Фәнис Фәтхи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнис Фәтхи latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәнис Фәтхи
Фәнис Фәткуллин.jpg
Туган телдә исем Фәнис Фәнир улы Фәткуллин
Туган 6 июнь 1961(1961-06-06) (57 яшь)
Кәпәй-Кобау авылы, Бүздәк районы, Башкортстан
Милләт татар
Һөнәре журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Зөһрә
Балалар кызлары: Алия, Җәмилә

Фәнис Фәтхи, чын исеме Фәнис Фәнир улы Фәткуллин — күренекле татар журналисты, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында якты дөньяга килә. Мәктәптә уку елларында ук иҗатка тартыла, төрле темаларга язылган мәкаләләре район һәм республика матбугат басмаларында дөнья күрә. 1979 елда, авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1984 елда «Габдулла Тукай иҗатында публицистика» дигән темага диплом эшен яклый.

Эшен Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда ул «Кызыл таң» газетасында эшкә күчерелә. Шул ук елда «Азатлык» радиосында эшләү өчен бәйгедә катнаша, анда җиңеп чыккач, бер елдан артык радионың Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли. 1993 елның сентябрендә «Азатлык»ның Мюнхендагы (Алмания) штаб-фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр эшли. Аннан соң, радио Праһага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябрь аена кадәр хезмәт күрсәтә.

1998 елда журналист Өфәгә әйләнеп кайта. 1999 елның май аеннан ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының һәм «Интертат» электрон газетасының Башкортстан буенча хәбәрчесе вазифаларын башкара. 2011 елда Татарстан — Яңа Гасыр телекомпаниясенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәгенең мөдире итеп тәгаенләнде.

Фәнис Фәтхи — оста публицист. Аның язмалары Татарстан һәм Башкортстан матбугатында еш басыла. «Мәдәни җомга» газетасы, «Казан утлары», «Сәхнә» журналлары белән актив хезмәттәшлек итә. 2010 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Көрәшчегә җиңелү юк» исемле китабы басылып чыкты. Анда авторның төрле елларда дөнья күргән публицистик язмалары, очерклары, әңгәмәләре урын алган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]