Фәнидә Исхакова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнидә Исхакова latin yazuında])
Фәнидә Исхакова
Туган 25 июль 1965(1965-07-25) (58 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре язучы


Исхакова Фәнидә Әгъзам кызы (25 июль 1965, БАССРның Учалы районы Көчек авылы) — язучы. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (1997).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исхакова Фәнидә Әгъзам кызы 1965 елның 25 июлендә БАССРның Учалы районы Көчек авылында туган. 1982 елда Мулдакай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Университетта укыган елларда ук аның «Җир әйләнә» поэмасы дөнья күрә. Яшь әдибә шул чорда тагын «Вакыт аты» балладасын һәм «Ак кылганнар» поэмасын иҗат итә. Чишмә районында рус теле һәм әдәбиятын укыта. 19891992 елларда Башкортстан мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты хезмәткәре. 19942010 елларда «Китап» нәшриятында төрле вазифаларны били: 2005 елдан алып — редакция мөдире, 2007 елдан — бүлек начальнигы. 2011-2012 елларда Башкорт дәүләт академиягә драма театрында әдәби драма бүлегенең баш мөхәррире булып эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнидә Исхакованың төрле жанр формаларында да (шигърият, чәчмә һәм драматургия) иҗат итә.

«Таң алдыннан кайтырмын» повесте 1991 елда «Агыйдел» журналында басылып чыга.

1993 елда тәүге китабы — «Ак кылганнар» исемле шигъри җыентыгы дөнья күрә. «Бүре күзләре» исемле гомуми җыентыкта балалар өчен «Йолдыз буласым килә» повесте да урын ала. Иҗатының тәүге чорында язучы башлыча фантастика өлкәсендә эшли, ләкин әдибәнең соңғарак чорга караган әсәрләрендә башлыча фәлсәфәүи реализм өстенлек ала.

«Кеше-күчермә» (1996) романы, «Ак тәңкәләр яуган төн иде...» (2003), «Көмеш каләм», «Кем син, көзгедәге мин?» һәм «Югалган вакыт» исемле һәм башка дистәләгән фантастик повестьлар, «Мәңгелекнең бер мизгеле» («Одно мгновение вечности»; 2008) чәчмә әсәрләр җыентыклары авторы.

Фәнидә Исхакова соңғы чорда өч роман-хикмәттән торган трилогия иҗат итте. Уларда әдибәнең тәүге повесы "Таң алдынан кайтырмын" һәм "Кеше-күчермә" романында ук күтәрелгән темалар киңәйтелә төшә, һәм автордың уй-фикерләре тулы бер фәлсәфәүи концепцияга диклем үстерелә.Трилогияны башлап җибәргән “Ак һәм Кара” романы 2015 елда китап булып басылып чыкты, “Югалтылған ожмах” һәм “Язмышлардан узмыш бар, диләр...” роман-хикмәттәре  2017, 2018 һәм 2019 елдарда “Агыйдел” журналы биттәрендә дөнья күрде.

2020 йылда "Агыйдел" журналында басылып чыккан "Асманга ашу" романы язучы иҗадында яңа баскыч буларак санала ала, чөнки әдибә аны бер үк вакытта ике телдә - башкорт һәм рус телдәрендә иҗад итте. Шул уҡ елда Рәсәйдә иң зур саналған "ЭКСМО" нәшрияте бу романны "Прикосновение к Раю" исеме астында китап итеп бастырып чыгарды. 2021 елда ошо уҡ нәшрияттә Фәнидә Исхакованың "Невидимый человек" исемле рус телендәге чираттағы китабы дөнья күрде.

Язучы драматургия жанрында да иҗат итә, 1997 елда «Зәңгәрчәч» пьесасын яза[1]. Фәнидә Исхакова балалар әдәбияте өлкәсендә шулай ук әүзем эшли. Аның үсмерләр өчен язылган дистәнән ашу мавыктыргыс повестьлары "Йәншишмә" гәзитендә һәм "Аманат" журналында басылып чыккан, һәм был әсәрләр ел йомгаҡлары буенча бер ничә тапкыр лауреат исемен яулаган.

I республика балалар өчен драма әсәрләре конкурсы лауреаты (1996).

Исхакова Фәнидәнең аерым әсәрләрен шулай ук А. П. Майоров, Г. Я. Хамматова рус теленә тәрҗемә иткән ("Одно мгновение вечности" җыентыгы).

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак кылганнар: Шигырьләр һәм поэма. Уфа, 1993.;

Йолдыз буласым килә. Гомуми җыен. «Бүре күзләре»: Повестьлар һәм хикәяләр. Уфа, 1993.;

Кеше-күчермә: Роман, повесть һәм хикәя. Уфа, 1996.;

Зәңгәрчәч.Гомуми җыен.«Зәңгәрчәч»: Пьесалар. Уфа, 1997.;

Ак тәнкәләр яуган төн иде...: Повестьлар һәм хикәяләр. Уфа, 2003.;

Вернусь на рассвете. В колл. сб.«Бельские просторы»: Повесть. Уфа, 2005.;

Одно мгновение вечности: Роман, повесть и рассказы. Уфа, 2008.;

Ак һәм Кара: Роман-хикмәт. Уфа, 1915.;

Прикосновение к Раю: Роман-баллада. Москва, 2020.;

Невидимый человек: Роман. Москва, 2021.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.
  • Исхакова, Фанида Агзамовна // Башкирская энциклопедия. Уфа: Башкирская энциклопедия, 2007. Т. 3. С. 222.
  • Азнаголов Р. Чәйләннәрем төсле-төсле (иҗади портретлар). Уфа, 2007.
  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]