Фәкыйһ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәкыйһ latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәкыйһ
гарәп. فَقِيه
гарәп. فُقَهَاء‏
Бу һөнәрнең өлкәсе шәригать һәм Фикһ

Фәкыйһ (гарәп. فقيه‎ ― «укымышлы») ― мөселман хокуклары һәм фикһ белгече. Урта гасырларда фәкыйһлар мөселман дәүләтләрендә бик йогынтылы кешеләр булган, чөнки дәүләтнең сәяси һәм иҗтимагый тормышына зур тәэсир ясый алган, төрле дәүләт вазыйфаларына кандидатлар, нигездә, фәкыйһлар арасыннан билгеләнгән [1]. Алар дини кануннарны яхшы белгән. Исламда руханилар катлавы фәкыйһлардан башланган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәкыйһ шәкертләре белән

Ислам дине тарала башлаган чорда фәкыйһлар дип Пәйгамбәрнең иң белемле сәхабәләре (якынча 130 кеше) аталган. Исламда хокукый мәктәпләргә (мәзһәбләргә) нигез салган сәхабәләрнең укучылары арасында да фәкыйһлар була.

Хәлифәлекнең төрле төбәкләрендә барлыкка килгән хокукый мәктәпләрдә танылган фәкыйһлар ― мәдинәле Мәлик ибн Әнәс, басралы Хәсән әл-Басри, куфалы Әбү Хәнифә, сүрияле әл-Әвзагый, мисырлы әш-Шәфигый, багдадлы Әхмәд ибн Ханбал һәм башкалар укыткан [2].

Гарәп хәлифәлегендә VIIIX гасырларда фәкыйһлар бер үк вакытта дин белгече дә, юрист та булып торган. Фәкыйһ төшенчәсе VII гасырның II яртысында барлыкка килгән. Фәкыйһлар катлавы барлыкка килү, барыннан да элек, Коръән, Сөннә (хәдисләр), Иҗмаг (гарәп. إجماع‎ ― руханиларның бер карарга килүе, консенсус), Кыяс (гарәп. قياس‎ – «чагыштыру», Коръәндә, хәдисләрдә, фикһта каралмаган мәсьәләләр буенча аларда булган өйрәтүләргә охшатып фикер йөртү) нигезендә Ислам яшәү рәвеше нормаларын эшләргә омтылган Хиҗаз һәм Гыйрак дини-хокукый мәктәпләре эшчәнлеге белән бәйле. Беренче фәкыйһлар, нигездә, шәһәр сәүдәгәр-һөнәрчеләр катлавы арасыннан чыккан һәм акчаны дини тәгълимат белән бәйле булмаган чыганаклардан алган. Алар өчен дини хокулар белән шөгыльләнү бары тик дини бурычны үтәүнең бер өлеше генә һәм изге ниятле бер эшне башкару гына була.

IX гасыр ахырында һәм X гасырда, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле рәвештә, кәлям (теология, схоластик фәлсәфә) да үсеш кичерә, нәтиҗәдә, фәкыйһлар дини хокук белән генә шөгыльләнә башлый, дин турында өйрәтү мөтәкәллимнәргә (оста сөйләүчеләргә) вазыйфа итеп йөкләнә.

Тиешле белем күләменең тиз артуына бәйле рәвештә, фикһ белән профессиональ шөгыльләнүчеләр саны арта (дин укытучылар, эш артыннан йөрүчеләр, кәгазь тутыручылар, сәркатипләр һ.б.). Фикһны һөнәри дәрәҗәдә белү шулай ук казыйлар һәм чиновниклар өчен дә кирәк була [1].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта да фәкыйһлар йогынтыларын саклауны дәвам итә. Исламның позицияләре көчле булган илләрдә фәкыйһларның йогынтысы да көчле булып кала. Хәзерге заман фәкыйһларының бернинди социаль өстенлекләре дә юк; илаһият белән шөгыльләнү белән бер үк вакытта, аларга барлык эшчәнлек төрләре рөхсәт ителә [1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]