Фәнил Вәлиуллин
| Фәнил Вәлиуллин | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Фәнил Әлтаф улы Вәлиуллин |
| Туган | 3 июль 1986 (40 яшь) СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Җамбыл |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Василий Иванович Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d] |
| Һөнәре | сынчы |
| Сайт | Фаниль Валиуллин |
Фәнил Вәлиуллин, Фәнил Әлтаф улы Вәлиуллин (Фаниль Альтафович Валиуллин, 1986 елның 13 июле, СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Җамбыл) ― скульптор, Россия скульпторлары, РФ һәм Татарстан Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Казанда һәм башка шәһәрләрдә дә күп кенә эре проектлар авторы[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1986 елда Казакъстан ССРның Җамбыл өлкәсе административ үзәге Җамбыл (1997 елдан Тараз[2]) шәһәрендә туган һәм анда җиденче класска кадәр белем алганда, шәхси сынлы сәнгать мәктәбенә дә йөргән. Әлеге мәктәптә рәсем һәм сыннар ясарга өйрәнгән. Әтисе Әлтаф Гыйният улы бар Җамбылга мәгълүм агач әйберләр ясау остасы булганлыктан, балачагын гел аның янында үткәргән, һәрдаим булышкан. Остаханәдә агачтан кораблар, ягъни күләмле әйберләр ясау белән дә мәшгуль булган. Үз куллары белән ясалган һәм беренче тапкыр сатып җибәргән эше дә агач яхта булган[3].
Балтачка күченеп кайткач, сынлы сәнгать мәктәбенең өч классын ике ел эчендә укып бетергән. 14 яшендә Казан сынлы сәнгать училищесының яңа гына ачылган скульптура бүлегенә укырга кергән. Рәссам булырга хыялланган Фәнилгә Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Мәхмүт Әхәт улы Ваһапов сынчы булырга тәкъдим иткән[3].
Казан сәнгать училищесында скульптура бүлеген тәмамлаганда В. И. Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтының[d] Казандагы филиалы ачылган, Фәнил беренче җыелмага эләккән һәм әлеге югары уку йортын тәмамлаган [4].
Вуз тәмамлаганда диплом эше ― «Нудлинг» (нудлинг ― балык тоту ысулы). Институтның соңгы курсында укыганда ясаган «Күбәләк ― балык» («Мотылек-рыба») дип аталган эшен Мәскәүнең Дарвин музее[d] сатып алган[3].
«Казан-Арт» ширкәте директоры.
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сынчының һәйкәлләр, истәлек тактаташлары ясауда тәҗрибәсе зур[3].
- 2013 ел Универсиадасы символы моделе авторы.
- Тәтештә кырпы балыкка багышланган биш метрлы һәйкәл авторы.
- Конфедерацияләр кубогы символы моделе авторы.
- «Үзгәреш җиле» җыр фестивале статуэткасы авторы.
- Кырымда узган «Туран иле» Халыкара симпозиумында ясалган Алып сыны.
- Тывада узган симпозиумда таштан ясалган аю белән балык сыны авторы.
- Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Яңа Кырлай авылындагы объектларны әзерләгәндә Тукай- Кырлай музееның төп аллеясына аның ике фигуралы ― «Былтыр һәм Шүрәле», «Батыр һәм Кисекбаш», «Су анасы һәм малай», «Кәҗә белән Сарык» һәм «Бала белән күбәләк» дип аталган биш композициясе урнаштырылган (хезмәте Арча муниципаль район башлыгы И. Г. Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән[5])
- Казанның Чернышевский белән Профсоюзная урамнары кисешкән чатка урнаштырылган «Ышаныч» («Доверие») композициясен «Городская стоматология» җәмгыяте заказы буенча нибары ике ай эчендә эшләгән. Әлеге композиция 2016 елны Казан шәһәренең иң яхшы объекты конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы кече архитектура формасы» номенациясендә җиңгән.
- Казанның «Таттелеком» бинасы янындагы «Элемтәче»не дә бер ай эчендә ясап өлгерткән.
- Даруханә өчен гипстан Геракл һәм Венера фигуралары.
- «Годоны көткәндә» спектакле өчен тимер агач рәвешендәге декорацияләр.
- «НовМонолитСтрой» оешмасы Түбән Новгород шәһәре өчен Жюль Вернга багышланган һәйкәл ясарга тәкъдим иткән һәм ул 2015 елны шәһәр уртасында урнаштырылган (әлеге язучыга дөньяда нибары алты-җиде һәйкәл куелган, бу ― Россиядә аңа багышланган бердәнбер сын[6].
- Дзержинский урамында урнашкан «Күлгә таба» композициясе[3].
Мемориаль такталарга скульптура портретлары ясау җиңел бирелә: Россия Федерациясе Герое М. Әхмәтшин, «Органик синтез» берләшмәсенең беренче директоры В. Лушников, галим Флорид Әгъзамов, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Айрат Арсланов хөрмәтенә ачылган мемориаль такталар, Фуат Мансуровның каберенә истәлек тактасы[3].
- 2016 ― Базарлы Матак паркында итәгенә сабыен утырткан Ана сыны[7].
- 2019 ― Казанда Туфан Миңнуллин урамында Әлфия Авзалова яшәгән йорт диварында истәлек тактасы[8].
- 2019 ― Казанның Яңа бистә зиратында Әлфия Авзаловага мемориаль композиция (һәйкәл-таш)[9].
- 2019 ― Сарман районы үзәге Сарманның Ленин урамында ачылган Илһам Шакиров бюсты[10]
- 2019 ― Казанның Кече Кызыл урамында композитор, режиссер Илгиз Мәҗитов яшәгән 14нче йорт диварында ачылган истәлек тактасы авторы[11].
- 2020 ― Тәтештә тарихи-сюжет композиция ― фонарьлар белән «Өяз шәһәре сәгате» һәм ял итәр өчен эскәмия, Городничий һәм аның янәшәсендә чабаталар[12].
- 2020 ― Актанышта Әлфия Авзалова һәйкәле[13].
- 2020 – Актаныш районы Әнәк авылында Минтимер Шәймиев бюсты[14].
- 2020 ― Казанның Николаев урамында Илһам Шакиров яшәгән йорт диварында истәлек тактасы.
- 2020 ― Казанның Яңа бистә зиратында Илһам Шакиров каберенә таш[15].
- 2021 ― Казанның Профсоюзлар урамында «Яратам» (гашыйк егет һәм кыз) композициясе[16].
- 2021 ― Казан шәһәренең Жуковский урамында Фәнис Яруллин яшәгән йорт диварында истәлек тактасы[17].
- 2021 ― Зәйдә «Азатлык китерүче солдат» һәйкәле[18].
- 2021 ― Казанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта[19].
- 2022 ― Казан шәһәренең Татарстан урамындагы шагыйрь Зөлфәт яшәгән 7нче йорт диварында истәлек тактасы[20].
- 2022 ― Казанның Чехов урамында премьер-министр Мөхәммәт Сабиров яшәгән 53нче йортның фасадында куелган истәлек билгесе авторы[21].
- 2023 — Алабуганың Ленин мәйданында рәссам Иван Шишкинның әтисе Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл[22].
- 2023 ― Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта[23].
- 2023 ― Казанда Арча зиратында Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка һәйкәл макеты авторы. Ул шулай ук Казанда һәм Лаешта Б. К. Кузнецовның мемориаль тактасы һәм бюстлары авторы [24].
- 2025 ― Казанда армия генералы Мәхмүт Гәрәев бюсты[25].
- 2025 ― Тәтештә Җиңү паркында СВОда катнашучыларга һәйкәл [26]
һ.б.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле. Кызы, улы.
Уктан ату буенча ярышларда катнаша, спорт разряды бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Валиуллин Фаниль. art-most.com
- ↑ Указ Президента Республики Казахстан от 8 января 1997 года № 3315а «О переименование г. Жамбыла — центра Жамбылской области»
- 1 2 3 4 5 6 Зилә Нигъмәтуллина. Зур корабка ― киң диңгез. Мәдәни Җомга, 30.11.2017
- ↑ Александр Шакиров. В Казани закроется филиал МГАХИ имени Сурикова. «Реальное время», 13.06.2017
- ↑ Котлыйбыз! 2025 елның 26 ноябрь көнендә архивланган Арча муниципаль районы
- ↑ Фаниль Валиуллин, скульптор, создавший памятник французскому писателю Жюлю Верну. Новости Нижнего Новгорода
- ↑ Ляйля Ахметшина. Әлки районындагы парклар матурая, төзекләндерелә. «Әлки хәбәрләре», 28.03.2016
- ↑ Минтимер Шәймиев Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.(үле сылтама) ТР Муниципаль берәмлекләре порталы, 14.06.2019
- ↑ Әлфия Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды. «Теләче яңалыклары», 20.09.2019
- ↑ Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды. «Сарман», 30.08.2019
- ↑ Минтимер Шаймиев принял участие в церемонии открытия мемориальной доски Ильгизу Мазитову. 100tatarstan.ru, 5.07.2019
- ↑ Инга Сәфәрова. Тәтештә хәзер “Өяз шәһәре сәгате” бар. «Тәтеш таңнары», 7.11.2020
- ↑ Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды. Татар-информ, 30.08.2020
- ↑ Рөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче дә. 2020 елның 27 август көнендә архивланган ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев, 26.08.2020
- ↑ Илһам Шакиров каберенә таш куела! Матбугат.ру, 09.10.2020
- ↑ Две скульптурные композиции о любви и доверии казанского художника Фаниля Валиуллина. Впечатления от путешествий на Дзен, 14.02.2023
- ↑ Якташыбыз Фәнис Яруллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Баулы яңалыклары, 29.09.2021
- ↑ Энҗе Әгъләмова. Зәйдә янып беткән һәйкәл урынына яңа «Азатлык китерүче солдат» һәйкәле куелды. «Зәй офыклары», 6.05.2021
- ↑ Казанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ватаным Татарстан, 16.09.2021
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Казанда шагыйрь Зөлфәт яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 25.05.2022
- ↑ Надежда Гордеева. В Казани открыли мемориальную доску первому Премьер-министру РТ Мухаммату Сабирову. Татар-информ, 27.05.2022
- ↑ Алабугада танылган рәссам Шишкинның әтисенә һәйкәл куелды. Татар-информ, 31.12.2023
- ↑ Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды. Всемирный конгресс татар, 09.07.2023
- ↑ Елена Аверьянова. Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәйкәлен ачуда катнашты. «Кама ягы», 8.05.2023
- ↑ Дмитрий Шатров. Минниханов открыл бюст генерала армии Махмута Гареева в Казани. Татар-информ, 28.08.2025
- ↑ Эльза Кузнецова. «Завет будущим поколениям»: в Тетюшах в парке Победы открыли памятник участникам СВО. Татар-информ, 9.12.2025