Фәрзәнә Сәгыйтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрзәнә Сәгыйтова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәрзәнә Сәгыйтова
Туган 20 апрель 1943(1943-04-20) (78 яшь)
Көзән, Ишембай районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре җырчы, педагог
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев ордены (2018), Рәсәй Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2008),Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1997),Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре 1983), Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призга республика яшь җырчылар конкурсы лауреаты (1970).

Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы (20 апрель 1943 ел) — җырчы, вокал буенча педагог, югары мәктәп укытучысы. Профессор (2009). Салават Юлаев ордены кавалеры (2018), Рәсәй Федерациясенең (2008) һәм Башкортстан Республикасының (1997) атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983). Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призына республика яшь җырчылар конкурсы лауреаты (1970).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәрзәнә Фәткулла кызы Сәгыйтова (кыз фамилиясе Шәяхмәтова) 1943 елның 20 апрелендә Башкорт АССРның Макар (хәзер Ишембай) районының Көзән авылында туган.

1966 елда Уфа сәнгать училищесын (М. Г. Мортазина класы) һәм 1974 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Л.Г.Менабени классы) тәмамлый.

1966- 1969 еларда Ишембай шәһәренең балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли.

1974 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта. 1981 елдан вокал бүлеге мөдире булып эшли, ә 1999 елдан — вокал сәнгате кафедрасы мөдире.

Фәнни һәм иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы 14 фәнни һәм укыту-методик хезмәт авторы. Җырчы буларак, аның репертуарында опералардан арияләр, башкорт, чит ил һәм ватан композиторларының җырлары, башкорт халык җырлары бар.

Күп тапкырлар «Ирәндек моңнары» төбәкара башкорт җырларын башкаручылар бәйгесенең[1][2], шулай ук «Йәйгор» фестиваленең жюри рәисе була[3], Заһир Исмәгыйлев исемендәге музыкант-башкаручыларның халыкара[4], «Мин сәнгать дөньясына керәм»[5] һәм Рәсәйнең музыкаль югары уку йортларын тәмамлаган вокалчылар[6] конкурсларының һ. б. жюри әгъзасы була.

Укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укучылары арасында — Рәсәй Федерациясенең атказанган, Башкортстанның халык артисты Фәнәви Салихов, Рәсәй Федерациясенең атказанган артисты А. Волкова, Башкортстанның халык артистлары Римма Амангилдина һәм Ф.Ганиев,атказанган артистлар Илһам Вәлиев, Миңзифа Искуҗина, Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфия Шакирова, атказанган артистлар Лилия Букеева, Рөстәм Асаев һәм башкалар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Салават Юлаев ордены (2018)[7][8].
  • Рәсәй Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе.(2008).
  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1997)[9].
  • Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре 1983)[10].
  • Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призга республика яшь җырчылар конкурсы лауреаты (1970).

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лилия Халикова: «Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы кулына эләгүем белән бәхетлемен, ул һөнәр серләренә өйрәтте, музыкада гына түгел, тормышта да тәрбияләде. Әле һаман тәрбияли... Концертмейстер Ирина Станиславовна Долматова белән миңа күп игътибар бирделәр, дәресләрдән соң да, ял көннәрендә дә шөгыльләнделәр... Әйе, авыр булды, бигрәк тә тавышны куйганда. Мин ничек эшләргә икәнен беләм, әмма килеп чыкмый... Фәрзәнә Фәтхулла кызы ярдәм итә. Аның тавышны тою сәләте минем тавышымны куярга ярдәм итә, аның аркылы мин үземне ишеттем»[11].
  • Илһам Вәлиевне да Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова үз классына ала, аңа вокал дәресләрен бирә. Педагогик тәҗрибәсе, профессиональлеге белән студент елларында аның талантын саклап, хәстәрләп тора.
  • Фәнәви Салихов: «Күз алдына китерегез: миңа 21 яшь, ә вокалны куярга, фортепианода уйнарга өйрәнергә кирәк. Педагогым Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтовага сабырлыгы өчен рәхмәтлемен»[12].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туганнары — Кәрим һәм Риф Шәяхмәтовлар.

Тормыш иптәше — Сәгыйтов Тәлгать Нигъмәтулла улы, «Башкортстан» республика гәзитенең баш мөхәррире, БР мәдәният министры була.

Улы — Салават (Башкортстан Хөкүмәтенең премьер-вәзир урынбасары), Азамат (Уфа кала кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фондының генераль директоры).

Атасы — Әхмәтзәки Вәлидинең[13] ике туган агасы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Билалова Г. Ирандыкские напевы.//«Абзелил», archived from the original on 2014-05-29, retrieved 2021-04-30 
  2. Близится конкурс исполнителей башкирской песни «Ирандык мондары», archived from the original on 2014-12-01, retrieved 2021-04-30 
  3. Ничков А. Звонкий аккорд уходящего лета.//«Республика Башкортостан», 1 сентября 2011 года, № 168 (27403).
  4. Приказ Федерального агентства по культуре и кинематографии от 10.04.2007 № 240, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-04-30 
  5. Сытин М. Молодежь Башкортостана входит в мир искусств., archived from the original on 2014-05-29, retrieved 2021-04-30 
  6. Санкт-Петербургская государственная консерватория имени Н. А. Римского-Корсакова., archived from the original on 2014-05-29, retrieved 2021-04-30 
  7. Официальный сайт Главы Республики Башкортостан. 08.06.2018 Рустэм Хамитов вручил государственные награды Российской Федерации и Республики Башкортостан(рус.)(Тикшерелгән 8 июнь 2018)
  8. Список награждённых государственными наградами Российской Федерации и Республики Башкортостан (рус.)(Тикшерелгән 8 июнь 2018)
  9. Указ Президента Башкортостана от 05.05.1997, № УП-262 «О присвоении почётного звания „Заслуженный деятель искусств Республики Башкортостан“ Сагитовой Ф. Ф.», archived from the original on 2014-05-29, retrieved 2021-04-30 
  10. Указ Президиума Верховного Совета Башкирской АССР от 21.02.1983 N 6-2/41 «О присвоении почетного звания „Заслуженный работник культуры Башкирской АССР“ преподавателям Уфимского училища искусств»
  11. " Лилия — цветок Башкирской Оперы — Журнал «Рампа», archived from the original on 2014-05-29, retrieved 2021-04-30 
  12. «Уфимские Ведомости» :: Еженедельная рекламно-информационная газета, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-04-30 
  13. Ватандаш / Соотечественник / Compatriot, archived from the original on 2021-05-01, retrieved 2021-04-30 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]