Фәйзулла Туишев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйзулла Туишев latin yazuında])
Фәйзулла Туишев

Ф.К. Туишев (1884-1958)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Фәйзулла Кәбир улы Туктаров

Туу көне

19 декабрь 1884(1884-12-19)

Туу урыны

Самар губернасы Мәләкәс өязе Иске Төгәлбуга авылы

Үлү көне

1958(1958)

Үлү урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия Русия
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Һөнәрләр

баянчы, ансамбль җитәкчесе

Кораллар

концерт гармуннары

Жанрлар

җыр, бию көйләре

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

«Хөрмәт Билгесе» ордены

Милләт

татар

Фәйзулла Туишев (сәхнә псевдонимы), Фәйзулла Кәбир улы Туктаров (1884 елның 19 декабре, Самар губернасы, Мәләкәс өязе, Ялхов вулысы, Иске Төгәлбуга — 1958, Казан) — виртуоз гармунчы, концерт гармуннарында башкаручы, ТАССР халык артисты (1944), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1934). Концертлар белән чыгыш ясый башлаган беренче татар музыканты. Утызлап җыр һәм инструменталь пьесалар авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1884 елның 6 (19) декабрендә Самар губернасы Ставрополь өязе (1919-1928 елларда Мәләкәс өязе) Ялхов вулысы (хәзерге Сембер өлкәсе Яңа Малыклы районы) Иске Төгәлбуга авылында күп балалы батрак гаиләсендә туган. Туган авылында 3 ел мәдрәсәдә укый. 1895 елда Туишевлар гаиләсе Мәләкәскә күчкәч, концертларда биеп, гармунлык акча туплый, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Әти-әнисе баштарак гармунны өнәп бетермәсә дә, өйгә акча кайта башлагач, карашлары үзгәрә төшә. Гастрольләргә килгән артистларга ияреп, Мәләкәстән Казанга китә. Печән базарында кыйналганнан соң, Мәләкәскә әйләнеп кайта. Анда 11 сум хезмәт хакына Михайлов каруселенә эшкә урнаша. Аннан китеп, 1894 елга кадәр Чабаксар балаганында эшли. Самардан Әстерханга кадәр Идел буйлап гастрольдә йөри. Шуннан соң 10 ел буе күчмә циркта, 1907-1910 елларда Сембер шәһәре циркында җырчы, жонглёр, ат өстендә чабучы булып эшли.
1910 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» труппасы артистлары белән очрашканнан соң, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә башлый. Габдулла Тукай белән таныша. 1912 елда Мәскәүдә һәм 1914 елда Петербургта узган концертлары зур уңыш казана.
1918-1926 елларда Ерак Көнчыгышта һәм Себердә яши. 1926 елда Казанга әйләнеп кайта. 1934 елдан Татар дәүләт филармониясендә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Сәйдәшев (с) белән
А. Ключарев (у) белән

1910 елдан һөнәри гармунчы. Сарытау, Мәскәү, Петроград, Түбән Новгород, Харковь, Чита, Самар, Баку, Кытай, Япония, Монголия, Корея, Көньяк Америка һ.б. урыннарда гастрольләрдә була. Баштарак рус халык көйләрен өйрәнеп, зур осталык белән башкара. Аның исеме танылган рус гармунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов исемнәре белән янәшә куела.
Идел буйлап гастрольләрдә йөргәндә, музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый: «Балалар полькасы», «Авыл полькасы» һ.б. Мәкәрҗә ярминкәсендә өч рәтле гармуны урынына шырпы тартмасы кадәр зурлыктагы 16 концерт гармуны җыя. Репертуарына «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым Болакка» кебек популяр борынгы көйләрне кертә. 1915 елда Федор Шаляпин белән бергә чыгыш ясый. Аны белгән Максим Горький иҗатын югары бәяли.
Башкару осталыгын үстерүдә 1920 елларда ук танышкан композитор Александр Ключаревның роле зур була.
Казан гармун фабрикасы белән элемтәдә тора, 1933 елдан фабриканың сәнгать шурасы әгъзасы була. Иҗаты ахырында 50 ләп гармуны җыела. Гармуннарына хатын-кыз исемнәре куша (Асия, Мәликә, Маруся). Гомер азагында күбесен сатарга мәҗбүр була[1]. 1949 елда хатыны Ләйлә Солтан кызы исеменә язылган васыятьнамәсендә гармуннарын Татарстан җөмһүриятенә һәдия иткәне беленә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елдан Казанда ике елга бер Ф. Туишев исемендәге халыкара гармунчылар конкурсы уздырыла[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]