Фәнзаман Баттал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнзаман Баттал latin yazuında])
Фәнзаман Баттал
Туган телдә исем Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталов
Туган 16 февраль 1939(1939-02-16)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Үрсу
Үлгән 4 август 2015(2015-08-04) (76 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Декабристлар урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Җефет I ― Миңнезая
II ― Галия
Балалар улы Фәннур
кызы Гөлнур
Ата-ана
  • Сәетбаттал Шәрифулла улы (әти)
  • Миңнебәдәр Бәхтегәрәй кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Фатих Хөсни премиясе
Гамил Афзал премиясе

Фәнзаман Баттал, тулы исеме Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталов (1939 елның 16 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Үрсу2015 елның 4 августы, РФ, ТР, Казан) — сатирик татар язучысы, журналист, 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Фатих Хөсни, Гамил Афзал (2012) премияләре лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 16 февралендә элекке Минзәлә районында «кулак», «халык дошманы» һәм дин әһеленең улы буларак, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан игенче гаиләсендә дөньяга килә.

Булачак әдипкә тугыз яшь тулган 1948 елда аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы Хуҗамәт балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә.

Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлап чыга. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләмне, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп, колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә «йөгәнлиләр». Анда ул бер ел чамасы, гаскәри хезмәткә алынганчы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша. 19581960 елларда Украинаның Хмельницки, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң да, Ф. Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында ВЛКСМ өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. 1963 елда, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, Сарманда «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта.

19611967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укый, 1967 елда укуын уңышлы тәмамлагач, Ф. Батталны Башкортстанның Калтасы районында чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 19721983 елларда Фәнзаман Баттал Түбән Кама шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.

1984 елда Фәнзаман Баттал Казанга килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күп санлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, 19931997 елларда ул Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә була. 1997 елдан — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юмористик һәм сатирик хикәяләре, шигырьләре республика көндәлек матбугатында күп еллардан бирле өзлексез күренеп торуына карамастан, әдип иҗатының икенче бер мөһим тармагына — милли азатлык «исе сизелеп торган», совет режимына «сыешмаган» публицистикасына матбугатта урын бирелмәде дияргә мөмкин. Бары тик узган гасырның сиксәненче еллар урталарында үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы килгәч кенә, әдипкә киң сулыш һәм ирекле каләм белән иҗат итү һәм иҗат ителгәнне бастыру мөмкинлеге киңрәк ачылды. Туксанынчы еллар башыннан исә ул, аңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен һәм яңа язылганнарын бергә туплап, бер-бер артлы китаплар чыгарырга кереште. «Сакалыңа ут капса» (1990), «Безнең сурәт» (1993), «Гөнаһ шомлыгы» (1993), «Бака да бата» (1995), «Сигезенче оҗмах» (1999), «Юлын белгән адашмас» (2000), «Соңарган яз» (2001) исемле китаплары — шундыйлар җөмләсеннән. Аларда милли гамь белән яшәгән тугры сүзле, хөр рухлы язучының сатирик каләмендә сурәтләнгән заман образы күз алдына килеп баса, татар халкының милли азатлык көрәшенә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга нисбәттә автор кайнар төстә алга сөргән кыю фикерләр, тормыш-яшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба. Ф. Батталның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькярләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла, радио һәм телевидение каналлары аша еш яңгырый.

Бала чагында михнәтләрне күп күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Моннан илле-алтмыш еллар элек кенә безнең ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез, гомумән, өлкәннәр үз балаларын, оныкларын тәрбияләгәндә нинди гореф-гадәт кагыйдәләренә таянып эш иткәннәр, нинди гыйбрәтле кыйссалардан файдаланганнар, юлдан язуы ихтимал булган балага нинди җәза биргәннәр, аны нинди үгет-нәсыйхәтләр ярдәмендә дөрес юлга бастырганнар,— авторның менә шулар турында образлы, үтемле тел белән мавыктыргыч итеп язылган «Гомерлек мирас» исемле махсус китабы да басмага әзер. Аның эчтәлегеннән үрнәкләр 2004 елда «Мәгърифәт» газетасы битләрендә «Тәрбияви хәзинәләр» исеме белән өлешләп басылып та чыкты.

Фәнзаман Баттал милли хәрәкәтне җитәкләүче оешмалар, милли-иҗтимагый үзәкләр белән тыгыз элемтәдә тора, аларның эшләренә даими катнаша. Татар халкының Милли Мәҗлесе әгъзасы.

Фәнзаман Баттал — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Гомере 2015 елның 4 августында Фәнзаман Батталның 76 яшендә өзелде.[2]

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сакалыңа ут капса: Көлкеле һәм сатирик хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.— 96 б. — 15 000.
  • Безнең сурәт: Публицистика, сатира һәм юмор әсәрләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 111 б.— 5000.
  • Гөнаһ шомлыгы: Юмористик һәм сатирик хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1993.— 2476.— 25 000.
  • Бака да бата: Юмористик һәм сатирик хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 159 б.— 10 000.
  • Сигезенче оҗмах: Сатира һәм юмор. Мәзәкләр базары, гыйбрәтле хәлләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 351 б.— 2000.
  • Юлын белгән адашмас: Публицистика һәм сәяси хикәяләр.— Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2000.— 367 б.— 3000.
  • Соңарган яз: Лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләр.— Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 2001.— 1000.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вәлиев Мансур. Тукайга тугры булып...//Казан утлары.— 1992.— № 4.— 166—174 б.
  • Маннапов Ш. Батмый торган Баттал // Казан утлары.— 1999.__№2.—125—126 б.
  • Сабыр Р. Алай түгел бит ул! // Аргамак.— 1999.— № 3.— 50—52 б.
  • Рахман Р. «Уңышлырак чорым алда әле...» // Юлдаш.— 1999.__№6.— 1—2 б.
  • Вәли-Барҗылы М. Сүзе хакның йөзе ак://Шәһри(үле сылтама) Казан.— 2001.— 12 окт.
  • Фәнзаман БАТТАЛ: Кул белән дә, тел белән дә кыйналдык(үле сылтама)

Иҗаты турыңда замаңдашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барыр юлларыбызга маяклар куелмаган. Такыр булмаячагын да беләбез. Әмма Фәнзаман Баттал кебек гайярлар ярты юлда тукталып кала торган нәселдән түгел. Азатлык көрәшендә ахыргача бара торган зат ул. ...Әгәр дә без бүген халкыбызның соңгы еллардагы милли көрәшен күз алдыннан үткәрергә теләсәк, мөгаен, Фәнзаман Батталның матбугатта басылып килгән публицистикасын, сатирик әсәрләрен укып чыгу да җитәр иде. Ислам Әхмәтҗанов, журналист. 1992

Татар халкының, Татарстанның бәйсезлеге өчен эзлекле көрәш алып баручы Фәнзаман Батталның сәясәттә алдан күрә белүе замандашларыбызны күп мәртәбәләр сискәндерде, дөньяга ачык күз белән карый белергә ярдәм итте, фикердәшләрен һәм... дошманнарын арттырды. Мактадылар, кисәттеләр, янадылар, бихисап кыен ашаттылар... Тукай рухлы әдип барыбер гадел, туры сүзле, ихлас иҗатлы булып калды, чорыбызның сатира батыры булып танылды һәм күпкырлы иҗатын шул рухта, шул югарылыкта дәвам итә. Мансур Вәли-Барҗылы, язучы һәм тәнкыйтьче. 1996

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Сәетбаттал Шәрифулла улы (1893―1978). Әнисе Миңнебәдәр Бәхтегәрәй кызы (1914―1976). Үзеннән кече дүрт туганы 1949 елда (сабый чакта) бер атна эчендә кызамыктан, ачлыктан вафат булган.

Беренче никахы Миңнезая (1943 елгы). Улы Фәннур (1962).
Икенче никахы Галия (1950 елгы). Кызы Гөлнур (1969). Оныклары: Азат Фәнис улы Мифтахов (1993), Зөлфия. [3]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]