Фәнәви Салихов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнәви Салихов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәнәви Салихов
Туган 15 апрель 1957(1957-04-15) (64 яшь)
Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР яки Яңавыл районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре опера җырчысы

Салихов Фәнәви Зикаф улы (15 апрель 1957 ел) — Россия опера җырчысы, педагог, югары мәктәп укытучысы. Профессор (2008). Россия Федерациясенең атказанган (2008), Башкортстан Республикасының халык артисты (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнәви Зикаф улы Салихов 1957 елның 15 апрелендә Башкорт АССР-ының Яңавыл районы Исхак авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган, ул сигез бала арасында дүртенче була. Анасы Нәфига Хәерлевара кызы. Атасы Зикаф Салихов, биюче.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казакъстанда, агасында яши, заводта эшли. Армия хезмәтеннән соң Нефтекама автозаводының үз бушаткыч машиналар җитештерү цехына эшкә керә.

1987 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын «ялгыз җырлау» һөнәре буенча (педагогы профессор Галимуллина Рәйсә Гали кызы) тәмамлый һәм Башкорт дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие солисты булып эшли башлый. Соңыннан бераз Екатеринбург опера һәм балет театрында хезмәт куя. 1988 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында җырлый.

Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (2002).

Фәнәви Зикаф улы 1993 елдан алып Уфа сәнгать училищесының ялгыз җыр бүлегендә укыта. 2000 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының музыкаль белем бирү кафедрасы доценты, 2008 елдан — профессор.

Спектакльләрдәге ролләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лыков («Патша хатыны», Н. А. Римский Корсаков; дебют, 1988)
  • Мантуанский герцогы («Риголетто», Дж. Верди)
  • Ленский («Евгений Онегин», П. И. Чайковский)
  • Нәзир («Энҗе эзләүчеләр», Ж.Бизе)
  • Акмырза («Шәүрә») һ. б.

Дивана («Ай тотылган төндә»), Хәзрәт («Акмулла»), Каһым түрә («Каһым-түрә») партияларының, С. А. Есенин шигырзьләренә Р. Х. Сәхәветдинованың «Фарсы мотивлары» вокаль циклының, А. Х. Габдрахмановның берничә романсларының беренче башкаручысы. Концерт репертуарында Х. Ф. Әхмәтовның, Н. Ә. Давытовның, З. Г. Исмәгыйлевның, Ш. З. Кульбарисовның, М. И. Глинканың, С. В. Рахманиновның, Чайковскийның һәм башкаларның ялгыз җырлана торган җыр әсәрләре, «Азамат», «Буранбай», «Ирәндек», «Каһым түрә», «Сандугач» башкорт халык җырлары .

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Рампа» журналы, № 5 (223), 2012 ел.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]