Фәнил Күзбәков
Фәнил Күзбәков | |
---|---|
Туган | 2 декабрь 1952 (72 яшь) Әбит, Абитовский сельсовет[d], Мәләвез районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Урал дәүләт университеты[d] |
Һөнәре | шагыйрь, университет профессоры |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] һәм филология фәннәре докторы[d] |
Күзбәков Фәнил Тимерҗан улы (2 декабрь 1952 ел) — башкорт тарихчысы, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче һәм галим-педагог. Профессор (2007), тарих фәннәре кандидаты (1983), филология фәннәре докторы (2001). Башкортстанның һәм Россия Федерациясеның Журналистар һәм Язучылар союзлары әгъзасы. Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2017).
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәнил Тимерҗан улы Күзбәков 1952 елның 2 декабрендә Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан) Мәләвез районы Әбет авылында күп балалы гаиләдә туган: ул сигез бала арасында алтынчысы була. Төньяк флотта хезмәт итә, олы матрос. 1979 елда Урал дәүләт университетының (Екатеринбург) журналистика факультетын белем ала. Санкт-Петербургта аспирантурада укый, докторантура үтә. «Тарих фәннәре кандидаты» һәм «филология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәләренә ия.
Ике улы, кызы, оныгы, оныкчыгы бар. «Тормыш кануннары» (Уфа, 2007) шигърият җыентыгында шәҗәрәсе басылган.
1983 елдан — Башкорт дәүләт университеты укытучысы, бер вакытта: 1994-1996 еллар — Башкортстан Президенты Аппаратында баш белгеч. 2005-2009 еллар Башкортстан мәгариф үстерү институты ректоры. 2009 елдан — Башкорт дәүләт университеты укытучысы, бер вакытта «Агыйдел» журналының шигърият бүлеген дә җитәкли.
Гыйльми хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәнил Күзбәков өч йөз чамасы фәнни, фәнни-популяр хезмәт, шулай ук Башкортстан мәдәнияте буенча студентлар һәм мәктәп укучылары өчен әсбаплар авторы.
Шигьриятле җыентыклары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чабышкы: Шигырлар. — Уфа: Китап, 1993. — 34 бит.
- Өмет шәмдәлләре: Шигырлар. — Уфа: Китап, 1996. — 144 бит.
- Моң: Шигырлар. — Уфа: Китап, 2002.
- Тормыш кануннары: Шигырлар. — Уфа: Китап, 2007. — 264 бит.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.
- 2 декабрь көнне туганнар
- 1952 елда туганнар
- Мәләвез районында туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча галимнәр
- Башкорт язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- Башкортстан язучылары
- Башкортстан галимнәре
- Филология фәннәре докторлары
- Тарих фәннәре кандидатлары
- Урал дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары