Фәнис Зыялы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнис Зыялы latin yazuında])
Фәнис Зыялы
Туган телдә исем Фәнис Фәрхәт улы Зыятов
Туган 14 октябрь 1975(1975-10-14) (48 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Өчиле авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хокук белгече, шагыйрь
Ата-ана
  • Фәрхәт Зыятов (әти)

Фәнис Зыялы - шагыйрь. 1975 елның 14 октяберендә ТАССРның Арча районындагы Өчиле авылында туган. Арча педучилищесында бер ел укыганнан соң, 1993 елда Төркиягә укырга китә. Бер ел Измир каласында төрек телен өйрәнеп, Конья шәһәрендәге Сельчук университетына укырга керә. Анда хокук факультетында белем ала. Шул ук уку йортында аспирантура бетерә. Анталья шәһәрендә адвокат булып эшли. Шәһәрдә яшәгән татарлары туплау буенча, балаларга татар теле курсын ачуда, Анталияда Сабан туе бәйрәмен уздыруда эш алып бара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]