Фәнүнә Сираҗетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнүнә Сираҗетдинова latin yazuında])
Фәнүнә Сираҗетдинова
Туган 15 февраль 1949(1949-02-15) (75 яшь)
Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре җырчы

Сираҗетдинова Фәнүнә Хәниф кызы (15 февраль 1949 ел) — җырчы, укытучы. 1980-2003 елларда Башкорт дәүләт филармониясе солисты. Башкортстан Республикасының халык (1994), Башкорт АССРның атказанган (1989) артисты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнүнә Хәниф кызы Сираҗетдинова (кыз фамилиясе Шәйдуллина) 1949 елның 15 февралендә Башкорт АССРның Илеш районы Ишкар авылында туган.

1969 елдан Башкорт хор капелласы артисты булып эшли. 1970 елда Уфадагы 2нче педагогия училищесын тәмамлый.

1980-2003 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең солисты була.

2006—2014 елларда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында укытучы булып эшли.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнүнә Хәниф кызы Сираҗетдинова йомшак һәм нәфис тембрлы тавышка ия, аның җырларына лиризм, ихласлык хас. Репертуарында Роберт Газизов, Заһир Исмәгыйлев, Рәүф Мортазин, Тәлгать Шәрипов һәм башка Башкортстан композиторларының җырлары, башкорт халык җырлары бар. Сафуан Әлибай шигыренә Н. Ә. Даутовның «Мәхәббәт җыры», Зөһрә Котлыгилдина шигыренә С. Ә. Низаметдиновның «Алан чәчәкләре», Рәми Гарипов шигыренә Р. Х. Сәхәветдинованың «Кәккүк» җырларын тәүге башкаручысы булып тора. СССР буйлап концертларда чыгыш ясый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ишкинина Г. Ә. Сиражетдинова Фәнүнә Хәниф кыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.