Фән һәм мәктәп (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фән һәм мәктәп (журнал) latin yazuında])
«Фән һәм мәктәп»
«Наука и школа»
Tөр

фәнни-методик

Формат

А4, 64 бит


Гамәлгә куючы

Яр Чаллы НИСПТР

Нәшер итүче

Яр Чаллы НИСПТР

Штат корреспондентлары

4

Нигезләнде

1996

Тел

татар, рус

Публикацияләр туктату

2015

Төп офис

73961, Яр Чаллы ш., Низаметдинов ур., 28

Тиражы

2500 (1996),
↘ 650 (2012),
↘ 405 (2015)


язылу индексы

73 961

Веб-сайт: http://tatngpi.ru/index.php/zhurnal-nauka-i-shkola

«Фән һәм мәктәп» ( рус. «Наука и школа») — 1996 елның октябреннан 2015 елның февраленә кадәр Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен нәшер ителгән фәнни-педагогик һәм методик айлык журнал. 2015 елның февралендә чыгудан туктый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елның октябреннән татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Беренче мөхәррир — Г. Х. Сәмигуллин, биология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы өзлексез белем бирү институты ректоры. Журналны нәшер итә башлаган чорда язучы Факил Сафинның хезмәте зур була.

Нәшир һәм гамәлгә куючы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I — Өзлексез белем бирү институты (Яр Чаллы).[1]
  • II — Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (НИСПТР).

Темалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Укытучыларның, галимнәрнең һәм уку-укыту йортлары җитәкчеләренең гамәли юнәлешле булган һәм укытучыларга–тәрбиячеләргә көндәлек эшләрендә ярдәм итәрдәй фәнни-методик темага язылган мәкаләләре.
  • Мәгариф оешмаларының инновацион һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тирәнтен яктыртуга багышланган аерым (махсус) саннар.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче елларда Россия өлкәләрендә, соңгы вакытта Татарстан җөмһүрияте (нигездә, Чулман аръягы) шәһәрләре һәм районнары буенча абүнәчеләргә айга 1 мәртәбә таратыла. 64 биттән тора.

Басмаханә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Яр Чаллы басмаханәсе» ААҖ (Яр Чаллы, Низаметдинов урамы, 28).
  • «Печатная Галерея» ҖЧҖ (Яр Чаллы, Тимер юлчылар урамы,73).
Журналның соңгы саны. 2015, февраль

Ябылу сәбәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад кыенлыклары аркасында ябыла.[2]

Мөхәрририят[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Баш мөхәррир — Ф. З. Мостафина, ректор.
  • Баш мөхәррир урынбасары — И. И. Баһавиев
  • Җаваплы сәркатип — Р. В. Маслова
  • Техник мөхәррир — Г. М. Шәрәфетдинова

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Яр Чаллы ИНПО сайтында
  2. Фән һәм мәктәп, 2015, № 2, 63- биттә.