Эчтәлеккә күчү

Фәнил Гыйләҗев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнил Гыйләҗев latin yazuında])
Фәнил Гыйләҗев
Туган телдә исем Фәнил Фаил улы Гыйләҗев
Туган 16 май 1987(1987-05-16) (38 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Белем Казан федераль университетының җурналистика һәм социология факультеты
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь, журналист
Бүләк һәм премияләре Шәйхи Маннур исемендәге премия
Гамил Афзал исемендәге премия
Сайт ВКонтакте

 Фәнил Гыйләҗев Викиҗыентыкта

Фәнил Гыйләҗев, Фәнил Фаил улы Гыйләҗев ― шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур (2023) һәм Гамил Афзал (2025) исемендәге премияләр лауреаты.

Фәнил Фаил улы Гыйләҗев  1987 елның 16 маенда   Казан шәһәрендә туган. Үсмер чагы Чирмешән районының Ибрай Каргалы  (Керкәле) авылында үтә. Шунда 2005 елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлаган.   Казан федераль университетының җурналистика һәм социоогия факультетында татар журналистикасы бүлеген тәмамлый. Мәктәптә укыганда  иҗат итә башлый. Иң яратып яза торган өлкәсе - шигърият өлкәсе.

Студент чорында  “Шәрыкъ клубы”на,  университеттагы “Әллүки” әдәби түгәрәгенә йөри. Шигырьләре "Идел", "Ялкын", "Чаян" журналларында, "Безнең Чирмешән" газетында басыла.  Шигъриятеңдә милләт, тарих, тел язмышы чагыла.

Университетны тәмамлагач, 3 еллап  “Шәһри Казан” газетасында эшләп ала. Анда  “Фәнил яеметкесе” дигән рубрика ачып җибәрә. Төрле көн кадагына суга торган, милли-сәяси темаларга багышланган юмор-сатирига корылган такмакчыклары басылып килә.

2014 елда “Ризасызлык” дигән китабы басыла.  “Ризасызлык” китабының беренче өлешенә кергән шигырьләрнең күбесе, башлыча, дини фәлсәфә, күңел лирикасына, әти-әниләргә, төп нигезен авыл темасына багышланган шигырьләр тәшкил итә. “Ризасызлык” китабының икенче өлеше милли, тарихи, сәяси темаларга язылган шигырьләрдән тора. Һәм аның өченче өлешендә юмор-сатирага тартым шигырьләр тупланган.

Фәнил Гыйләҗев “Казан утлары” журналында мөхәррир булып эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Хатыны Эльза. Ике кыз үстерәләр[4].