Фәния Нәбиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәния Нәбиуллина latin yazuında])

Нәбиуллина Фәния Мәҗит кызы (1941 елның августында Салават районы Татар Малаязы авылында туган — 2020 елның ноябре) — Уфа начар күрүчеләр җәмгыяте сәнәгать уку предприятиесенең генераль директоры урынбасары, актив җәмәгатьче[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәния Мәҗит кызы Нәбиуллина 1941 елның авгусында Салават районы Татар Малаязы авылында туган.

1943 елда әтисенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.

5 яшендә, каты чирдән соң, Фәния күрү сәләтеннән мәхрүм була. Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтында 7 ай дәвалана. Аның күзләренә Одессадан килгән хирург профессор Одинцов операция эшли.

Күрүе бераз тергезелгәннән соң, аны Уфа шәһәренең 5нче санлы балалар бакчасына урнаштыралар. Соңыннан ул Уфа шәһәре 8нче балалар йортында тәрбияләнә. Соңрак аны Начар күрүчеләр ширкәтенә эшкә күчерәләр.

Тормыш һәм хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елда Фәния Нәбиуллина Начар күрүчеләр җәмгыятендә хезмәт юлын башлый.

Фәния Мәҗит кызы 10 классны тәмамлый, урта белем ала. Күзләренә 10 операция ясыйлар.

Кияүгә чыга, ике кызга гомер бүләк итә. Тормыш иптәше белән кызларына югары белем алырга ярдәм итәләр.

Нәбиуллина Фәния Мәҗит кызы Башкортстан начар күрүчеләр җәмгыятендә Хатын-кыз советы рәисе булып эшли.

Начар күрүчеләр җәмгыятенең Мәскәү шәһәрендә узган 14 нче һәм 18 нче съезлары делегаты була.

1999 елдан Уфа начар күрүчеләр җәмгыяте сәнәгать уку предприятиесенең генераль директоры урынбасары булып эшли. Ул һәр вакыт күрүләре тар зәгыйфләр коллективы мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тырышып яшәде.

Инвалидлар (зәгыйфләр) иҗаты бинасын төзетүгә күп көч түкте. Актив җәмәгатьче булды.

Җөмһүрият халык иҗаты үзәге Мәдәният йортының «Күңел күзе» халык инклюзив театрының әйдәүче актрисасы булды[2].

1984 елда шигырлар җыентыгын бастырып чыгарды[3].

2020 елның ноябрендә вафат булды.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерде. Кызлары югары белемгә ия булды. Үзләренең гаиләләрен корды.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 ел — «Башҡортстанның атҡазанган мәдәният эшлеклесее»
  • Бөтен Рәсәй сукырлар җәмгыяте Почёт грамоталары һәм Дипломнары
  • Бөтен Рәсәй сукырлар җәмгыятенең Башкортстан идарәлеге Почёт грамоталары һәм Дипломнары
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • «Бөтен Рәсәй сукырлар җәмгыяте алдынгысы»
  • «Үзешмәкәр сәнгаттә казанышлары өчен» билдәсе

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фәниә Нәбиуллина
  2. Фәниә Нәбиуллина
  3. Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.)(Тикшерелгән 6 декабрь 2020)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Земля салаватка, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]