Фәридә Рәсүлева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Рәсүлева latin yazuında])
Фәридә Рәсүлева
Туган телдә исем Фәридә Атилла кызы Рәсүлева
Туган 29 июль 1948(1948-07-29)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 9 гыйнвар 2022(2022-01-09) (73 яшь)
РФ, Диңгез буе крае, Артём (шәһәр)
Яшәгән урын Яңа Әзин урамы[d][1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрә
Ата-ана

Фәридә Рәсүлева (1948 елның 29 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан2022 елның 9 гыйнвары, РФ, Диңгез буе крае, Артём) ― шагыйрә, 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1991).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсүлева Фәридә Атилла кызы 1948 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә танылган прозаик Атилла Расих белән язучы, мөгаллимә Зәкия ханымнар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәридә Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә, тик өч елдан гаиләсе белән бәйле рәвештә Ташкент шәһәренә китә. Ташкент дәүләт университетында «математик анализ» белгечлеге ала. Аннан соң Казанга кайта, СССР Фәннәр академиясенең Физика-механика институтында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елда «Вечерняя Казань», «Советская Татария», «Комсомолец Татарии» газеталарында, «Хлеб и Розы» күмәк җыентыгында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.

1979 елда Ф.Рәсүлева Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына читтән торып укырга керә. Шигырьләр, хикәяләр, повестьлар иҗат итә. Әсәрләре «Литературная учеба» һәм «Новый мир» журналларында, «Литературная Россия» газетасында басыла.

1984 елда Ф.Рәсүлеваның «Пролог» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күрә.

19701980 елларда Ф.Рәсүлева Казандагы төрле оешмаларда эшли. Ул КХТИда ( КГТУ) җитештерүчәнлеккә өйрәтү остасы, реклама бюросында һәм телевидениедә мөхәррир; Пионерлар сараенда әдәби түгәрәк җитәкли. Шигырьләре республика матбугатында һәм «Стихи казанских студентов» күмәк җыентыгында басыла.

1989 елда шагыйрәнең «Холодное утро» исемле икенче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә.

2022 елның 9 гыйнварында 73 яшендә Диңгез буе крае Артём шәһәрендә вафат[2]. 14 гыйнвар көнне Артём зиратының татар секторына мөселманча җирләнгән [3].

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пролог: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 64 с. – 2000 экз.
  • Холодное утро: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 111 с. – 4000 экз.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Миллер А. Стать миру зеркалом // Веч. Казань. – 1984. – 9 дек.
  • Малышев С. В поисках счастья // Идель. – 1990. – № 4. – С. 28–29.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]