Фәридә Кудашева
Фәридә Кудашева | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәридә Яһүд кызы Кудашева |
Туган | 15 декабрь 1920 Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылы |
Үлгән | 9 октябрь 2010 (89 яшь) Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Уфа сәнгать училищесы |
Һөнәре | җырчы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Фәридә Яһүдә кызы Кудашева — күренекле татар җырчысы, РСФСРның атказанган артисты (1972), Башкорт АССРының (1968) һәм Татарстанның халык артисты (1990), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.
Ул 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа. Бала вакытан ук җырлый башлый. Беренче сыйныфта укыганда сәхнәгә менеп «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. Аннан соң ул Кыйгы радиосыннан да еш җырлый башлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәптә бик яхшы укый. Дүртөйле районына күченеп килеп 7нче сыйныфны тәмамлагач, Фәридә дүрт ел сәнгать техникумында укый. Техникумны бетергәч, Фәридә Кудашева Дүртөйле колхоз–совхоз театрында эшли башлый.
1947—1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала.
1956 елда Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа, алар сәхнә түрендә пар былбыллар шикелле бергә-бергә сайрашып иҗат итәләр.
Җырчы 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ире — Бәхти Гайсин.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2017 елда «Дуслык моңы» халыкара җыр бәйгесенә (БР, Нефтекама) җырчының исеме бирелә[1].
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фәридә Кудашева: «Мин йолдыз түгел, ә җырчы гына»
- Р.Гаташ: «Фәридә Кудашева – сәнгатьлелек, әдәп, моң, инсафлык, матурлык эталоны ул»
- Бүген киң җәмәгатьчелек татар халкының газиз кызы, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева белән хушлашты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]