Фәнәвил Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнәвил Галиев latin yazuında])
Фәнәвил Галиев
Туган 4 гыйнвар 1960(1960-01-04)
Азяк, Арча районы, Татарстан
Үлгән 5 гыйнвар 2012(2012-01-05) (52 яшь)
Казан, Татарстан
Һөнәре артист, режиссер, драматург
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының халык артисты

Фәнәвил Галиевтатар артисты, режиссер, драматург, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының актеры, Татарстанның халык артисты.

Ул 1960 елның 4 гыйнварында Татарстанның Арча районы Азяк авылында дөньяга килә.1977 елда Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1978 — 1982 елларда Казан дәүләт мәдәният институтының театр режиссерлары бүлегендә һөнәри югары белем ала. 1982 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 1982-1992 елларда режиссер һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры булып эшли. 1992 елдан ул Габдулла Кариев исемендәге театрда эшли башлый.

1987 елда Фәнәвил Галиев ’’Элмәктәге язмыш” пьесасын яза һәм ул шул ук елда Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куела, 1988 елда шунда ук авторның “Хыялый гашыйк” комедиясе дә куела. 1989-2003 елларда Чаллы драма театрында Фәнәвил Галиевнең “Су буенда учак яна”, “Мияубәк һәм Чичиетта”, “Корт” , ә Казан Татар ящь тамашачылар театрында “Хыялдагы дөнья”, “Мисс Убырлы”, ’’Узма, яшьлек,, заяга”, һәм Туймазы татар театрында “Мәхәббәт өчпочмагы”дигән бер пьесасы сәхнәләштерелә. 2004 елда аның “Тутык кыңгырау” пьесасы Салават: Фәтхетдиновның махсус бүләгенә лаек була.

Аның әсәрләрендә ачылган темалар театр әһелләренең игътибарын кабатланмаслыгы, тәмамланган сюжетлы булуы һәм актуальлеге белән җәлеп итә. Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстан театрларында Галиевнең 20 дән артык әсәре һәм инсценировкалар куелган.

Фәнәвил Галиев - Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге әгъзасы (1994),Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2000), Татарстанның атказанган артисты (2001), Татарстанның халык артисты (2010).

Артист 2012 елның 5 гыйнварында Казанда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]