Фәнил Әгълиуллин
Фәнил Әгълиуллин | |
---|---|
![]() | |
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 19 сентябре | |
Туган | 3 октябрь 1975 (48 яшь) |
Фәнил Әнвәр улы Әгълиуллин (рус. Фаниль Аглиуллин яки рус. Аглиуллин Фаниль Анварович, 1975 елның 3 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Куйбышев районы, Иске Рәҗәп) — ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2019 елның 19 сентябреннән), ТР Президентының ярдәмчесе — хәвефсезлек хезмәте җитәкчесе (2016—2019 елларда), полиция полковнигы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1975 елның 3 октябрендә ТАССР Куйбышев районы (1991 елдан Спас районы) Иске Рәҗәп авылында гаиләдә беренче бала булып туган. Әтисе Әнвәр, әнисе Фәния (?—2004). Балачактан милиционер булырга хыялланган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган (2004).
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елдан — ТР Президентының ярдәмчесе.
2014—2016 елларда — ТР буенча ЭЭМ ведомстводан тыш саклау идарәсе югары вазифаи затларның иминлеген тәэмин итү үзәгенең махсус әзерлек бүлеге башлыгы урынбасары, РФ милли гвардиясе гаскәрләренең ТР буенча ведомстводан тыш саклау идарәсенең югары вазифаи затларның иминлеген тәэмин итү үзәге башлыгы.
2016—2019 елларда — ТР Президентының ярдәмчесе — хәвефсезлек хезмәте җитәкчесе.
2019 елның 19 сентябреннән (2019 елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт шурасы депутаты һәм экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе итеп сайланган Азат Хәмәев урынына[1]) — ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры[2].
Казан мәчетләрендә «экстремизмга каршы көрәшү» юнәлешендә инспекцияләр үткәргән, мәчетләргә йөрүче мөселманнарның контингенты белән кызыксынган шәхес буларак билгеле[3].
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Лилия. Кызлары Камилә, Әминә.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Аглиуллин Фаниль Анварович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ТР Дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты. 2020 елның 15 август көнендә архивланган. ТР Дәүләт шурасы сайты
- ↑ Коллективу минземимущества РТ представили нового главу. БИЗНЕС Online, 19.09.2019(рус.)
- ↑ Аглиуллин Фаниль Анварович. БИЗНЕС Online(рус.)