Фәләстин дәүләте
|
Байрак
| |
| Башкала | Ramallah |
|---|---|
| Халык саны | 5 227 193 (АКШ җан исәбен алу бюросы, 2021) |
| Нигезләнгән | 15 ноябрь 1988 |
| Сәгать кушагы | UTC+02:00, UTC+03:00 |
| Рәсми тел | гарәп теле |
| География | |
| Lleoliad | Көньяк Левант |
| Мәйдан | 6,020 км² |
| Координатлар | 32°N 35.25°E |
| Сәясәт | |
| Башкарма орган | Фәләстыйн милли хөкүмәте |
| Дәүләт башлыгы | Мәхмүд Аббас |
| Хөкүмәт башлыгы | Мөхәммәт Мостафа |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Икътисад | |
| ТЭП | $18 109 million (2021), $19 112 million (2022) |
| Акча берәмлеге | Исраил шекеле |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 25.34 (2019) |
| Туу күрсәткече | 4.176 (2014)[1] |
| КПҮИ | 0.715 (2021)[2] |
| Яшәү озынлыгы | 73 ел (2022) |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
| Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
| Телефон коды | +970 |
| ISO 3166-1 коды | PS[3] |
| ХОК коды | PLE |
| Интернет домены | .ps |
Фәләстин дәүләте (гарәп. دولة فلسطين) — де-юре[en] Якын Көнчыгыштагы барлыкка китерү процессындагы өлешчә танылган[en] бәйсез дәүләт. Фәләстин дәүләтенең бәйсезлеген 2024 елның июнь ахырына БМОның 193 әгъза-дәүләтенең[en] 147се таныган[en][4].
2025 елның 22 сентябренә Фәләстин дәүләте статусын БМОның 193 әгъза иленнән 150 дән артык ил таный (СССР 1988 елда таныган) [5][6].
Дәүләт элек Яһүдия[en] дип аталган һәм б. э. 135 елында Рим императоры Һадриан[en] тарафыннан яһүдләрнең Римга каршы Шимон Бар-Кохба[en] җитәкчелегендәге күтәрелешен[en] бастырганнан соң Яһүдия патшалыгы[en] турындагы хәтерне бетерү максаты белән үзгәртелгән Фәләстин Сүриясе[en] (Рим империясе провинциясе) исеменнән атама алган.
Фәләстин дәүләтен формалаштыру БМО карарлары нигезендә Үрдүн елгасының көнбатыш ярында[en] (яки аның бер өлешендә, шул исәптән Көнчыгыш Иерусалим[en] территориясендә) һәм Газзә секторында[en] күздә тотыла.
Фәләстин дәүләтен игълан итү 1988 елның 15 ноябрендә Әлҗәзаирда Фәләстин милли шурасы[en] (Фәләстинне азат итү оешмасының[en] (ФАИО) югары киңәшмә органы) сессиясендә узган — 253 тавыш «хуплый», 46 — «каршы» һәм 10 кеше тавыш бирүдән тыелып калган. Шул ук вакытта ФАИО үзе дәгъва иткән нинди дә булса территорияне контрольдә тотмаган.
1994 елда Исраил һәм ФАИО арасындагы Осло килешүләре[en] нәтиҗәсендә Фәләстин милли администрациясе[en] (ФМА) төзелгән[7]. Киләчәк дәүләт төзү мәсьәләсе килешүләр тарафыннан күздә тотылмаган; шул ук вакытта «ике як та Үрдүн елгасының көнбатыш яры һәм Газзә секторы статусын үзгәртү буенча берьяклы гамәлләр кабул итмәскә конкрет йөкләмә алган»[8].
Де-факто Фәләстин дәүләте бүгенге көнгә кадәр төзелмәгән һәм реаль суверенлыкка[en] ия түгел. Дәүләт структуралары өлешчә генә формалашкан. Вакытлы башкала Рамаллаһта президент, хөкүмәт һәм парламент эшли. Әмма дәүләттә армия юк, гәрчә полиция булса да һәм шул ук вакытта ярымхәрби оешмалар актив эшлиләр. Үз валютасы юк, акча берәмлеге сыйфатында Исраил шекеле[en] һәм АКШ доллары кулланыла. Фәләстиндә гамәлдәге халыкара аэропорт юк, шуңа күрә башка илләргә очу өчен Фәләстин дәүләт лидерлары Үрдүн башкаласы Амман аэропортын[en] куллана.
Үрдүн елгасының көнбатыш яры[en] территориясенең шактый өлеше Исраил армиясе[en] контролендә, Көнчыгыш Иерусалим[en] (һәм тулаем шәһәр) шулай ук Исраил контролендә. Исраил шулай ук Фәләстин территорияләре чикләрен, шул исәптән Газзә секторының Мисыр белән чиген[en] дә 2024 елның маеннан контрольдә тота[9]. Фәләстин территорияләре, аларда өлешчә Фәләстин идарәсе булуга карамастан, БМО тарафыннан Исраил тарафыннан оккупацияләнгән[en] (Газзә секторын да кертеп) буларак карала[en][10]. Фәләстинне азат итү оешмасы вәкилләре Фәләстинне «Исраил оккупациясе астындагы ил» дип атый[11]. Газзә секторы һәм Үрдүн елгасының көнбатыш яры Исраил территориясе белән бүленгән ике эксклав булып тора, беренчесе кайбер илләрдә террорчылык оешмасы дип танылган ХАМАС[en] тарафдарлары тарафыннан контрольдә тотыла, ә икенчесе — ФӘТХ[en] (ФАИО нигезен формалаштыручы оешма) тарафдарлары тарафыннан контрольдә тотыла. Озак конфликттан[en] һәм җайга салу омтылышларыннан соң 2014 елның 2 июлендә ХАМАС һәм ФӘТХ биш министр-христиан катнашында милли бердәмлек хөкүмәтен[en] формалаштырган[12][13]. Бу хөкүмәт 2019 ел башына кадәр яшәгән һәм ФӘТХ белән ХАМАС арасындагы җайга салынмаган каршылыкларга бәйле рәвештә отставкага киткән, шуның нәтиҗәсендә хөкүмәт Газзә секторы[en] өстеннән контрольдә тотмаган[14].
2012 елның 29 ноябрендә БМО Генераль Ассамблеясында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча[en] (138 тавыш «хуплый», 9 — «каршы», 41 ил тыелып калды) Фәләстингә Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында аның әгъзасы булмаган күзәтүче дәүләт статусы бирелгән[15][16][17].
2013 елның 5 гыйнварында ФМА рәисе[en] Мәхмүт Габбәсның «Фәләстин милли администрациясе» атамасы урынына рәсми максатларда бары тик «Фәләстин дәүләте» атамасын гына кулланырга дигән указы чыгарылган[18][19].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
- ↑ https://www.iso.org/obp/ui/#search; тикшерү датасы: 21 август 2017.
- ↑ Radina Gigova, Stephanie Halasz. (2024-06-04). Slovenia becomes latest European country to recognize Palestinian state.
- ↑ София Шошина, Светлана Прохорова. Какие страны признали статус Палестины. РБК, 22.09.2025
- ↑ Великобритания, Канада и Австралия объявили о признании Государства Палестина. BFM.ru
- ↑ Declaration of Principles On Interim Self-Government Arrangements (The Oslo Accords).
- ↑ Палестин улсыг хугацаанаас нь өмнө хүлээн зөвшөөрөх аюул. Израилийн Гадаад хэргийн яам (2011-06-15). әлеге чыганактан 2012-12-04 архивланган. 2012-12-02 тикшерелгән.
- ↑ Армия Израиля взяла под контроль Филадельфийский коридор (рус.) (2024-05-29).
- ↑ Status of Palestine in the United Nations 2012 елның 10 декабрь көнендә архивланган
- ↑ U.N. Assembly, in Blow to U.S., Elevates Status of Palestine. 2018 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган // nytimes.com
- ↑ Махмуд Аббас привёл к присяге палестинское правительство национального единства. 2014 елның 7 июнь көнендә архивланган
- ↑ ФАТХ и ХАМАС сформировали правительство единства
- ↑ Аббас принял отставку правительства Палестины. Росбизнесконсалтинг (2019-01-29). 2019-01-29 тикшерелгән.
- ↑ Генассамблея ООН повысила статус Палестинской автономии. 2014 елның 31 октябрь көнендә архивланган — euronews, 29/11/2012
- ↑ Резолюция ГА ООН № 16/19 от 29.11.2012 «Статус Палестины в Организации Объединённых Наций».. әлеге чыганактан 2013-10-29 архивланган. 2012-12-06 тикшерелгән.
- ↑ Генеральная Ассамблея ООН 138 голосами «за» предоставила Палестине статус государства-наблюдателя при ООН, не являющегося её членом. ООН (2012-11-29). әлеге чыганактан 2012-12-01 архивланган. 2012-11-30 тикшерелгән.
- ↑ Abbas replaces 'PNA' with Palestine. әлеге чыганактан 2013-03-12 архивланган. 2013-01-16 тикшерелгән.
- ↑ Information Ministry to Use ‘State of Palestine’ on Press Cards 2013 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган. — WAFA, 8 января 2013 года.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Leech, Philip. The state of Palestine: a critical analysis(ингл.). — New York, NY: Routledge, 2016. — ISBN 978-1-472-44776-0.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Why Was 'Independent Palestine' Never Created in 1948? — Zvi Elpeleg, 1 Apr 1989, Исраил тышкы эшләр министрлыгы[en]
- H.R. 4681 (109th): Palestinian Anti-Terrorism Act of 2006. govtrack.us (109th Congress, 2005–2006. Text as of May 25, 2006). әлеге чыганактан 2013-01-05 архивланган. 2013-01-02 тикшерелгән. “AN ACT To promote the development of democratic institutions in areas under the administrative control of the Palestinian Authority, and for other purposes.”
- Bret Stephens (2001). What's Wrong With A Palestinian State. The Wall Street Journal editorial. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланган. 2011-12-04 тикшерелгән.
- International Recognition of a Unilaterally Declared Palestinian State: Legal and Policy Dilemmas, Tal Becker 2022 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган
- The Fallacy of the «1967 Borders» — No Such Borders Ever Existed, Alan Baker Jerusalem Center for Public Affairs Vol. 10, No. 17, 21 December 2010
- Elliott A Green. The Name Rome Gave the Land of Israel. focusonjerusalem.com. әлеге чыганактан 2013-01-19 архивланган. 2013-01-17 тикшерелгән.
- Pamela Falk (2012-11-30). Is Palestine now a state?. CBS News. әлеге чыганактан 2013-02-26 архивланган. 2013-02-16 тикшерелгән.