Фәлистыйн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәлистыйн latin yazuında])
(Фәлестыйн битеннән юнәлтелде)


Фәлистин Милли Идарәсе
السلطة الوطنية الفلسطينية
ас-Су́льта аль-Уатани́я аль-Филәстини́я
Фәлистин флагы Фәлистин гербы
Фалистин байрагы Фалистин илтамгасы
Фәлистин урыны
Рәсми теле гарәп
Сәяси хәләт җөмһүрият
Башкала Рамалла (де-факто)
Көнчыгыш Иерусалим (де-юре)
Эре шәһәр Газзә
Mәйдан 6 220 км²
Халык саны 3 702 212
Акча Яңа Исраил Шекеле
Интернет домены .ps
Телефон коды +970
Фәлистин, галәмдән фото
Фәлистин Британия мандаты астында
Фәлистиннәр Иерусалим - Фәлистин башкаласы булып саныйлар
Фәлистин фунты 1939 елда
Фәлистин паспорты Британия мандаты астындагы чорда
Фәлистин дәүләтен таныган илләр
Фәлистин территориясе БМО карары буенча 1947 елда

Фәлистин яки Фәләстыйн[1] (татар китапларында ике язылыш кулланыла) (гар. Ал-Филәстиния) - Газзә Секторы, Исраил, Голан биеклекләре, Иордан елгасының Көнбатыш яры, Үрдүн, Лөбнан өлеше һәм Сүрия өлешендә урнашкан Якын Көнчыгыш тарихи төбәге. Гадәттә Синай ярымутравы аерым географик өлкә булып санала.

Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа секторында урнашкан административ оешма.

Исем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәлистин атамасы фәлистинннәр дигән кабилә исеменнән килеп чыккан. Фәлистиннәр чыгышы турында әлегә дә бәхәсләр баралар.

1177 б.э.к. елда диңгез халыклары пеласглар Ханаан шәһәрләрен - Ашкелон, Ашдот, Гат, Газа - басып алалар һәм җирле халык ханаанейләр белән кушылып фәлистин халкын булдыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ханаан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3 б.э.к. меңьеллыкта Фәлистин - Ханаан җирендә ханааней кабиләләре торганнар.

XIII б.э.к. гасырда диңгез халыклары Ханаан илен басып ала, җирле халыклар белән кушылу нәтиҗәсендә фәлистиннәр килеп чыга.

Исраил патшалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XI б.э.к. гасырда борынгы яһүди кабиләләр Исраил патшалыгына нигез салалар.

930 б.э.к. елда бердәм Исраил патшалыгы - Исраил патшалыгына (722 б.э.к. елга кадәр) һәм Яһүд патшалыгына (586 б.э.к. елга кадәр) таркала.

Эллинистик дәүләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңрак Фәлистин Ахәмәнид дәүләте тарафыннан басып алына һәм Птолемей, Селевкид эллинистик дәүләтләренә керә (1-2 б.э.к. гасырда).

Рим империясе. Византия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

63 елдан Фәлистин Рим империясе тарафыннан басып алына, империянең Фәлистин виләяте булып тора, Яһүдия, Самария, Галилея, Перея өлкәсенә бүленә.

395 елдан Византиягә керә.

132 елда Бар-Кохба күтәрелешен бастырганнан соң римлылар яһүдләр күпчелеген куалар һәм Яһүдия дигән виләяткә "Сүрия Фәлистин" яңа исемен бирәләр. Яһүдләр Яһүдиядән Галилеягә җибәрелгән булган.

614 елда Фәлистин Фарсы иле тарафыннан басып алына һәм Сасанидлар империясенә керә.

629 елда Византия императоры Ираклий Фарсы илен җиңеп зур тантаналар белән Иерусалим шәһәренә керә.

636 елда гарәпләр Византияне җиңеп Фәлистин җирен басып ала.

Гарәпләр хакимлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Басып алу (638—660 );
  2. Омейядләр хакимнәр нәселе (661—750);
  3. Аббасидлар хакимнәр нәселе (750—969);
  4. Фатыймидлар хакимнәр нәселе (969—1099).

Төрле империяләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Сан-Ремо шәһәрендә узган конференциядә Бөекбритания Фәлистин белән идарә итү мандатын алуны ирешә.

Фәлистин гарәп дәүләтен булдыру өчен көрәш (1960-2010...)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1964 елда Фәлистинне азат итү оешмасы барлыкка килә, ул Исраилгә каршы террористик ысуллар да кулланган.

2012 елда БМО Гомуми Ассамблеядә тавыш бирү нәтиҗәсендә (138 - риза, 9 - каршы, 41 - тавыш бирми калды) Фәлистингә БМОда дәүләт-күзәтүче статусы бирелә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәлистыйнлыларның 93 % ы — мөселманнар, аларның күбесе — исламның сөнни тармагына иярүчеләр, азчылыгы — әхмәдиячеләр һәм 15 % ы — мәзһәбләргә карамаган мөселманнар. Фәләстыйн христианнары 6 % тәшкил итә, азчылык дини җәмгыятьләр, шул исәптән друзлар һәм самаритяннар бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гарәп телендә فلسطين дип языла, гарәпләр аны "Филәстыйн" дип укыйлар (биредә калын "т" авазы кулланыла). Татар телендә замана таләпләрен исәпкә алып, Фәлистин һәм "Фәләстыйн" ("Фәләстыйния), һәм "Филәстыйн" ("Филәстыйния") вариантларын да кулланырга мөмкин.