Фәргать Мөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәргать Мөхәммәтов latin yazuında])
Фәргать Мөхәммәтов
Туган 11 сентябрь 1967(1967-09-11) (56 яшь)
Иске Рәҗәп, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре район башлыгы
Сәяси фирка Бердәм Россия

Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов (1967 елның 11 сентябре, Иске Рәҗәп, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Спас муниципаль районы башлыгы (2019 елдан). «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәргать Мөхәммәтов 1967 елның 11 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында туа. 1991 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Татагропроммодульстрой» ППСО УПТК башлыгы урынбасары булып эшли. 1993 елда Спас районындагы А. Алиш исемендәге совхозның баш агрономы була. 1993 елның сентябрь ахырыннан «Екатериновский» совхозында эшли: икътисадчысы, баш бухгалтер урынбасары, совхоз директоры (1995—1998). 1998 елдан Болгар шәһәрендә «Болгарагропромснаб» ДУП директоры. 2005 елдан «Спас Агроснаб» ҖЧҖ директоры, 2010 елдан «Мухаметов Ф. В.» КФХ башлыгы. 2013 елда «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» директоры булып эшли башлый.

2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы итеп сайлана[2].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]