Фәридә Исмәгыйлева
| Фәридә Исмәгыйлева | |
| | |
| Туганда бирелгән исеме: |
Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева |
|---|---|
| Туу датасы: | |
| Туу җире: | |
| Һөнәре: |
укытучы, театр директоры |
| Гражданлыгы: | |
| Активлык еллары: |
2005 — х. в. |
| Бүләк һәм премияләр: |
Дамир Сираҗиев премиясе Рафаил Төхфәтуллин премиясе Марсель Сәлимҗанов премиясе (2025) |
Фәридә Исмәгыйлева, Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева[1] (Фарида Багисовна Исмагилова; 1959 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Карамалы) ― педагог, административ хезмәткәр, 2005 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры. Татарстанның атказанган укытучысы (2001), Татарстанның (2013) һәм Россия Федерациясенең (2024) атказанган мәдәният хезмәткәре. Рафаил Төхфәтуллин (2011), Дамир Сираҗиев (2011), Марсель Сәлимҗанов (2025) исемендәге премияләр лауреаты. РФ Театр эшлеклеләре берлеге (2011) һәм РФ театр менеджерлары гильдиясе әгъзасы (2014).[2] «Ел татары 2024» бәйге-сораштыруында Елның алдынгы татар хатын-кызы номинациясе җиңүчесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1959 елның 1 гыйнварында Азнакай районы Карамалы авылында укытучылар гаиләсендә туган. Соңрак гаилә Әлмәт шәһәренә күченгән[2].
1985 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын, 2001 елда Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтын, 2006 елда Стандартлаштыру, метрология һәм сертификация академиясен, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең Казан филиалын (2009), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясендә квалификация күтәрү курсларын (2010) тәмамлаган[2].
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1976 елдан ― Яңа Нәдер авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.
1977―1979 елларда ― Әлмәт шәһәренең мәдәният һәм ял паркы директоры.
1979―1983 елларда ― Әлмәт Совет сәүдә техникумының профком рәисе.
1983―1985 елларда ― Түбән Мактаманың 1нче мәктәбендә сыйныфтан тыш эшне оештыручы, тарих укытучысы.
1985―1987 елларда ― Түбән Макталаның 2нче урта мәктәбендә тарих укытучысы.
1987―1989 елларда ― Әлмәт шәһәре гороно методисты.
1989―1991 елларда ― Әлмәт шәһәре гороно инспекторы.
1991―2005 елларда ― Әлмәт шәһәрендәге татар гимназиясе директоры урынбасары.
2005 елдан ― «Әлмәт татар дәүләт драма театры» дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры [3][4].
Б. Брехтның «Мещанская свадьба» (2013) һәм «Добрый человек из Сычуани» (2016), Мольерның «Лекарь поневоле», Х. Мюллерның «Медея», О. Жанайдаровның «Магазин» пьесаларын татарчага тәрҗемә иткән[2].
Китабы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Әлмәт татар дәүләт драма театры (автордаш). К., 2014[2].
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Аппак авыл җирлеге депутаты (2005―2010)[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2001 – Татарстанның атказанган укытучысы
- 2005 – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2010 – ТР мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
- 2011 – Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия
- 2011 – Дамир Сираҗиев премиясе Дамир Сираҗиев исемендәге премия
- 2013 – Татарстанның атказанган. мәдәният хезмәткәре[5]
- 2024 – Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре – Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[6].
- 2024 – «Ел татары» халык сораштыру-бәйгесендә Елның алдынгы татар хатын-кызы номинациясе җиңүчесе.[7]
- 2025 ― Марсель Сәлимҗанов премиясе ― Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен[8]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Директор театра. Альметьевский драматический театр
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Г. Ф. Вәлиева-Сөләйманова, Л. М. Минаева. Исмагилова Фарида Багисовна. Альметьевская энциклопедия(рус.)
- ↑ Исмагилова Фарида Багисовна. realnoevremya.ru(рус.)
- ↑ Альметьевский татарский театр - история театра, актёры. Кино-Театр.Ру(рус.)
- ↑ Звания «Заслуженный работник культуры Республики Татарстан» удостоена директор Альметьевского театра Фарида Исмагилова. Знамя труда, 21.11.2013
- ↑ Путин Татарстан театрлары директорын һәм баш рәссамын бүләкләде. Татар-информ, 8.12.2024
- ↑
Vk.com һәм
Telegram'да үткәрелгән сораштыру. Номинация буенча нәтиҗәләрен игълан итү мизгеле @ Telegram. Татмедиа агентлыгының Milliard.tatar проекты. 2024 елның 17 декабрь тикшерелгән.
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияләр тапшырылды. Татар-информ, 8.11.2025
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәкаләләр
- Әбүдәрова Л. Фәридә Исмәгыйлева: «Мин Әлмәтне күбрәк татарлаштырыр идем» // «Идел», 2011, № 3.
- Минаева Л. Фәридә Исмәгыйлева: «Кешеләрне битарафлык басып алды» // «Әлмәт таңнары», 27.12.2013.
- Минаева Л. Үткәнне сагын, бүгенгеда яшә, киләчәкне кайгырт // «Сәхнә», 2014 ел, ноябрь.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Г. Ф. Вәлиева-Сөләйманова, Л. М. Минаева. Исмагилова Фарида Багисовна. Альметьевская энциклопедия(рус.)
- Заслуженный учитель и работник культуры Республики Татарстан Фарида Исмагилова. МТВ — телевидение Волгограда. VK Видео, 14:54(рус.)
- Әлифба буенча шәхесләр
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1959 елда туганнар
- Азнакай районында туганнар
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры
- Театр директорлары
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Татарстанның атказанган укытучылары
- Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреатлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар
- «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары

