет студиясен тәмамлаган яшьләрдән һәм үзешчәннәрдән БАССР берләштерелгән театрлары концерт-эстрада бюросы каршында коллектив туплана башлый. Беренче репетицияләре Уфаның Луначарский бакчасындагы сәхнәдә уза.
  • 1938 елда исеме яңа оешкан Башкорт дәүләт филармониясенең Башкорт җыр, бию һәм музыка ансамбле итеп үзгәртелә.
  • 1939 елның 11 мартында Фәйзи Гаскәров иҗади төркемнең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. БАССР оешуга 20 ел тулуга багышланган чараларда катнашу көннәрен ансамбльнең туган көне буларак исәпләргә мөмкин.
  • 1940 елда филармониядән халык биюе ансамбле булып аерылып чыга һәм мөстәкыйль оешма сыйфатында эшли башлый. Шул ук елны Башкортстан районнары буенча һәм Чиләбе, Магниттау шәһәрләренә беренче гастрольләргә чыга.
  • 2007 елда ансамбль хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган үз бинасына күченә (Уфа, Зәки Вәлиди (Фрунзе) урамы, 34 а).[1]
  • Бүген ансамбльдә артистларның алтынчы буыны бии.

Фәйзи Гаскәров[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләтле хореограф, Игорь Моисеев шәкерте Фәйзи Гаскәров (1912-1984) башкорт һәм башка халыклар (татар, урыс, украин, грек, молдаван, Латин Америкасы һ. б.) биюенең асылын аңлап, төрле милләт кешеләре яратып һәм аңлап карый ала торган 72 бию куя.[2]

  • 1938Урал яшьләре биюе.
  • 1939 — «Заһидә», «Зарифа», «Гвардиячеләр», «Яулык белән уен», «Игезәк», «Баек», «Карабай», «Комсомолка Наза», белорус биюе «Крыжачок», «Шәл бәйләдем», «Чечетка», «Биеш-батыр», мари туй биюе «Бау», башкорт атлы гвардиясе биюе, башкорт казаклары биюе.
  • 1940 — белорус биюе «Кукушука», «Лявониха», «Маршрут», «Матрос биюе», урыс биюләре «Русская пляска», «Русская полька», «Молдаваночка», «Яр буенда», «Чәкән» (шар белән уен), «Перовский», «Яугир», «Кара Юрга», «Көртлекләр», «Тау бөркете».
  • 1941 — «Солдат биюе», «Чегән биюе», «Гөлнәзирә».
  • 1942 — «Чишмә буенда очрашу».
  • 1947урыс биюе «Русская лирическая», «Озын толым», «Дуслар-көндәшләр».
  • 1948 — «Бүләк».
  • 1951 — «Өч туган».
  • 1952татар биюе «Егет», «Барыня».
  • 1955 — «Әпипә», «Сабантуйда», «Бишбарма»к, башкорт сюитасы, «Бөрҗән уеннары», «Дусларда кунакта», «Җиде кыз», «Утарда», «Савымчылар», татар кызлары биюе.
  • 1957урыс кызы биюе, «Ехор», «Аудагы кыз».
  • 1959 — «Шома бас», «Наян кызлар».
  • 1960 — «Кияү», «Әбиләрнең яшь чагы».
  • 1961 — «Печән чабучылар», «Язгы ташкын», «Күңелле кодача».
  • 1962 — «Кичкырын капка төбендә».
  • 1965 — борынгы «Чиләк белән бию», таулы мари биюе, «Төньяк Амурлары».
  • 1967 — Казаклар биюе.
  • 1968Казан кызлары биюе.
  • 1970 — «Гашыйк төзүче», «Кияү».
  • 1972кызлар биюе «Тәпән».

Ф. Гаскәров ансамбль өчен биючеләр, киемнәр өчен яңа бизәкләр эзләп, БАССР районнарына экспедицияләргә чыга. Аның белән бергә рәссамнар Сәмигулла Кәлимуллин, Галия Имашева, Борис Торик ансамбльгә киемнәр уйлап табу өстендә эшлиләр.[3]

1989 елда ансамбльгә күренекле хореограф Фәйзи Гаскәров исеме бирелә.

Гастрольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елдан башлап чит илгә гастрольләргә чыга башлый. Аерым биючеләр (мәсәлән, Рәшидә Туйсина) Яшьләрнең һәм студентларның бөтендөнья фестивальләрендә бию конкурсларында катнашып, җиңү яулый. Чит илгә беренче гастрольләре Вьетнам Демократик Республикасына була. Вьетнам президенты Хо Ши Мин ансамбльне илнең иң югары бүләге – I дәрәҗә Хезмәт ордены белән бүләкли.

Азия, Африка, Аурупа, Америка илләрендә гастрольләрдә булалар. Һиндстан, Марокко, АКШ (1994), Канада, Франция, Испания, Австралия, Италия, Швейцария, Алмания, Төркия (1994), Бөекбритания тамашачылары белән иҗади дуслык урнаша. Русиянең күп кенә шәһәрләрендә ансамбльне шулай ук яхшы беләләр. Ансамбль һәр елны БР шәһәрләре һәм авыллары, башкортлар тупланып яшәгән өлкәләргә гастрольләргә чыга, тамырлары белән араны өзми.

2007 елда Италиядә 3 (Стафалло, Калабрия, Сицилия) халыкара фольклор фестивалендә катнаша.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарда Ф. Гаскәров куйган биюләр «Зарифа», «Гөлнәзирә», «Заһидә», «Баек», «Самавыр» һ. б. саклана. Ансамбльдә яңадан-яңа биюләр куела: «Буйсындыручылар», «Чалгычылар», «Азамат», «Кубыз белән бию», «Уйна, гармун». Наполеонга каршы яуда дан алган башкорт атлылары турында сөйләүче «Төньяк Амурлары» биюе шаһәсәр дәрәҗәсенә күтәрелә.

Төрле милләт биюләре шулай ук популяр: «Кадриль», «Молдовеняска», «Гопак», «Арагонская хота», «Йохр», «Хоро», «Сиртаки».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәйруллин Р. Башкирский государственный ансамбль народного танца. Уфа, 1966;
  2. Башкирский государственный ансамбль народного танца: Альбом. Уфа, 1978

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]